

Балачактан, үскәч авылда яшәмәм, шәһәргә чыгып китәрмен дип хыялланган идем. Авыл җире күңелгә якын булса да, эшнең күп булуы, утын кисү, печән чабу, мал карау минеке түгел, чөнки механизатор түгелмен. Шофер-тракторчылар һәм җитәкчеләргә генә җиңел. Ни дисәң дә техника кулларында. Җитәкчеләр турында сөйләп тормыйм инде, алар кулында бөтен колхоз. Язмышым шундый булдымы, әллә үзем гаеплеме, чыгып китә алмадым, бар гомеремне авылда үткәрергә туры килде. Балачак, яшьлек хыялым тормышка ашмады.
Авылда калгач, авылда яшәгәч мәгълүм инде, шәһәрдә яшәп ятучы туганнар безгә җыела. Бәйрәмнәргә генә кайтсалар бер хәл, җәйге, кышкы каникулларда, авыл һавасы иснәсеннәр, җылы сөт эчсеннәр дип, балаларын кайтарып ташлыйлар. Әнкәй белән бергә яшәгәч, бер сүз әйтеп булмый.
Өч ападан алты бала, үзебезнеке икәү, әнкәй белән хатын нәрсә пешереп ашатырга белмиләр, җәй көне бигерәк тә. Кышын сугым суйгач ит була. Ярый әле кибеттә ярты литрлы банка белән борщ, рассольник сатыла, шуларны унар-унар сатып алып кайтам да хатын белән әнкәйгә тапшырам.
- Кайнаган суга салып, биш минут пешерсәң, була, - дип аңлатам. Әнкәй ачлыкны күргән кеше буларак, төрле үләннәр, бәрәңге, каты итеп тавык йомыркасы пешереп ваклап сала. Бала-чага “вәт тәмле” дип, яратып ашап куялар.
Әнкәй олыгая башлагач, сирәк кенә булса да апалар:
- Бу йорт сиңа була инде, туганым, - дип искә төшереп тордылар. – Без калган кешеләр кебек йорт бүлешеп йөрмәбез. Әнкәй бакыйлыкка күчкәч тә кайтып йөрербез инде, туган нигез, туган йорт бит. Менә сиңа мә! Әткәйдән калган бәләкәй йортны сүтеп, яңаны салып кергәндә, берсе дә акча биреп тормады, кайтып ярдәм дә итешмәде. Рәхмәт инде апаларга, бүлешмәскә исәпләре!
Өй салган елны:
- Без быел ял итәргә барабыз, балалар үскәнче йөреп кайтырга кирәк, - дип сәбәп табып, балаларын бездә калдырып, өч пар чыгып та киттеләр.
Хатын белән төн буе йоклый алмый уйланып чыктык. Мин:
- Каты бәрелеп, бүтән кайтмаслык эшләсәм инде, - дигән идем, хатын әйтә:
- Килешмәс, кеше алдында оят. Шуннан Ходай күреп тора, - дигәч, бу уемнан кире булдым.
Колхозда яхшы гына эшләгәч, бер елны, Сочига ял итеп кайтырга путевка бирделәр. Авылны ташлап, әллә кая читкә чыгып китәсе дә килми ул.
- Бармыйм, безнең авыл да Сочи кебек, тик диңгезе генә юк. Аның каравы менә дигән Агыйделе бар, - дим хатыныма әйтеп караган идем, ул:
- Алай итмә, путевка гел эләкми, биргәндә барып кайт, соңгы вакытта ябыгып та киттең, хәл алырсың, - дигәч, риза булдым.
Сочига бармасам, хуҗаларның ни өчен ел саен ял йортына барганын аңламас идем. Без, шул эшче халык, мал, дөнья дип авылдан бер кая чыгып китә алмыйбыз, теләмибез дә. Анда бөтенләй башка дөнья! Авыл онытылды, караеп беткән кулларым агарып китте, ә тәнем шоколад төсенә керде. Ак чалбар, зур чәчкәле күлмәк, башыма эшләпә алып җибәрдем. Егерме көн эчендә шәһәр кешесенә әйләндем дә куйдым. Матур-матур кызлар миңа карап елмаялар, син әрмәнме дип сорыйлар. Мин, юк, дигәч юлларын дәвам итәләр. Күрәсең кара мыегыма карап әрмән дип уйлыйлардыр инде.
Шифаханәдәге хезмәткәрләр белән танышып алдым. Берсе якташым, Башкортстанныкы булып чыкты. Сөйләшеп киткәч:
- Эх, шушындый урында яшисе иде ул, - дип куйдым. Ә ул аптырамады:
- Кил. Эш табарбыз. Бер ел эшләгәч гаиләңне алып килерсең. Мондагы хезмәткәрләргә торлак бирәләр, - диде.
Хатын риза булса әллә килергәме икән дигән уй туды. Мин дәртләнеп, көннәремне тутырып авылыма кайтып төштем.
- Сочига барып яшисең килмиме, эшкә чакыралар, - дидем хатыныма. – Балалар да еш кына суык тиеп чирләп ала, аларга диңгез һавасы ярап калыр иде.
- Әнине ташлап чыгып китәбезме, - диде хатын. – Апаларың да дөрес аңламас.
- Олыгая башлагач кайтыр идек әле. Әнә күршегә Зәбирә апалар кайтты бит, берсе дә гаҗәпләнмәде.
Бу сөйләшү онытылды. Көзен сугым ашы ашап утырганда:
- Мине Сочига эшкә чакырганнар иде әле, әллә гаиләне алып шунда китәсе, - дигән булдым шаяртып.
Апаларның йөзенә елмаю чыкты. Уртанчы апа:
- Барырга кирәк, туганым, анда җылы, диңгез һавасы тәнгә файда гына. Минем бронхитыма диңгез һавасы кирәк диләр, җәй отпуска алып сезгә барыр идек. Балаларга да диңгез суы ярап калыр иде. Сез дә барыр идегез, - диде апаларга карап. Алар да ризалыгын белдерде.
- Вот, молодец кәйнеш, диңгез суы керәбез дип, акча түләп путевка алып йөрибез, ник аны элегерәк уйламадыгыз, - диде олы җизнәм, мыегын борып куеп.
- Әби өчен кайгырмагыз, үзебез карарбыз, - диде уртанчы җизнәм, кулындагы рюмканы күтәреп эчеп куйгач.
Барсы да үз фикерен әйтеп чыкты, әнкәй генә серле карашы белән миңа карап елмаеп куйды. Аның карашында нәрсә әйтергә теләгәне ярылып ята иде.
Каз, ит төяп апа-җизниләр үзләренә кайтып киттеләр. Әле дә Сочидә яшәмибез әле дип, хатын белән сөенеп, тынычлап ятып йокладык.
Риф Йөзлекбай.