

2023 елның 1 июленнән 30 октябренә кадәр «Ачыш» яшь язучылар конкурсына гаризалар кабул ителә. Конкурс «Тулпар» һәм «Шоңкар» республика яшьләр журналлары белән берлектә үткәрелә.
Конкурска «Проза» һәм «Шигърият» номинацияләре буенча 18-40 яшьлек авторлар чакырыла. Төп максат – яшь талантларны барлау, татар һәм башкорт әдәбиятын үстерү, туган телләрне саклау.
Искәрмә! Киң мәгълүмат чараларында, интернетта басылмаган һәм башка конкурсларда катнашмаган эшләр генә кабул ителә. Бу катнашучының социаль челтәрдәге сәхифәсендә, блогында яки Youtube каналында, шулай ук мәктәп гәзитләрендә басылган эшләренә кагылмый.
Татар телдәге әсәрләрне– tulpar.06@mail.ru , башкорт телендәгеләрен Shonkar@yandex.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк. Иң яхшы әсәрләр «Тулпар» һәм «Шоңкар» журналларында дөнья күрәчәк.
Һәр номинациядә 1, 2 һәм 3 урын алган катнашучыларга җиңүче дипломнары һәм акчалата призлар тапшырылачак. Шулай ук һәр номинациядә «махсус приз» каралган. Бүләк фонды – 200 мең сум.
Каләм тибрәтүчеләр, читтә калмагыз! Бәлки нәкъ сезнең әсәр җиңүче булыр!