

Кичен караңгы почмакта пистолет тоткан карак бер ирне туктата:
–Тиз генә акчаларыңны бир!
–Син нәрсә?! Мин – депутат!
–Алайса тиз генә минем акчаларымны бир!
**
– Профессор, балачак кайчан була ул?
–Яшь буенча син песиеңнән кечерәк булганда.
**
Сантыйлар йорты. Бер пациент аквариум янында тора.
–Миңа йорт, машина, акча кирәк! Бир! Бир!! Бир!!!
Табиб:
–Зинһар, китегез аквариум яныннан! Балыклар сөйләшә белми!
Балык:
–Мин дә бер сәгать шуны аңлатырга тырышам. Пушкинны укыган берәү...
**
Технарь –Лев Толстойның туган көнен натураль логарифмалар нигезе аша исендә калдыручы. Гуманитарий – натураль логарифмалар нигезен Лев Толстойның туган көне аша исендә калдыручы. Ә ЕГЭ корбаны – әлеге анекдотның кайсы җирендә көләргә кирәклеген аңламаган кеше. Чөнки ул ни Лев Толстойның туган көнен, ни логарифманың нәрсә икәнен белми...
**
Бер күрше бакча коймасыннан үрелеп икенче күршесеннән сорый:
–Кичә сездә нинди бәйрәм булды ул? Барыгыз да шундый итеп биедегез!
–Әй, безнең бабай умартаны аударган.
**
Ниһаять, безнең эштә суыткыч барлыкка килде. Хәзер ашалып бетмәгән ризыкны шунда ук чүп савытына ташламыйбыз, ә суыткычта берникадәр вакыт тотып, ташлыйбыз.