

Менә тагы бер көн үтеп китте. Кич җитсә, әтием һәркөн сине искә алам... Кайбер чакта, балалар күрмәгәндә елап та алам...Бераз җиңел булып китә. Купме генә вакыт үтсә дә, барыбер авыр миңа. Югыйсә вакыт дәвалый диләр... Нигә безнең белән шулай булды әле? Нигә ташлап киттең безне әтием? Кайда ялгыштык микән? Нигә шул хәмергә алдандың микән? Без кечкенә чакта син салмыш кайтсан, мин “ урра” кычкырып каршы ала идем. Әнкәй салмыш кайтканга ачулана башласа, сине яклап, “иң әйбәте минем әтием, ачуланмагыз”, - дия идем. Чөнки син салмыш чакта кырыс түгел, ә йомшак күңеллегә әйләнә идең...
Ә тора – бара, үсә төшкәч, бигрәк тә кияүгә чыгып киткәч, авылга кайтканда әтием айнык булса ярар иде дип тели идем. Сине айнык килеш күрсәм, шулкадәр сөенә идем, күкрәгемне киереп, рәхәтләнеп сулыш ала идем. Эх, сагынып сөйләргә генә калды шул барсы да...
Аяз көндә яшен суккандай, иртәнге алтыда синең үле хәбәре килде... Ничек? Нигә? Аңламыйм... Алдагы атнада гына, өй юарга авылга кайткан идек, синең белән күрешкән идек бит әтием... Өйне юып бетергәч, аркаларымнан сөя – сөя рәхмәтләр әйткән идең бит әтием... Шул күрешүебез, сөйләшүебез азакысы булыр дип кем уйлаган бит... Шундый уйлар белән калтырана – калтырана җыенып, балаларны күрше хатынына калдырып, Илһам абый белән авылга юл тоттык.
Юл буе, күздән яшь, су кебек ага да ага... Авылга таба борылган кап юлында, каршыга сәер газель машинасы килгәнен күреп сискәнеп киттем. Машинаның тышындагы язуын күргәч, күңелем әллә нишләп китте. Мәет йөртә торган машина иде. Ул машина белән әтиемне алып китеп барганнарын аңлап алдым. Шулкадәр машина каршысына чыгып, алып китмәгез минем әтиемне, калдырыгыз, дип кычкырасы килде...Ләкин, машина ничек алга чаба иде, шулай үтеп китте безне. Менә авылга кайтып кердек, өйгә якынлашабыз. Тынлык... Машинадан төшеп ишегалдына кергәндә, күрше тирәләр, авыл хатын-кызлары мәш киләләр безнең ишегалдында. Шулвакыт өйдән күз нуры качкан, бер канаты каерылган кош кебек әнием килеп чыкты. Минем сораулы карашка ул бер сүздә әйтмичә, башын гына иде. Сүзсез дә бер - беребезне аңладык. Әниемне кочаклап кычкырып – кычкырып еладым. Бераз тынычлангач, нәрсәдер эшләргә, булышырга тырышып уңга бәрелдем, сулга бәрелдем, ләкин хәтерләмим. Ничекткер анысы томан эчендә кебек.
Кич җитте. Теге килбәтсез газель машинасы безнең капка төбенә кайтып туктады. Әтиемнең авыр гәүдәсен күтәреп алып кереп салдылар. Абый белән энем дә бар иде. Күңел әрнүеннән кочаклашып елашып алдык. Маңгай күзе күрсә дә, күңел күзе ышанмый бит. Күңелдә һаман ниндидер өмет бар. Бәлки бу минем әтиемнең гәүдәсе түгелдер, ялгышканнардыр. Бераздан соң кайтып төшәр кебек тоела. Кайдадыр урамда йөридер кебек.
Авыр төн үтеп китте. Икенче көнне кояш чыгуга ук мулла бабай килеп җиткән иде инде. Догалар укыды. Бәхилләшәсе килгән кешеләр, килеп бәхиллеген алыгыз мәрхүмнең, дип чакырды. Мин курка – курка гына мәет янына килдем. Азакы чиккә кадәр әтиемнең гәүдәсе түгелдер дигән өмет бар иде бит. Йөзен күргәч, бөтен җиремнән салкын тир бәреп чыкты. Үз – үземне көч хәл белән генә тотып калдым. Чынлап торып, әтиемнең гәүдәсе, ак кәфенлек эчендә тынсыз ята иде... Догаларны укып бетергәч әтиемне алып чыгып киттеләр... бөтенләйгә алып киттеләр... Шулвакыт җиргә ятып ауный – ауный кычкырып елыйсым килде... Әнием әтине алып киткәндә хәле китеп аяктан егылды... Әнине тотып калырлык үземдә ниндидер көч таптым. Хәзер мин, әниемне юатыр өчен, бигрәк тә көчле булырга тиеш! Үз – үземне кулда тотарга тиеш! Ләкин мондый вакытта бер юатырлык сүз дә килми шул башка. Көч – хәл белән әнине тотып алып кердек өйгә. Фельдшер апа уколлар ясагач, бераз тынычлана төште төшүен. Ә мин тешемне кысып, калтырана – калтырана әни янында чуалдым, нәрсәдер эшләргә тырыштым, эш белән үземне оныттырырга тырыштым...
Ничә генә ел үтсә дә, шушы күренеш, әтиемне югалту кичереше, көндә башымнан үтә. Вакыт дәва диләр дә ул...
Әнфисә Шәемова.
Илеш районы, Шәммәт авылы.