Әдәбият
24 июнь 2023, 18:31

Күтәрә алмас авыр бер таш булып күңелләргә ятты бу сугыш...

Күтәрә алмас авыр бер таш булып күңелләргә ятты бу сугыш...Күтәрә алмас авыр бер таш булып күңелләргә ятты бу сугыш...
Күтәрә алмас авыр бер таш булып күңелләргә ятты бу сугыш...

Күңелем һаман салкын кышларда

 

Ямьле җәйләр җитте, ә күңелем

Калган төсле һаман кышларда,

Сагышларга тулы күңелемне

Ача алмый сайрар кошлар да.

 

Шатлансам да, әче тәм бар кебек,

Тулы төсле түгел шатлыгым.

Ә югыйсә, шушы яшькә җиткәч,

Шатланырга мин бит хаклымын.

 

Күтәрәлмәс авыр бер таш булып

Күңелләргә ятты бу сугыш,

Шомга салды, сары төскә керде

Матур гына аккан көн, тормыш.

 

Каһәрләгән сугыш һич аямый

– Күпме япь-яшь җаннар кыела,

Ятим калганнарның йөрәгенә

Төзәлмәслек яра уела.

 

Күпме аналарның күңел-йөрәкләре, Бәгырьләре бүген өзелә, 

Озын төннәр буе сабыен уйлап

Йокы кунмый алар күзенә.

 

Инде Ходаем, бу ачы сугышны

Туктатырга бир бер чарасын,

Һәрбер ана, исән-саулар килеш

Көтеп алсын газиз баласын.

Июнь 2023. Рафаэль Бикмурзин.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас