Әдәбият
9 июнь 2023, 09:32

Урланган кыз

- Курыкма, сылу, машинада дулый башласаң, авария ясап куярсың. Шуңа гына бәйлибез, без сиңа дошман түгел, - дипсөйләнде берсе.

Урланган кызУрланган кыз
Урланган кыз

 

- Курыкма, сылу, машинада дулый башласаң, авария ясап куярсың. Шуңа гына бәйлибез, без сиңа дошман түгел, - дипсөйләнде берсе.

 

 

Рафат белән Илүзә урам буйлап килә. Урам озын, зур авыл, авылда бер мең авыз, һәркайсы нидер сөйли. Ихаталарында эшләп йөргән кешеләр капка төбенә чыгып басып карап калалар, өйдәгеләр ашыгып тәрәзәләрен ачалар һәм авыл буйлап саңгырау телефон эшли башлый.

- Кая баралар соң?

- Авыл советына, ЗАГСка керергәдер инде.

- Милициягә диң, чакыртканнар, ди бит.

- Нигә инде?

- Соң, кызны урлап алып кайтканнар, кулы киселгән, бәлки, көчләгәннәрдер дә әле...

- Я Хода, бар икән күрәселәр...

- Хәзер нәрсә булаинде?

- Нәрсә булса да яхшы түгел инде, кыз урлавы театрдагына яхшы.

- Җәл бит әле.

-Кем?

-Икесе дә. Рафатны утыртсалар кыз җәл. Урланган кыз кемгә кирәк.

- Гайбәт сатмагыз әле. Ачулы кешеләргә охшамаганнарләса.

- Шулай шул.

Шулай шул. Кызның бер кулы акмарляга бәйләнгән, ә икенче кулы егетнең олы учларында, йөзләре шат. Бәхетлеләр шулай йөри иде безнең заманда. Тик, имеш-мимешләргә караганда, бу төн алар өчен бер дә тынычүтмәгән, өй эчендә гаугалашу түгел, миргә чыгып судлашу булса да гаҗәпләнәсе юк.

Илүзә Рафатка яратам дипәйтмәсә дә, битараф түгел иде. Күрше авылдан вечерга килгәләп йөрүче егет аның йөрәген торган саен ныграк били. Тик, бүген ул нишләп әле Илүзәне биергә чакырмый, күрше кызы Айгөл белән танцыга төшкән? Ярый, егет кеше ирекле кеше, клуб идәне буйлап әйләнгәннән зыян юк, ләкин, менә гаҗәп, икенче тапкырында да болар икәү, җитмәсә, күптәнге дуслар шикелле колактан-колакка нәрсәдер сөйләшәләр. Бераздан бөтөнләй үк клубтан чыгып киттеләр. Парлашып. Вәт, оятсызлар. Илүзә гарьләнде, кызарып чыкты, башы әйләнде, биленә кулын салып биегән егетне бар көченә этеп җибәреп,чыгып йөгерәсе килде. Шулай да тыелды, эчеңдәге утны кеше күрмәсен, дус бар, дошман бар...

Кичә ахырында Айгөл янә клубта иде, кайчан килеп кергәндер. Бу кыз җен кебек дип уйлап куйдыИлүзә. Ниһаять, кайтырга чыктылар. Тынычрак урынга җиткәнче Илүзә чак тыелыпторды.

- Син бүген нишләдең, минем күзгә карарга оялмыйсыңмы? – диде азак.

- Илүзә ахирәткәем, минем бер гаебем дә юк, озакламый үзең аңларсың...

- Мин әле үк аңладым. Хыянәтчесин!

- Алай димә, Илүзә, авыр сүз әйтмә. Ашыкма.

Үзләре турысына җиткәч, Айгөл карана башлады, урамда кеше заты күрмәгәч, тамак кырып куйды. Шул чак кинәт капка артыннан ике адәм килеп чыкты да Илүзәгә ташланды, көчле куллар анны кысып алды, каяндыр машина килеп чыкты. Анысын кыз күрмәде, башына чаршау капланган иде. Каты, ят куллар анны бәйли башлагач Илүзәнең бөтенләй коты очты.

- Курыкма, сылу, машинада дулый башласаң, авария ясап куярсың. Шуңа гына бәйлибез, без сиңа дошман түгел, - дипсөйләнде берсе. Машина кузгалып китте. Күпме барганнардыр, анысын исләрлек хәлдә түгел Илүзә, әмма берничә тапкыр борылыш ясауга карап, күрше авылга килеп җитепурамнан баруларын аңларга булла иде. Кызны күтәреп өйгә алып керделәр, чаршау һәм бүрек аша ул бер хатынның иманлы сүзләрен ишетәиде.

- Төкле аягың белән, килен. Төкле аягың белән. Бәхетең-тәүфигың белән кил. Өйгә шатлыклар тулсын, балаларың күп булсын, кулың уңган, телең татлыбулсын.

“Күрсәтермен әле мин сезгә бәхетне, күрсәтермен әле балаларны, кая керергәтишек таба алмассың, карт албасты”,- дип нәфрәтләнде кыз. Аны әлеге егетләр бер бүлмәгә кертеп өстен салдыра башлады, кеше кулы тиюдән Илүзәнең тәннәре җыерылды, чирканыч иде. Өскекиемен, ботинкасын салдырып алдылар.

- Менә шулай, туганым, яланаяк качмассың әле, - дип сөйләнде берсе.

Ишек ябылды, өй тынып калды. Бүлмә ишеген кыз эткәләп карады. Әһә, берсе ишеккә урындык терәп куйган да, саклап утыра икән.

- Сабыр ит, Илүзә, ашарга да булыр, эчәргә дә булыр, хәзер китерербез, - диде тегесе.

Зур борынлы, калын кашлы бу егетне Илүзәнең күргәне бар иде ләса, бер тапкыр Рафат белән клубка килгәннәр иде. Ах, кабәхәт, үзенең иптәшенең кызын урламакчы булган! Юк инде, сезнекенчә булмас. Барсам, Рафатка гына барам мин, булмаса, бөтенләй кирәкми.

Кыз ачуыннан шартлар хәлгәҗиткән иде, ләкин акылын җуймады, мондый хәлдә дулап кына бернәрсә дә эшләп булмый, хәйлә кирәк, хәйлә. Ишекнең эчке якта элгече бар икән, бик әйбәт. Кыз бар түземлеген җыеп калтырануын туктатты һәм сак кына кыланып элгечне элмәгенә төшерде. Булды. Хәзер инде боларны төп башына да утыртырга була.

- Карале, мин арыдым, йокларга ятам. Син каравылламасаң да була.

- Йокла, күгәрченем, ә каравыллау минем эш инде ул. Сине саклап мин төн буена керфек какмый утырсам да риза.

Ах, кабәхәт, дип уйлады Илүзә. Төн буена утырам, ди, утырырсың микән, ишек каера башламассың микән? Юк инде, син мине күгәрчен дип атадың, ә күгәрчен оча торган кош. Очтым киттем. Тотыгыз  койрыгымны! Илүзә бар көченә зур өлгегә китереп сукты, төнге тынлыкта бөтен урамга яңгырап пыяла коелып төште. Кыз киселгән кулының әрнеп авыртуын тойды, ләкин аның кайгысы түгел иде, зифа гәүдәле кешегә тәрәзәдән чыгуы авырбулмады, карга аяк басу беләнурам буйлап йөгерә башлады. Тик, Ходай хикмәте микән, бу юлы да аның башына акыллы уй килде: “Соң, кая йөгерә ул, оек белән чатлама суыкта кая китә! Аны бит хәзер куа чыгарлар. Менә шул урам буйлап, авыл юлына чыгып куачаклар аны. Иң яхшысы, күршеләргә керү. Качып киткән кызны күршедә генә утыра дип кем уйласын. Игелекле адәмнәр булса, сатмаслар әле”.

Күршеләренең ишекләре бикле түгел иде. Төн уртасында кышкы урамнан күлмәкчән генә килеп кергән кызныкүргәч, өй хуҗалары аптырау гына түгел, куркып ук китте. Ләкин яланаяклы кыз аларга куркыныч түгел иде, бабай моны тиз аңлап алды һәм шунда ук мич башына үрелде. Җылы пималар кигәч Илүзәнең аяклары гына түгел, җаны җылынып киткәндәй булды. Әстәгафир, әстәгафирләрен кабатлый-кабатлый бераз тынычлангач, Фатима әби дә эшкә кереште, кызның канлы кулын күреп, ак марля белән яхшылап бәйләп куйды. Җылы кием кидерделәр. Кызның теше тешкә тими иде, салкыннан гына түгел, нервыдан, ахрысы.

- Нәрсәбулды, син кем? - диде, ниһаять, Фатима әби.

- Мин Илүзә. Мине урлап алып килделәр, менә бу йортка, сезнең күршегә, - дип тезде кыз, дер калтырап. – Анда бер ямьсез егет яши, зур борынлы, калын кашлы. Мин тәрәзәдән чыгыпкачтым. Яраткан егетем бар, Рафат исемле. Бу котсызга үлсәм дә бармыйм.

Бабай белән әби бер-берсенә карап-карап алдылар. Алар кызны аңламый иде, гүядә ул икенче телдә сөйләшә. Аптыраулары йөзләренә чыкты. “Балам, син нәрсәдер бутыйсың шикелле”, - дип яңадан төпченә башладылар.

- Кызым, - диде соңыннан Фатима, - безнең күршедә Рафат исемле егет яши, ул бер дә котсыз түгел. Аның әнисе әйткән идее миңа, Рафатның күрше авылда күзе төшкән кызы бар икән, шуны алып килергә җыена шикелле, дигән иде. Ул кыз син түгелме? Ә калын кашлы егет ул Кадим булыр, Рафатның дусты. Сине Кадимгәтүгел, Рафатка урлаганнар булла түгелме?

- Алайса Рафат кайда?

- Шулайшул, - дип куйды бабай. Бер егет кыз урлаган, кызы качкан, үзеюгалган. Вәт әкият.

- Хәзер нишлибез соң? – дип кулларын җәйде әби. –Күршеләрнең хәзер бит җаны чыга, кереп әйтергә кирәк.

- Туктале, карчык, син ашыкма. Башта белик, кызны кемгә урлаганнар, Рафаткамы, әллә Кадимгәме? Рафатка булса, бу кыз аңа кияүгә чыгарга ризалык бирсә, вәт шул чагында әйтергә була. Әгәренки мәгәр ошбу кызыбыз берсенә дә кәләш булырга теләмәсә, мәсәлән, миңа күзе төшкән очракта, ул вакытта инде анны тотып каракларга бирүебез гөнаһ вә язык була. Каракларга булышканыбыз өчен Җинаять кодексыннан бер саллыгына статья чәпәргә дә мөмкиннәр.

- Һәй дивана карт, быгырдап башымны катырдың. Син күп сөйләмә, бер сүзәйт – нишләргә? Кызның хәлен күрәсең бит.

- Бүлдермичә берәр сүз әйттерсәң, сүземне дә әйтермен шул. Синең тозың бетеп китмәгәнме, бетсә, күршеләрдән сорап торыр идең.

- Нинди тозсыз сүз? Төн уртасында тоз сорап кем күршеләргә керә?

- Нигә, тоз сорар өчен таң атканны көтәләрмени?

- Ә, шулай дисеңмени?! Хәзер йөгерәм аны, - дип әби, арты янган кеше шикелле ашыгып киенә башлады.

Бераздан ул тыны кысылып, йөгерә-атлый кире кайтты. Картына игътибар итми кыз каршына килепчүгәләде.

- Балам, сине чыннан да Рафатка дип алып килгәннәр. Үзе каядыр юкка чыккан, ә Кадим сине сакларга калдырылган.

Илүзәнең яшьләре елга булып акты. Хәзер нишләргә? Урланган кыз хурланган кыз булып ничек өйгә кайтасың. Аның уйларын аңлагандай әби сүзен дәвам итте:

- Син, балам, акрын гына барып кер инде. Качып-нитеп йөргәнеңне авыл белми калсын.

Шулай дигәннән соң әби янә югалды. Бу юлы ул кызның киемнәрен күтәреп кайткан иде. Рафатның әнисе дә ияргән. Ике хатын Илүзәне киендереп, ике яктан култыклап, яңадан алып кайттыларһәм, тәрәзәсенә мендәр тыгылган бүлмәгә кертеп, чишендереп түшәккә салдылар.

Күпме вакытүткәндер, кемнеңдер кагылуына сискәнеп уянган кыз куркынган күзләрен ачты. АңаРафаткарап тора иде. Авызы ерылган, күзләре ут чәчә, адәм түгел, ике аяклы бәхет инде үзе.

- Кадерлем, матуркаем минем, гафу ит мине, - дип пышылдый иреннәре.

- Синме бу, кайда булдың? – диде уянып җиткән кыз һәм торып басарга ашыкты.

- Гафу ит инде, Илүзәкәем, җанкисәгем минем. Мин сине шундый сагындым, шундый ашкындым, көткәнсеңдер, хафалангансыңдыр. Беләсеңме, сине егетләр өйгә алып кереп киткәндә миңа кешеләр йөгереп килде, теге очтан Шәрәфи абзый үлем хәлендә икән, машинага салып калага алып бардык. Юл алама, машина иске, син мине көтеп үлә язгансыңдыр инде. Бер баргач, чәчкә эзләдем әле, кибет хуҗасын төн йокысыннан уятып алып чыктым, барыбер таптым бит, менә сиңа минем бүләгем.

Нинди чәчкә? Кызда шуның кайгысымы ни! Ул ачуыннан, нәфрәтеннән ташкан иде.

- Беләсеңме, син мине үтерә яздың?!

Кыз бар көченә егетнең битенә чәпәргә теләгән иде, тик, нилектәндер барып чыкмады, кулы һавада асылынып калды, аның янына пар булып авыртканы күтәрелде һәм ике кул егетнең муенына сарылды. Илүзә үзе егетнең күкрәгенә сыенды.

- Беләм, матурым, беләм, тик син мине гафу ит инде, яме. Нишлим соң, тиз генә әйләнеп кайтырмын, әни белән икәүләп чәй эчеп тә өлгерәлмәссез әле, дигән идем, бу булдыксызлар әйтмәгән бит, шуны гына да аңлатып бирә белмәгәннәр. Гафу ит инде, зинһар өчен, ачуланма инде.

Егетнең калтыранган иреннәре бер үк сүзләрне кабатлый, ә кызның үз хәле хәл, битләребуйлап эре күз яшьләре тәгәри иде. Рафат анны тыймады, яшьләрен сөртмәде, еласын әйдә, бәхеттән елый бит ул.

- Нишләп син кичә Айгөл белән биедең?

- Соң, ул миңә булышты инде, ялынырга туры килде, бер күлмәк алып бирергә вәгъдә бирдем.

Шунда егет бүлмәдәге яңалыкка игътибар итте.

- Нишләп тәрәзәгә мендәр тыгылган ул?

- Монысы миннән сиңа бүләк. Икенче алай ташлап китсәң, бөтен өегезне җимереп бетерәм.

Төнге маҗараларны исенә төшереп кыз көлә идеинде. Гаҗәп хәл, күзләреннән әле һаман яшь ага, җаны тынычланып өлгермәгән, ә иреннәре инде елмая иде. Ах, ул иреннәр! Коты очкан егетне тилертүче иреннәр. “Гафу ит инде, бүтән беркайчан да ташламам, күтәреп кенә йөрермен”, - дип йөз тапкыр кабатлаган егетнең өне өзелде, чөнки иреннәр иреннәргә үрелде...

Чалт аяз көн. Салкын һавада кар бөртекләре энҗе булып мең төстә җемелди. Урам буйлап Рафат белән Илүзә килә. Урам озын, авыл зур. Зур авыл буйлап зур авыздан чыккан имеш-мимеш йөри: “Кая баралар? Милициягәме? ЗАГСкамы? Җәл бит әле. Нәрсә булыр икән?” Нәрсә булсын, авылда бер гаилә арта, котларга ашыгыгыз. Әле алар мулла янына бара, никах укытырга кирәк бит, әлбәттә, авыл советына кереп гариза да язып чыгарлар. Менә шулай! Белегез дә торыгыз, юкка пышылдамагыз!

Заһит Мурсиев.

Фото: stavplus.ru

Читайте нас