Әдәбият
7 июнь 2023, 05:12

Пушкинны укыйсызмы, дуслар?

Татар авылында Пушкин музее эшли.  

Пушкинны укыйсызмы, дуслар?Пушкинны укыйсызмы, дуслар?
Пушкинны укыйсызмы, дуслар?

Татар авылында Пушкин музее эшли.

 

Кичә әдәбият сөючеләр бөек рус шагыйре А.С. Пушкинның туган көнен билгеләде. Республика татар җәмәгатьчелеге дә бу тарихи көннән читтә калмады, Русия һәм Башкортстанның Язучылар берлеге әгъзасы, журналист, Күмертау шәһәренең шәрәфле кешесе, Татар Конгрессының Күмертау шәһәре башкарма комитетының актив әгъзасы Закир Әкбәров белән Үзәк балалар китапханәсендә очрашу узды.

Җыелучылар илһамланып А.С. Пушкин әсәрләрен, поэмаларыннан өзекләр укыды. Ә Белмәсҗан балалар өчен Пушкин әкиятләре буенча кызыклы викторина әзерләгән иде.

Мәдәни чара куергазы районының Шабагыш авылында дәвам итте. Анда урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Р. А. Әминев булдырган А.С.Пушкин музее бар.

Бөек рус шагыйренең тууына быел 224 ел тулды. Киләсе елда Русиядә шагыйрьнең юбилей елы чаралары уздырылачак. Пушкин безнең яраткан әдибебез булды һәм булачак.

...Ә көнбатышта дөнья әдәбияты үрнәге булган Александр Сергеевич Пушкинның һәйкәлләрен сүтәләр, мәдәни обьектларны юк итәләр... 1941 елда басып кергән фашистлардан бер аермалары да юк ул явызларның!

Пушкинны укыйсызмы, дуслар?
Пушкинны укыйсызмы, дуслар?
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас