Барлык яңалыклар
Әдәбият
23 Май 2023, 21:40

Күңелләрдә кыңгырау чыңы...

   "Өмет" гәзитенең якын дусты, "Чакмагыш чаткылары" әдәби иҗат берләшмәсенең актив әгъзасы Сәмига Шәйхлислам “Соңгы кыңгырау” бәйрәме уңаеннан редакциябез почтасына күңелләргә үтеп керә торган, бәйрәм рухындагы менә бу шигырен җибәргән. 

Күңелләрдә кыңгырау чыңы...
Күңелләрдә кыңгырау чыңы...

   "Өмет" гәзитенең якын дусты, "Чакмагыш чаткылары" әдәби иҗат берләшмәсенең актив әгъзасы Сәмига Шәйхлислам “Соңгы кыңгырау” бәйрәме уңаеннан редакциябез почтасына күңелләргә үтеп керә торган, бәйрәм рухындагы менә бу шигырен җибәргән. “РФ Президенты В. Путин  тарафыннан игълан ителгән “Укытучы һәм остаз елы” уңаеннан барлык шигърият сөючеләргә бер күчтәнәч булсын әле бу шигырем”,- ди Сәмига ханым.

 

СОҢГЫ КЫҢГЫРАУ

 

Май аеның сихри бер көне

Йөрәкләрне яши җылытып.

Онытылмый, һәр ел искә төшә,

Хәтер сандыкларын яңартып.

 

Ничә еллар элек шул көнне

Шалтырады соңгы кыңгырау.

Зур тормышка безне озатты

Үзенә хас чыңлы  яңгырау.

 

Бәйләм-бәйләм болын гөлләре

Бәйрәм түребезне бизәде.

Берчә моңсу гади ихласлык

Күңелләрне кереп биләде.

 

Уйланмаган әле ул вакытта

Бу көннең истәлеккә калыры.

Соңгы кыңгырау чыңлавының

Гомер буе озата барыры.

 

...Бүген кыңгыраулар чыңлыйлар

Теләп оныкларга якты юл.

Зур тормышка аяк басканда

Тәүге адымнарның башы ул.

#сәмигашәйхлислам

#чакмагышчаткылары

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: