Барлык яңалыклар
Әдәбият
23 Май 2023, 17:35

Гармун булды кулларында (ХИКӘЯ)

Гармун өйдә хәзер ялгызы...Ашъяулыкка төрелеп, сандык өстендә урын алган ул. Җылы кулларына алып, матур көйләр сузган хуҗасы юк инде аның хәзер...

freepik.com
Фото:freepik.com

Дүрт- биш яшьлек малай җылы мич башына сузылып яткан да, бәләкәй генә шаршауның очын күтәреп мөкиббән китеп өстәл артында утырган кунакларны күзәтә.

Кунакларны дигәч тә, әнә, өстәлнең түренә утырган таныш түгел абыйны күзәтә ул. Кем икән соң әтиләре әллә кайчан көтеп алган бу кунак? Кергәндә үк ул кулына ашъяулыкка төрелгән бер әйбер күтәреп керде. Бик кадерләп саклаганга охшаган әйберен бу абзый. Керү белән иң кадерле урынга - сандык өстенә куйды ул аны. Мич башыннан аны күзәтеп ятучы Тимермәгрүфне күреп “Шаярма “ дигәндәй, зур бармагын да селкеп куйды. Ошады кунак малайга, бик ошады.

Табын кыза башлагач, әтисе акрын гына тамак кырып: “Гәлиәхмәт көттермә инде, без сине тыңларга җыелдык бит, энекәш“,- дип кунакка эндәште. Кунак, шул сүзне генә көткәндәй, йөзенә олпатлык билгеләре чыгарып, сандык өстендәге теге кадерле әйберне кулына алды. Бераз вакыт уйланып, кешеләргә карап торгач, бармакларын йомры төймәләргә басып йөгертә- йөгертә, башын артка ташлап, бер дәртле көйне уйнап та җибәрде. Җыелган бар халык кунакка төбәлде, йорт эчен биләп алган моңлы көй һәммәсенең күңелен әсәрләндерде.

Тимермәгрүф аптыраудан гаҗиз калды. “Ничек инде шул кечкенә әйбердән күңелләрне әллә кая очыручы, тирбәндерүче көй чыксын ди?”. Бу кунакның бармакларында бардыр бер хикмәт, дип уйланды. Аның тизрәк бу әйберне тотып карыйсы, телләренә басып - басып, матур көйләр чыгарасы килде. Әтисе улының шаклар каткан йөзенә карап, бу әйбернең исемен әйтеп китте. Гармун дип атала икән бу әйбер. Гармуның булса, тырышсаң , бар кеше дә уйнарга өйрәнә ала дип тә, өстәде.

Әй уйнап та торды Гәлиәхмәт абыйсы бүген: гармун күрекләреннән әле дәртле, әле моңсу көйләр бер - бер артлы агылып кына торды. Кушылып үзе җырлап та җибәрә, кунакларны да җырлатып ала, дәртле көйләр сыздырып, биергә дә төшерә.Төн урталарына чаклы, лампа яктысында, рәхәтләнеп күңел ачты күрше –күлән...

Алар чыгып киткәч тә бик озак йоклый алмый ятты Тимермәгрүф. Мич башыннан үрелеп – үрелеп, теге гармун шунда калмадымы икән дип берничә рәт карап алды сандык өстенә. “Их, шундый гармуным булсын иде минем дә!” дип, эченнән генә хыялланып та алды.

Таң атуга торып утырган улын күреп , әтисе: ” Йокла улым, иртә әле”, диеп әйтеп караса да, малайның күзенә йокы кермәде, теге гармунчы күз алдыннан китмәде. Тик таңнан кайтып киткән иде инде гармунчы үз авылына.

Чәй эчеп ризыклангач, малай башкалар ишетеп куймасын дигәндәй, әтисенең колагына гына:”Әткәй, минем дә шундый гармуным булсын иде”, - дип, өмет тулы күзләрен әтисенә төбәде. ”Эй, улыкаем, безнең көч җитә торган әйбер түгел шул ул гармун. Менә үсәрсең, бәлки рәтләнер син үсүгә бу тормышлар, алырсың шул вакытта гармунны, улым, сыер хакы түгелдер әле,”- дип улының аркаларыннан сөеп алды.

Шул көннән соң башланды Тимермәгрүф өчен өмет тулы көннәр: кайда гармун тавышы, ул шунда барды, гармунчының гармун телләре буйлап бармакларын йөгертә- йөгертә уйнавын мөкиббән китеп карап торыр булды.Тормышның кайчан яхшырырын тәрәзәдән дә карап, урамга чыгып та көтте Тимермәгрүф.

” Улыбызга җиде яшь тулды инде, зур егет булды, әтисе, “- дип әнисенең аркасыннан сөйгәне, күз алдында онытылмас күренеш булып, исендә кала аның. Бүгенгедәй исендә, шул елны әтисе белән әнисен бер - бер артлы күршеләре күтәреп каядыр алып чыгып киткәннәре. Башкача кайтмадылар алар нигәдер.

"Әткәй, әңкәй кирәк”, - дип елап утырган малайны апалары кочаклап:”Кайтмый алар башкача, без бөтенләй ятим, безнең башкача әткәй- әңкәебез юк,”- дип юатканнары истә. Менә шулай җиде яшьтән ятимлекнең ни икәнен белде Тимермәгрүф.

Биш- алты ел үткәч, олы апасы Сабира шундый сүз башлады, сандык өстенә утырып: ”Үскәнем, Тимермәгрүф, күрәсең тормышлар авыр монда, Гөлзаһира апаң белән шәһәргә чыгып китәргә уйлаштык. Өйне сатырбыз инде, чыгып китеп урнашырга акчасы да кирәк булыр. Ә сиңа, үзең теләгән гармунны сатып алырга дип килештек. Инде балигың булды, ил өстендә чыпчык үлмәс дип әйтәләр, үз көнеңне үзең күрерсең әле, “- дип, Тимермәгрүфкә үзләренең алдан уйлаган ниятләрен җиткерделәр.

Нишләсен, калды егет авылда, кулына гармунын кочаклап. Тиз өйрәнде ул гармунда уйнарга, тик ятимлекнең, ялгызлыкның бар ачы газабын үткәрде ул үз башыннан. Өй сатылды. Яшәргә урын юк. Кайларда гына йоклап йөремәде Тимермәгрүф кышкы салкын төннәрдә! Әле дә күршеләре яхшы булды. Сыер лапасында сыерга терәлеп җылынып йоклаган малайны күрсәләр дә күрмәделәр, белсәләр дә сүз әйтмәделәр, бик салкыннарда өйгә кунарга чакырдылар. Рәхмәтен ул аларга шул гармун телләре аша җиткерә иде.

Капка төбендәге бүрәнәләр өстенә утырып, гармунын тартып җибәрүе була, бар күрше –тирә җыела иде аның янына. Икенче кышка “зимләнкә” казып, шунда кыш чыгарга киңәш иттеләр күршеләре. Нәкъ шулай итте дә егет. Кышкы озын кичләрнең күңелсезлекләрен, караңгылыгын кулындагы гармуны ямьләде, караңгы салкын өен яктыртты, җылытты. Юлында очраган бар авырлыкны нәкъ шул гармуны җиңәргә ярдәм итте. Әткәсен, әңкәсен , туганнарын югалту кайгысын бары тик гармун моңнары баса иде...

“Үскән чакта үскән идек, тал тамырлары кебек. Хәзер иңде таралыштык, кош балалары кебек.” Иң яратып уйнаган җыры шул булды аның гомер буена.

Әтисе алдан юраган матур тормышта килде егеткә. Гармунчы егетләр, элек- электән авылның иң дәрәҗәле егетләре булып саналган. Аулак өйләрне, кичке уеннарны гармунчыдан башка күз алдына да китереп булмаган ул чакларда. Нәкъ шундый кичке уеннарның берсендә таныша да инде сөйгәне белән. Озак та үтми, җитәкләп алып кайта аны үзенең бәләкәй генә өенә. Шул чакта ул сөйгәненә: ”Барыбер зурдан өй салып керәчәкбез”,- дип сүз биргән Тимермәгрүф, сүзендә тора- салып керә үзенә өй. Инде бу вакытта ул, авылга танылып өлгергән , балта остасына әйләнә. Кайчандыр яшьлеге узган теге” зимләнкәне” дә онытмады егет. Ындыр ягында чокыр сыман булып торган җир һәрвакыт аңа берүзе үткәргән балачагын, ятимлекнең, ялгызлыкның ачылыгын күрсәтүче ядкарь булып торды...

Матур яшәде ул яратып өйләнгән хатыны белән, матур – матур балалар үстерделәр. Бер кулында балта булса, икенче кулында гармуны булды. Әйе, Тимермәгрүф абыйның сабантуйларда, башка бәйрәмнәрдә өздереп- өздереп гармун уйнаганын кемнәр генә хәтерләми икән?

Кешенең язмышы үзе туганчы ук маңгаена языла, диләр. Әйе нинди генә сынаулар куйса да, сынмады, сыгылмады, шушы булган матур тормышына куанып яши белде бабабыз. Әтисе юраган матур тормыш, ялгызлык бәрабәренә алып бирелгән гармун...

Гармун өйдә хәзер ялгызы...Ашъяулыкка төрелеп, сандык өстендә урын алган ул. Җылы кулларына алып, матур көйләр сузган хуҗасы юк инде аның хәзер...Кадерләп салынган өйдә ялгыз гармун...

Тик беркөнне, авыл халкын сискәндереп, бабайның ихатасыннан балта, пычкы тавышлары ишетелде. Авыл халкы үз күзе белән күрмичә, ышанмый бернигә дә. Капка ачып, күрешеп, хәл белешеп чыкты күршеләр, балта тавышы хуҗалары белән. Оныгы кайткан икән бабасы нигезенә. Сүз иярә сүз чыгып дигәндәй, бабасы дөньясына кайтып эш башлавының сәбәбен сөйләп биргән авылдашларына Рамил.

- Төшемә керде картәтием беркөн. Яп - якын булып. Тезләнеп, алларыма килеп башын иде. Берәүдән дә юратмадым, юратмасам да көн кебек ачык инде бит Картәти нигезне ташламаска куша... Менә шул кайтуымның төп сәбәбе.

"Син генә, бары син генә булдырасың “, дип, әйтте бабай төшемә кереп. Гармун да гел сандык өстендә тормас, үзем уйнармын, улым үсә, әнә ул уйнар”,- дип тә өстәп куйды Рамил.

Бу мизгелләрдә тын гына утырган Тимермәгрүф абыйның өе тагын да шау – шуга, гармун моңына күмеләчәгенә беркемнең дә шиге юк иде.

Мәрьям Шәмсиева.

Илеш районы, Торачы авылы.

Читайте нас: