Барлык яңалыклар
Әдәбият
21 Май 2023, 21:40

Ризык йөртә кешене (ХИКӘЯ)

Әтиләре кайтып керер дә мич буендагы кунакчага күз төшереп: “Рәхмәт кызларым, сүземне тыңлагансыз, әйттем бит, ризык йөртә кешене”,−дип хәйләкәр генә елмаер кебек иде аларга.

Ризык йөртә кешене (ХИКӘЯ)
Ризык йөртә кешене (ХИКӘЯ)

Түтәлдәге корышкан үсентеләрне Сания сындырып ала да, үлән өстендәге чыптага тигез итеп җәеп сала бара. Ара-тирә, үзе янында тырыша-тырыша үләннәрне өзәргә маташкан сеңлесенә күз төшереп ала. Бәләкәй шул әле сеңлесе, кая инде аңа шул эсседә бакчада эшләү. Бөртек-бөртек тирләре дә бәреп чыккан әнә маңгаена.Үзе бертуктаусыз:”Әтигә,әтигә киләк, ул кайта, аңа киләк”,− дип, ачылыр-ачылмас теле белән бытылдаган була.

Саниянең йөзен тагын моңсулык басты. Сеңлесе:” Әткәй кайта, аңа кирәк”,− дигән була да ул, инде әтиләрен көтә-көтә ничәнче ел үстерәләр бу үләнне. Әтиләре генә һаман кайтмый, ни бер кош теледәй хаты да юк ичмасам. Сугышка әтиләрен озаткан көн исенә төшә дә тора Саниянең.

Җәйнең эссе бер көнендә авылда мәхшәр купкандай булды. Атта чабып килгән бер абзыйның авыл буйлап, нидер кычкырып үтүе булды, авыл халкы бары да урамга чыгып сибелде.Тиз арада урамда: “Сугыш чыккан да, сугыш чыккан, клубка җыйналырга кушалар тизентен ”,−дигән хәбәр таралды.

Әйе, бик каты сугыш чыгуы турында сөйләде килгән вәкил. Чик буендагы бик күп совет шәһәрләренең бомбага тотылуы, бүгеннән кулына корал тотарлык ир-егетләрнең сугышка китәргә әзер булырга тиешлеген аңлатты ул. Авылны бер төрле күңелсезлек, караңгылык каплап алды дисәң дә, ялган булмас.Әле тегендә, әле монда ир-егетләрнең көрсенә-көрсенә тәмәке көйрәтеп басып торулары, хатын-кызларның йөгерә-йөгерә юл ризыгы, кирәк-ярак әзерләп йөгерешкәннәре күзгә чалынды. Көн саен, ат арбасына тезелешеп утырган өрлектәй ир-атларны сугышка озатуның бик авыр күренеш икәне исендә нык калды Саниянең.

Беркөнне әтиләре Хафиз абый да кулына бер бәләкәй генә кәгазь кисәге тотып кайтып керде өйгә. Иренең кулындагы кәгазен күрү белән эшнең нидә икәнен аңлады Галимә. Кинәт кенә аяклары калтырап, идәнгә чак аумый калды. Хафизының шул кәгазьнең килгәнен көтеп йөргәнен белә иде ул, ләкин башына, бәлки сугыш туктар, бәлки дошманнарны куып та чыгарганнардыр инде дигән уйлар да килеп китә иде.

–Әйе, әйе Галимә, миңа да иртәгә иртәнгә район үзәгенә барып җитәргә. Җыенырга кирәк хәзердән. Күрәсең, авылдан сугышка яраклы ирләр китеп бетеп бара. Синең турыда уйлыйм әле Галимә. Ни эшләрсең икән бу балалар белән берүзең? Малай кул арасына керерлек инде анысы, кызлар бик бәләкәйләр шул әле,− диде дә, кулын селтәп, ихатадагы утын түмәренә чыгып утырды.

Янчыгыннан, учындагы кәгазьгә махорка салып, тәмәке төреп тарткан булды. Бүген генә күргәндәй, ихатага күз йөгертеп алды. Кулына чүкеч алып, коймаларны каккалап чыкты. Капка баганасын селкетеп карап, аның берсен казып алып кире утыртты. ”Үзем кайтканчы чыдар әле”,- дип уйлап куйды ул.

Күзләренә бөтенләй йокы кермәде бүген аларның. Ирен, яу кырында, югалтудан курыккан Галимә, төн буе аның күкрәгенә башын куеп, мышкылдап елап чыкты.

Офыктан кызарып кояш күренгәндә, аркасына капчыгын аскан Хафизны ерак юлга озатырга җыелдылар авылдашлары. Капкага таба атлаган әтиләре, кинәт кенә артына борылды да, йөгереп килеп, кызларын кочаклап алды. Кызларын күтәреп, күтәрмәнең соңгы баскычына барып утырды.

– Балаларым, көтегез мине яме, сез исән булып мине көтсәгез, мин кайтырмын ! Беләсезме, балакайларым, ризык йөртә диләр кешене! Утыртыгыз ел саен бакчага менә бу тәмәке орлыгын, үстерегез миңа дип шул тәмәкене. Онытмагыз, ел саен чәчми калдырмагыз, яме кызкайларым. Абыегызның башка эшләре дә күп булыр, сезгә ышанам!- шулай диде дә, шәп-шәп атлап, капкага таба китте ул.

Кинәт кенә әтиләренең сүзләреннән катып калган балалар, исләренә килеп, аның артыннан әллә күпме йөгерешеп бардылар. Тик Хафизның түземлеге бетеп:

−Өзмәгез бәгырьләремне...Галимә, алып кал балаларны,− дигәч, авылга таба борылдылар. Шулай да, барыбер туктап, әтиләре арбага сикереп менеп утырганын, атның чаптырып киткәнен, мөлдерәп карап калдылар.

Тормыш акрынлап үз җаен алды кебек. Әтисез сабыйларның авыл тулы икәнлеген аңлаган Галимә балалары да, дөнья, колхоз йөген әниләре белән бергә тартып, яшәп алып киттеләр. Авыр булды авыл халкына бу йөкне тарту, ләкин түзделәр, бергә, бердәм булдылар, чөнки алар үзләре өчен генә түгел, сугыштагылар өчен эшләделәр, алар өчен яшәделәр.

Хафиз юлдан берничә хат язып салды алай. Бер мең тугыз йөз кырык икенче елны соңгы хаты килде аның. Күпләрнең өенә килгән кара кәгазьләр, аларның өен әлегә урап үткәндәй булды.

Сания белән Әминә, әтиләренең кушкан эшен үтәр өчен, кыш узганын, бигрәк озак итеп, көтеп алдылар. Уйларында, чәчкән тәмәкеләре үсеп җитүгә үк, сугыш бетәр, әтиләре кайтып керер, элеккечә әтиле матур тормыш башланыр кебек тоела иде.

Ел саен тәмәке үләне үсеп, саргая башлауга, басу юлына чыгып әтиләрен көтә башлыйлар иде алар.Акрынлап кына тәмәке үләнен җыеп, киптереп, капчыкларга салып элеп куялар.

Хафиз кызлары әтиләрен тәмәке үстереп көтәләр дигән сүз авылга таралмый каламы соң? Сугыштан яраланып кайткан солдатлар сорап киләләр, авыл кешеләре, нишләсеннәр кызлар, тараталар әтиләренә дигән тәмәке үләнен.

Киләсе елда тагын үстерерләр алар күп итеп, тик әтиләре генә исән кайтсын. Ризык тарта диде ич әтиләре!

Шаулап, гөрләп Җиңү язы килде. Басу юлыннан бер-бер артлы бик күп солдатлар кайтты авылга. Авылга солдат кайтканын каян беләләр, каян ишетәләр диген, чыга авыл халкы солдат каршыларга. Әминә белән Сания да йөгерә юл буйлап солдат абый каршысына. Әминәгә бар абый да әти. ”Әти, әти кайттыңмы, без сиңа тәмәке үстердек”,−дип , сугышчыны кочаклаган була, кулларыннан үз өйләренә таба тарта, соңыннан, солдат абыйның кочагына башка балалар кереп тулуга, күзләреннән чыккан яшьләрен тузанлы куллары белән сөртә-сөртә, Сания апасы артыннан иярә. Гәлимә апа балаларын уйлап, бигрәк авыр кичерә иде мондый күренешләрне. Тик нишләсен, Хафиздан һаман бер төрле хәбәр дә юк. Аны көтеп сугыш беткәч тә утырттылар тәмәке үләнен, икенче елны да. Тагын башкаларга тараттылар әтиләренә дигән тәмәкене.

Ниһаять, кырык алтынчы елның көзендә хат ташучы алар ишеген шакыды. Тик сөенечле хәбәр китермәде бу көткән көн. Кара кәгазь, үлем кәгазе иде хат ташучы кулында. Галимә апа бөтенләй катып калды, күзләреннән ник бер бөртек күз яше чыкса. Ничә еллар, балаларына сиздермичә елап, әллә күз яшьләре дә кибеп бетте микән? Балалар да ни уйларга белми, сүзсез калдылар. Ничек, әтиләре ризык йөртә кешене, кайтам барыбер утлар-сулар кичеп сезнең янга дигән иде түгелме соң? Бер кайтыр, алар өенә дә барыбер солдат киемле әтиләре, бер кайтып керер дип, ничә еллар бушка көттеләрмени алар?

1942 нче елны ук үлгән булган икән әтиләре. Шушы уч төбендәй кәгазь Галимә ирле, балалар әтиле булып яшәсеннәр диеп, хуҗаларын таба алмыйча, кайдадыр югалып яткан күрәсең. Нигә хәзер тапты, бер уйлаганда, бу кәгазь аларны. Әнисе әйткәндәй, өмет яшәтә бит кешене....

Ә тәмәкене, барыбер, соңыннан да үстерделәр алар. Әтиләре кайтып керер дә мич буендагы кунакчага күз төшереп: “Рәхмәт кызларым, сүземне тыңлагансыз, әйттем бит, ризык йөртә кешене”,−дип хәйләкәр генә елмаер кебек иде аларга.

Мәрьям Шәмсиева.

Илеш районы, Торачы авылы.

Читайте нас: