Барлык яңалыклар
Әдәбият
16 Май 2023, 22:08

Соңга калган бәхет (хикәя)

"Минсур, син дә ялгыз калдың, мин дә ялгызмын. Әллә кушылып, бергә калган елларны үткәрәбезме дим..."

Әйй бу авыл тормышын. Карты үлеп киткәч Минсур әби тәмам интекте. Ике сыерның берсен сатса да, икенчесен сатмады. Сыерсыз яшәп өйрәнмәгән дә инде. Авылда сыерлы көнең сыйлы көнең дип яшиләр. Үзенә дә алтмыш биш кенә яшь, сыер асрамаслык түгел. Тик печән, салам җүнәйтеп ыза чигә инде ялгызлар. Сатып алсаң да сәндерәсенә мендереп өясе, кыш буена тыгызланган печәнне көненә өч тапкыр каерып, малыңны тәрбиялисе бар. Сарыклары да сыердан күбрәк ашый әле ул печәнен, саламын. Ярый коесы бар, чишмәдән ташып малыңны эчерә башласаң, элеккеге кебек, һушсыз калырсың. Коедан тимер улакка әллә ничә чиләк су әйләндереп алып салырга да күп көч кирәк. Төннәрен аяк, кулларын кая куярга белми чыкканы да үзәгенә үтте. Иртәнчәк шешенгән табан астын авырттырып, титаклап чак торып китә. Авыр килә аякларына. Мал дип, элеккечә яшәргә тырышса да, булмый инде, бабай үлгәч рәте китте дөньяның. Утырак булса да ирең булсын дип, яздан бабае белән утырткан бәрәңгеләрен Минсур капчыкларга салып та, чиләкләп тә ташып карый базына. Вак кынасын да җир өстендә калдырасы килми бит. Тавык бәрәңгесе дигән базының бүлентесенә кертеп урнаштырды. Мал чөгендере дә самавыр юанлыгы булып әйләнеп чыккан. Анысын да баздагы үз урынына кертеп өйде. Ямь-яшел чөгендер яфракларын ни йөрәгең белән бакчада туңарга калдырасың инде. Төнгелектә ашарлар дип казларына, сыер-сарыгына өлешләп кертеп салды. Чи бәрәңге, чи чөгендер кимерсәләр симерәләр дип казларына аларын да балта, көрәк белән тапап улакларыга илтеп сала. Эйй авылдагы эшне тавык та чүпләп бетерәлмәс... Улы гаиләсе белән шәһәрдә яши. Вакытлары булганда гына кайтып китәләр. Әллә ике, әллә өч җирдә эшләгән улына кайткач, мәшәкатьләрен әйтер җиреннән әйтми Минсур. Торакларына ипотекасын түләп бетереп, янә кызларына шулай ук фатир алдылар. Ташлап кайтып китәр идем шәһәрен дип үртәлә улы. Шул петле тун ипотека-кредитым бетсә дип өзгәләнә. Карт үлде дип малыңны, кош-кортыңны бетереп тә булмый шул. Биреп җибәрергә дә кирәк. Килене дә, бердәнбер оныгы да кыз бала булса да каты бәгырьлеләр. Ничек үстерәсең дип кызыксынмыйлар, рәхмәтен дә әйтмиләр әле аның авыл күчтәнәчләренә. Элеккеге Минсур түгел шуул хәзер ул. Җимертеп дөнья көткән әнкәләре түгел... Карты да җитәк бозавы кебек кенә булды. Минсур карты үлгәч бик еласа да, аркылыны буй алып салыйк, берәр эш мәйтәрик дигәненә күтәреп бәрелеп котырыр иде. Аннары Минсурны аяктан егарлык талый-талый теләмичә генә эшләр иде. Урманына барсалар да карты ваксынып, тиргәнмәсен дип, бүрәнәнең юан башына гел үзе килеп ябешә иде. Хатын-кыз әйдәләп йөрткән белән генә ерак барып булмаса да, ир кеше үзе белеп эшләмәгәч, карты барда барыбер дә җиңел иде. Дөнья көтәм әле дип ашыгып бармаган карты телевизордан кино карарга, күршеләр белән шап сатыргарак яратты шул. Тәмле ризык булмаса сукраныр иде, мәрхүм. Минсур чирләп фәлән ятар булса, ачуланыр иде. Нинди дә булса эшне аткар инде дисәң, тор да үзең эшлә дияр иде. Минсур терелеп тә бетми аш-су өлгертмичә якты йөзен ачмас иде. Шулай да карты исән чакта җиңелерәк булган шул...
Кырпак кар явып үткән бер иртәдә Минсурның капкасын күрше авыл Барый килеп ачты. Өйгә үтте. Исәнлек сорашты. Күрше авыл арасы ярыйсы гына булганлыктан, аннан соң үзләренә кергән кешене чәйсез чыгара белмәгән Минсур Барый абзыйны чәй эчәргә утыртты. Анысы тамак кырып, ниндидер мөһим сүз сөйләсен белдереп, дулкынланып сыман үзенең кытыршы кулларын уды. Барый күрше авылда агач остасы исемен күтәргән кеше. Гомере буе өйләр салып йөреде. Бер минутта тик тормый дип сөйлиләр иде аның хакында. Җитмешкә якынлаган бу абзыйның былтыр корткасы үлеп киткән иде. Әле артык бирешмәгән бу карт та дөнья тулы мал, кош-корт белән калган. Өч кызы төрле җирдә үз гаиләләре белән яшиләр ди. Барый абзый учларын учка уып, сүзен башлады: "Минсур, син дә ялгыз калдың, мин дә ялгызмын. Әллә кушылып, бергә калган елларны үткәрәбезме дим. Мин теләсә нинди кортка эзләп йөри торган кеше түгелмен. Ялгыз яшәсәм дә, булыр-булмас карчыкны өемә кертеп бергә яшәп китәлмәс кебекмен. Ә синең электән прабур, булдыклы, тырыш икәнеңне ишетеп, күреп йөрдем. Дөнья көтәргә исе китмәгән Фәйзи малаен менә дигән итеп җитәкләп барганыңнан да хәбәрдармын. Чордашның урыны җәннәттә булсын. Атасы илләмәгәр егылган коймасын да бастырып куя торган кеше түгел иде инде. Минсур, мин тынгысыз булдым үзем. Дөньяда яшәгәч, кешеләр аһ итәрлек яшәргә кирәк дип тырыштым. Корткамны да чалгы тоттырып печән чаптырмадым. Урман кисәргә дә бер тапкыр да үзем белән ияртмәдем. Әнә шулай сакласам да китеп барды бит әле... Хатыннан калырмын дип уйлаган көнем дә юк иде. Хатыннар озын гомерле була дигән сүз пүчтәк икән. Китте. Китсәм ничек яшәрсең инде, Барый дигән сүзен дә ишетмәдем. Безнең нәсел хатынга бик йомшак, хатын кадерен белә торган нәсел ул, Минсур..." - бу сүзләрен әйтеп бетергәндә картның маңгаеннан тирләре бәреп чыкты. Әллә Минсур кулыннан ясалган чәйнең тәэсире булды. Әллә дулкынлануы көчле иде.
Карап торуга бик итәгатьле кеше инде. Ияләштерерлек акыллы да.Шулай да ни генә әйтеп була соң, тиз генә, шулай уйлады самавыр тоткасыннан бу бөркеп торган чәен агызган авыл әбисе. Эндәшми дә калу мөмкин түгел. "Барый абзый, балалар бар бит әле, синең дә, минем дә. Алар ни әйтер... Инде бу яшьтә өйрәнеп китеп була торган микән. Кайтып-китеп кеше көлдермәбезме дим." Акыллы хатын авызыннан мәгънәле, төпле сүз ишетүенә сөенеп, карт: "Минем кызларның үз тормышы. Кырыма килеп китергә дә вакытлары юк. Иптәш тап диләр алар... Синең улың да каршы булмас... Без алай хатын кадерен белә торган нәсел..." - карт, уңайсызлануыннан тәмам тирләп, өстәл клеёнкасын бармак очлары белән сыпыргалаштырды.
Казларын суеп, улына, оныгына бирәсен бирде. Сарыкларын да чалдыртып балаларына җибәрде. Сугымга дигән бозавының итен өчкә бүлеп, үзенең өлешен алып, сыерын җитәкләп Барый абзыйсына ияреп, аның ныклы тормышлы, оста кулы тигән балкып торган йорт-курасына килеп керде Минсур. Итәгатьле Барый йомшак сүзе белән, һәр эшне белеп эшләве, хатын-кызга авыр эш эшләтмәскә тырышуы белән ияләштерде дә куйды Минсурны. Күршеләре дә аһ итеп торды. Кызлары бик сирәк кенә, тизгә генә килеп китә иде. Минсурның малае да өйне ятим итмим дип кайтып урнашты туган нигезенә. Килен дә үзенә күрә авыл тормышына яраклашты.
Чынлап та менә ун ел торалар Барые белән. Инде сиксәнгә аяк басса да карты дңньяны яратып көтә, һәр эшне җиңел эшләргә тырыша. Минсурга авыр күтәрмә, кая үзем дип, бер алдына, бер артына төшә. Бакча тутырып, ихатага да чәчәкләр утыртып, шулар белән мәш килә әбекәй. Мондый игътибарны гомер иткән картыннан күргәне булмады. Барыйга әйтеп эшләтү түгел, үзе уйлап җиткермәгәнне дә карты ялт итеп куя. Җылы суы, суык суы өйләренә кергән, үзләренең авылындагы кебек утын ягып та интекмиләр, газ кергән бу авылга. Былтыр сыерларын гына бетерделәр. Барые кулларыңны сызлатып интекмә, карчык, җитте сыер саварга. Өйдә тәекмәгеңне пешереп, гөлләреңне тәрбиялә әнә. Бәхетемнән язасым килми карт көнемдә дип, сүзләре белән эретә дә куя инде. Пенсиябез балаларга күчтәнәчкә дә, үзебезгә дә җитә, әнә күршеләргә маена да, сөтенә дә түләп куйдым, кертеп бирерләр ди. Икесе дә олыларча кыштырдашып йөриләр. Бәхете картлыгына калган икән Минсурның.
Шундый рәхәт итеп яшәп яткан көннәрендә Барые мунча чыгып, йокларга ятты да, иртә белән уянмады. Тормышының кояшы сүнде Минсурның. Үтә авыр кичерде Барыеның китүен. Аның ягымлы елмаюын, итәгатьле, ихтирамлы сөйләшүен, аның хәстәрен юксынды. Кырыгын укыткан көнне Барыеның кызлары аңа йомшак кына итеп, әтиләренең өен бушатуын сорадылар. Унбер ел яшәп, ни Барый, ни Минсур никахларын рәсмиләштерик дип уйламадылар да. Аллаһу алдындагы никах җитә, артыгы белән дип бәхетле тормышларында чөкердәшеп тик яшәделәр. Телсез калды Минсур бу хәбәрдән. Барйсыз дөнья яме беткәне җитмәгән, балалары өйдән китәргә кушкач, бөтенләй яшәр көче калмады. Килене янына кайтып яши алмаячак ул. Ул хәзер анда чит. Ят ул анда. Анда кайту күпере янган. Иии Барый, картлык бәхетем, юанычым, синсез бу унбер елны ни төсле яшәгән булыр идем... Хатын бәхете, ир аркасы рәхәтен тойдырган Барыем, инде кая Барыем, дип бу өйдәге соңгы төнен елап, догаларын укып, карты белән үткән унбер кыш, җәйләрен, язларын, муллык тулы көзләренең һәр көнен дигәндәй исәпләде. Аның фанилыктан ваз кичеп, якты кояшы сүнә барганнан сүнә барды. Иртәнчәк тәмле итеп мунча булдырып, Браые белән икесе бәйләгән мәтрүшкәле каен миллеген иснәп, иснәп чабынды. Барые кадерләп юкә мунчаласы белән тәннәрен ышкып юган кебек, рәхәтләнеп юынды. Үзе белән мунчага алып килгән кипкән җиләкле, Барые ярата торган чәен уртлады да, ап-ак таза киемнәрен киде. Чәчләрен кадерләп тарап икегә үреп куйды.
Икенче көнне өйләрен сатып алучыны ияртеп килгән Барый картның кызлары Минсур апаларының җансыз гәүдәсен күрделәр. Картлык бәхете - Барыеның өеннән алып чыгып китеп җирләделәр аны, Барыеның кабере белән рәттән генә. Өчесен, җидесен, кырыгын да Барый өендә укыттылар. Балаларның һәрберсе нәрсәләр уйлагандыр, анысы билгесез. Әле килүчеләр таралышып бетмәгән иде, каяндыр ике күбәләк килеп чыгып, тәрәзәгә барып кундылар. Аларга берсе дә тимәде... 

Автор: Миләүшә Әхмәтҗанова-Усманова. 

Читайте нас: