Барлык яңалыклар
Әдәбият
14 Май 2023, 18:25

Кара елтыр резин итекләр (ХИКӘЯ)

Мәктәпкә яңа киемнәр киеп барасын уйлап, тизрәк таң атканын көткән балаларны, иртә бик күңелсез каршылады.Барысы да әйберләрнең юклыгын күргәч , самавыр артында чәй ясап утырган әниләренә карадылар.

freepik.com
Фото:freepik.com

Шәһәрдән урап кайтырга уйлады бу атнада Флүрә.Туганнарын да бик сагынды, магазиннарда да йөрештерәсе булыр.

Бик сирәк, шулай шәһәрне сагынып кына, килергә ярата ул Уфага. Көн дә кичкә авышты, аласы әйберләр дә алынып бетте кебек. Тик магазиннан чыгып киттем дигәндә генә, аның күзе, киштәдә тезелеп киткән, кара елтыр резин итекләргә төште. Бик озак карап торды ул аларга. Күзеннән тәгәрләп төшкән бөртек- бөртек күз яшьләрен дә сөртергә онытып, тотып- тотып карады ул аларны, кысып- кысып кочаклап әллә ниләр пышылдап та алды. Итекләрдән аерылырга теләмәгәндәй бик озак кына уйланып торганнан соң, аларны урыннарына куеп, ишеккә юнәлде.

Кара резин елтыр итекләр....Олыгая барган саен, балачакның бик тә моңсу бер мизгелен искә төшереп, очрый да тора бу итекләр аның юлында. Итекләрне күрүгә, үз башыннан үткән, шул юклык дөньясы килеп баса күз алдына бөтен чынбарлыгы белән. Үзе турында артык уйламый да ул, тик менә әнисе, әнисе ничек үткәрде икән шундый юклык дөньясын. Көзгә, кышка кергән чакларда, әңкәсенең , мәктәпкә укырга йөргән алты- җиде балага ни нәрсә кидереп укырга җибәрергә белмичә аптыраган, балаларының күзләренә карамаска тырышып кына козловой шәлгә төрендереп, аякларына нәрсә кидерергә белми аптырап торган чакларын, эчтән генә һәрвакыт үксеп- үксеп искә ала ул.

Әниләре сиздерергә тырышмады аларга ул юклыкны:” Һәр бала үз ризыгы белән туа балакайлар, дөньялар матурланыр әле бер, киерсез әле сез дә матур- матур киемнәр”,- дип, безне үз янына җыеп утыртып, төрле күңелле хәлләргә бора иде сөйләшүне.

Бүген иртән автобустан төшкәч, Флүрә Уфада яшәүче туганнарына тукталырга уйлады. Бик җитеш яшиләр туганнары алай. Ирле- хатынлы икесе дә яхшы гына урында эшлиләр. Өч балалары матур гына булып үсеп киләләр. Ял көне булгач бар да өйдәләр иде. Апаларын бик яхшы каршы алдылар. Чәйләр эчкәч, күмәкләшеп, залга чыгып авыл яңалыкларын сораштылар. Шунда Флүрәнең күзе, диван өстендә өелеп торган, яңа киемнәргә төште. Аның сораулы карашын күреп, килен булган кеше аңлата салды:”Беләсең бит инде апа, өч балалы гаиләләргә ярдәм йөзеннән ел саен төрле киемнәр, сумка бирәләр. Менә шулар инде биргән нәрсәләре. Кияме соң инде мондый простой нәрсәләрне безнең балалар. Ярар, торсыннар, бирербез шунда кемгә булса да". Шулай диде дә килен, йөзенә канәгатьсезлек билгеләре чыгырып, киемнәрне шүрлеккә тыгып куйды.

Магазинда теге итекләрне кочаклап, аерыла алмый елап торуларының сәбәбе менә кайда булган икән...Көзге карлы- яңгырлы бер көндә, шәлгә төренеп, ертык кәлүшләр киеп, мәктәпкә килеп кергәнне укытучы апалары күреп калды. Янына килеп, кулларын өреп- өреп җылытты. Берничә көннән укытучылары , Флүрә белән өченче партада утыручы Рәшидәне, сөйләшеп алыйк әле дип дәрестән соң алып калды: “Кызлар, сез инде хәзер зурлар, мине аңларсыз дип ышанам. Өсләренә кияргә киемнәре булмаган күп балалы гаиләләргә, мәктәп ел саен кием белән ярдәм итә. Әниләрегез белән сөйләшербез. Сиңа, Флүрә, итек алырбыз, күрәсең аякларың ничек туңып йөри. Рәшидә, синең мәктәп формаң юк, шуны тырыштырырбыз”.

Белә иде Флүрә , күп балалы гаиләләргә мәктәп ел саен кием белән ярдәм иткәнен. Кайвакыт аптырап уйланып та куя иде. Алар да күп балалы, ни эшләп аларга бер кием дә бирми икән мәктәп?

Җитте ул көн. Иң кадерле әйберсен алгандай, алды кулына Флүрә кап-кара ялтыр резин итекне. Алу белән каушый - каушый киеп тә карады: матуркайлар, йомшаккайлар, җылылыклары. Шунда гына үз янында, еларга җитешеп, басып торган Рәшидәгә игътибар итте Флүрә. Мәктәп формасының аңа яраклысы булмаган икән магазинда, икенче берәр нәрсә булса да алып бирербез инде дип, апалары юатты Рәшидәне. Флүрәгә карап: “Өегезгә киеп кенә кайт инде балам,”.- дип әйтсә дә , тыңламады ,бер кат яулыгына төреп, күтәреп кайтып китте кадерле бүләкне.

Кайтып керде Флүрә өйгә алтын тоткандай, итеген күтәреп. Өйгә керде һәм шаккатты. Өй эче гөрләп тора: апа- абыйларына, энесенә дә мәктәп шундый ук бик яхшы җылы киемнәр биргән икән. Китте киемнәр киеп карау, бер - берсенә килешә, ай килешә дип, әйтешүләр. Абыйсына мәктәп формасы, апасына сырма, энесенә бүрек, берсенә җылы бурки. Кызарышып киемнәрне барлап бетергәч, читтән аларга моңсу гына карап торган әниләренә күз төшерделәр.

"Әңкәй, әңкәй, әллә ярамый идеме безгә бу әйберләрне алырга”,- олы апаларының шулай диеп, әниләренә мөлдерәп карап торуы әле дә исендә Флүрәнең .

“Әтәгез, әтәгез ни әйтер бит балалар”,- диеп, балаларның күңелләрен төшермәскә тырышып, аркаларыннан яратып, сөеп чыкты әниләре.

Кич балалары йоклагач, тагын бер сөйләшеп карарга булды Сәлимә апа ире белән : “ Син күрсәң иде балаларның бүген ничек шатланганын Барый, күрмәдең шул аларның да шулай бер яңа кием киясе килүләрен. Я, ничек мин аларның киемнәрен кулларыннан тартып алып, әтәгез алмаска кушты дип әйтергә тиеш идем. Булмый миннән Барый, менә үзең иртә белән сөйләшеп, аңлатып карарсың аларга”,-шулай диеп Сәлимә апа алъяпкычына күз яшьләрен сөртеп, тавышсыз гына елый башлады.

Әй шунда тузынуы Барый абзыйның: - Кем?Кем авылда җитәкче урыннарның берсендә эшләгән Барыйның балаларына ярдәм оештырган? Аның балалары моңа тиклем мондый ярдәмгә мохтаҗ булмады һәм булмаячак !

-Укытучылары белән дә сөйләшкән идем дә ул, балалар мәктәпкә өшеп- туңып йөрергә тиеш түгелләр, хөкүмәт шулай ярдәм оештыра икән без бирәбез балаларга бу әйберләрне диеп, балаларның үзләре кулларына биреп кайтарганнар бит.

- Башкача бу турыда авыз да ачма Сәлимә. Җыеп төреп куй барысын да, иртәгә үзем директор белән сөйләшермен.

Мәктәпкә яңа киемнәр киеп барасын уйлап, тизрәк таң атканын көткән балаларны, иртә бик күңелсез каршылады. Куллар үзләреннән- үзләре, кичтән карават янына куеп калдырылган, киемнәргә сузылды. Барысы да әйберләрнең юклыгын күргәч, самавыр артында чәй ясап утырган әниләренә карадылар.

” Балалар аңлагыз әтәгезне, аның бар баласына да мәктәп шулай киемнәр белән ярдәм иткәч, ул ничек авылда җитәкче булып эшли алсын, башка ата- ананың күзенә ничек карасын , сезнең кебек балалар күп бит мәктәптә. Тормыш гел шулай булмас, түзик балалар. Ачуланмагыз әткәгезне”.

Мәктәпкә барып керүләре ничек кыен булганын белсәгез иде аларга. Һәммәсе дә башларын иеп классларына кереп утырдылар. Ә инде өченче партада утырган Рәшидәнең , Флүрә алдыннан берничә тапкыр кара елтыр итекләрне күрсәтеп урап үтүе....

Укытучы апалары, аның хәлен аңлап, башкалар күрмәгәндә генә, аркасыннан сөеп китүе булды да инде соңгы тамчы.Класстан йөгереп чыгып, коридордагы йомры мич артында туйганчы үксеп – үксеп елаганы һаман исендә Флүрәнең....Менә шундый хәлләр, юк кына кебек булса да, йөрәккә уелып калырдай вакыйгалар булып тора инде тормышта.

Флүрәнең тормышындагы бу вакыйгада эзсез генә үтмәгән икән шул. Гомер буена , кайда нинди генә магазинга керсә дә, күзенә шул кара елтыр резин итекләр чалына, күпме генә уйламаска тырышса да, йомры мич артында шул итек өчен үксеп- үксеп елаулары, бөртек- бөртек күз яшьләре чыгарып, шул чакка ала да кайта, ала да кайта.

Мәрьям Шәмсиева.

Илеш районы, Торачы авылы.

Читайте нас: