+13 °С
Болытлы
Зәйнәп Биишева исемендәге «Китап» нәшриятендә тарихчы Фәрит Вәхитовның «Генерал Шәйморатовның триумфы һәм фаҗигасе» исемле китабы басылып чыкты. Җыентык «Мәктәп китапханәсе» сериясендә дөнья күрде. Китапның беренче басмасы 2019 елда легендар комдивның тууына 120 ел тулуга багышланган иде.
Анда 112-нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры, генерал-майор Миңнегали Шәйморатовның тормышы һәм хәрби эшчәнлеге сурәтләнә. Басма киң катлам укучыларга, шулай ук урта һәм өлкән яшьтәге мәктәп укучыларына тәгаенләнгән.