Барлык яңалыклар
Әдәбият
11 Май 2023, 22:15

Юлдагы күк күгәрчен (ХИКӘЯ)

Уйлап – уйлап та, уйларының очына чыга алмаган Тәскирә, аптырагач, эштән соң күрше авылга юл тотты. Мари авылы, барысы да булмаса да, белемче, бозымчы, күрәзәче бар араларында...

Юлдагы күк күгәрчен (ХИКӘЯ)
Юлдагы күк күгәрчен (ХИКӘЯ)

Нишләргә? Ни кылып карарга? Ул югалган биш тәңкәне кемнән күрергә? Болай да ач – ялангач ул өч баланың битенә – күзенә ябышыргамы? Нахак булса? Аллах сугар. Күрәзәчегә барса? Анда да,барма, башыңа бәла алма. Гөнаһ булыр...

Берсе үз улы Раяз, икенчесе энесенең улы Заһир һәм курше кызы Саҗидә. Аларга ишек ни, тишек ни, койма ни, капка ни. Һәрчак өчесе бергә. Һәрчак... Эш булсынмы, аш булсынмы, уен булсынмы. Ялгыз көн итүче Тәскирәнең уң куллары. Тәртипсез дә түгелләр үзләре, чаялыклары да бар. 10 – 12 яшьлек бу балалар сугыш елларының ачысын – төчесен татыган, колхоз эшенә дә катышалар. Балалыклары, шуклыклары белән өч өйне бер итеп, әвәрәдә киләләр.

Ачның хәлен тук белмәс, дигәндәй, әбисе белән генә көн күргән Саҗидәдән шикләнергәме? Колхоз эшеннән бушаганда, авыл халкына киндер күлмәк – ыштан тегеп, яшь кызларга бирнәлеккә кульяулыклар чигеп, төн йокламый җыйган акчасы иде шул Тәскирәнең. Бик кызганыч.

Саҗидәне күз алдына китерә дә имәнеп китә Тәскирә. Булмас ла. Ямаулы күлмәк – ыштанлы, тишек чабаталы бу кызны кызгана Тәскирә. Бер ара, бушагач, шул балага үзенең сандык төбендә яткан никах күлмәген бозып, кечерәйтеп кидерергә дә нияте юк түгел иде.

Раян белән Заһир аның янында баерак кыяфәтле әле. Сугышка киткәнче, колхоз рәисе булган ире юнәткән сатин күлмәк –ыштаннан алары. Бер кат кына булса да, гел кисәләр дә, бик тузмый әле. Инде өч – дурт җәй кияләр.

Уйлап – уйлап та, уйларының очына чыга алмаган Тәскирә, аптырагач, эштән соң күрше авылга юл тотты. Мари авылы, барысы да булмаса да, белемче, бозымчы, күрәзәче бар араларында. Шикләнеп, әллә ничә кешегә гөнаһлы булганчы, бер генә кешегә, бер генә тапкыр гөнаһлы булыр ичмасам. Үзенә... Аннан аллаһ тәгаләдән ярлыкавын сорар.

Сандугач атлы мари карчыгы үз итеп каршы алды. Гомер буе аларның авылларында көтүче булдылар, сыерларын көттеләр. Кечкенәдән белә аны Тәскирә. Явыз сихерче түгел Сандугач, әмма кирәксә, ярдәмнән баш тартмый. Югалган мал, шик төшкән угрылары һәрчак дөресенә чыга, мал табыла, угры ачыклана, диләр.

- Юлда килгәндә кемгә тап булдың, нинди киек – кош очрады, - дип сорады Сандугач.

Авыр, озын эш көненнән соң кем йөрсен инде урамда? Тәскирә хәтерләми иде. Киек – кошны да искә алмады.

- Булмый болай, - диде Сандугач. Иртәгә кояш чыкканчы кил. Юлыңны нык искә ал. Җиргә дә кара, күккә дә кара. Белер өчен генә шул әйбер белән бозым ясармын, белгәч, кире кайтарырмын. Гөнаһысы кирәкми.

Икенче көнне, бик арыган булса да, кабат шул авылга юл тотты Тәскирә. Бердәнбер күк күгәрчен очрады юлында. Талпынып –талпынып берүзе оча басу юлында. Әллә адашып калган шунда. Тургай кебек. Тик тургайлар биек оча шул, күгәрченгә анда менәргә...

Сандугач эшен эшләде дә, Тәскирәне өенә озатты. Белгәч, шул кешенең күк төсендәге әйберсен ал да, кире кил. Юкса, акылына зыян килүе бар, диде.

Юл буе аптырап кайтты Тәскирә. Саҗидәнең нинди күк киеме бар. Өстендәгесенең төсе җуелып беткән, өенә кереп төртенеп булмас, өстендәге киеменә дә ябышып булмый. Аллам сакласын, акылына зәгыйфьлек килә күрмәсен. Никләр барды инде ул Сандугач янына?! Әә, башындагы яулыгы күгелҗем иде бит Саҗидәнең. Юып элмәде микән. Киртә яныннан үткәндә күрде, юып элгән бит Саҗидә бар киемен.

Яулыкны тиз генә эләктерергә ниятләп, капкадан керергә уйласа, Шәмсия карчык комган тотып, тышта йөри. Булмады, өйдән урап чыгыйм да, аннары алырмын Саҗидәнең яулыгын. Шигең шуңа ныклап төшсен, дип бозгандыр Сандугач. Яулык та шуңа каршысына эленеп куелгандыр, шулай тиештер.

Өйалды баскычына җиткәч, өйдәге сәер тавышларга аптырап, кызу гына ишеген ачып җибәрсә, улы Раян, авызыннан селәгәйләрен агызып, ике кулын җилпи – җилпи, сәкедән түшәмгә ыргый, үзе гөлдер –гөлдер күгәрчен тавышы чыгара. Күзе – башы тонган.

Улыныкыннан да ныграк күзе - башы тонган Тәскирә улының күгелҗем төстәге күлмәген эләктерде дә, кире мари авылына йөгерде. Тыны – көне бетте. Эшләгән эшенә үкенеп бетә алмады. Тизрәк, тизрәк. Күгәрченнәр җимгә төшкәнче, диде бит Сандугач.

Басу юлында тагы күгәрченнәр очрады. Берәү генә түгел, төркемнәре белән иде бу юлы. Шул, барча халык яраткан, тынычлык билгесе булган күгәрченнәр дә бәхетсезлек китерә ала микәнни баласына. Юк, юк, алар түгел, Тәскирә үзе бит, үзе. Ярый әле, бераз булса да үз баласыннан да шикләнде. Шуңа кире кайтара торган бозым ясавын үтенде.

Хәер, Сандугач кешеләргә зыян салмый, диләр. Шулай да куркыныч, балаң шул көе калса. Әнә, күгәрченнәр инде җим эзлиләр. Сандугач җиңелчә генә тиргәп алды да, күгелҗем күлмәкне алып кереп китте.

- Карак үзе әйтер, ни өчен алганын, - диде. Кире кайтуына, Раян сәкедә ауный – ауный елый иде.

- Әни, гафу ит, мин алган идем акчаңны. Борчылгансындыр. Үземә түгел, Саҗидәгә иде. Базар көн барып, Саҗидәгә күлмәклек сайламакчы идек Заһир белән. Ярый эле кайттың. Акчаңны бирә алмый, үлә идем.

Бармак арасына кыстырылган бишлеген сузган улын кочып, Тәскирә елап җибәрде.

- Үлмисең инде улым, үлмисең. Акылың да китми.

Бераз тынычлангач, Тәскирә сандыгына юнәлде. Саҗидәне баштан – аяк яңадан киендерергә кирәк. Бардыр әле саклыклары.

Әнфисә Шәемова.

Илеш районы, Шәммәт авылы.

Читайте нас: