Әдәбият
9 Мая 2023, 05:51

Юлбасарлар таптый җиребезне, Ватан сугышына мин китәм...

Утлы еллар хатирәләре - шагыйрьләребез әсәрләрендә. 

pl.pinterest.compl.pinterest.com
Фото:pl.pinterest.com

Ант

Юлбасарлар таптый җиребезне,
Ватан сугышына мин китәм.
Менә — балам. Син әнкәсе аның,
Балабызны тотып ант итәм.

Синең өчен, шушы балам өчен,
Нәселем өчен, Туган ил өчен,
Мылтык тотып баскан җиремнән
Бер адым да артка чигенмәм...

Бәлки, соңгы тапкыр — күрештек,
Кочаклаштык, озак үбештек.
Сизә бала, карый күзләремә:
«Сакла безне!» — ди ул күңеленнән,
Ана күкрәгеннән суырып алган
Сөт тамчысы алсу иренендә.

Шушы балам өчен, синең өчен,
Нәселем өчен, Туган ил өчен,
Мылтык тотып баскан җиремнән
Бер адым да артка чигенмәм.

Фатих Кәрим.

Вәхшәт

(Пьесадан)

Алар... Алар җыйнап аналарны,
Балаларны кырга кудылар.
Казыттылар чокыр, ә үзләре
Читтән көлеп карап тордылар...

Ә аннан соң чокыр кырыена
Тезделәр дә хәлсез халыкны,
Зур борынлы, ямьсез бакыр күзле
Исрек майор өскә калыкты.

Көн яңгырлы иде... Берсен-берсе
Этә-төртә кургаш болытлар
Иелделәр җиргә...
Юк, бу көнне,
Бу көнне мин мәңге онытмам!

Үзем күрдем, үз күзләрем белән,
Үкереп акты ничек елгалар;
Балалар күк ничек үкси-үкси
Яшен түкте ярсып җир-ана.

Үзем күрдем, ничек моңлы кояш
Болыт аша җиргә сузылып,
Үксеп үпте үксез балаларын
Соңгы кабат кысып, суырып.

Нәфрәтеннән, йөрәк ачысыннан
Көзге урман шашып шаулады.
Ишетелде калын бер имәннең
Авыр сулап җиргә ауганы.

Яшь балалар, куркып, аналары
Итәгенә елап ябышты.
Мылтык тавышы кисте карт ананың
Йөрәгеннән чыккан каргышны.

Бер кечкенә бала, яфрак төсле
Калтыранып, төелеп яшенә,
Анасының итәк арасына
Бөдрә чәчле башын яшерә.

Ул сарыла шашкан анасына,
Нәни күңеле сизә, күрәсең!
— Аталар бит, әнием, яшер мине,
Әнием, бәгърем, килми үләсем!..

Ана, иелеп, ике кулы белән
Күтәрде дә җирдән баласын,
Күкрәгенә кысты һәм мылтыкка
Каршы тотты йөрәк парасын.

Бала кинәт аңа ыргытылды,
Ачы тавыш өзде йөрәкне:
— Мин яшисем килә, әнием, җибәр,
Әнием, җаным, бәгърем... кирәкми...

— Курыкма, балам, хәзер... хәзер бетә,
Йом күзеңне, күзең күрмәсен!
Түз, түз, балам... хәзер... авырттырмас та...
Палач тереләй җиргә күммәсен!..

Бала йомды күзен...
Ак муеныннан
Кызыл тасма төште, салынып.
Ауды җиргә бергә ике тормыш,
Бер-берсенә ябышып, сарылып.

Күк күкрәде кинәт, җил сызгырды,
Җир елады кысып тешләрен.
Нинди ачы бу яшь, нинди кайнар!..
Нишләдең . син, җирем, нишләдең?

Әйт син миңа, миллион еллар яшәп,
Син бакчалы, күлле, чәчәкле,
Күрдеңме тик бер кат үз гомреңдә
Мондый хурлык, мондый вәхшәтне?!

Күтәр, илем, хаклык байрагыңны
Буяп җирнең канлы яшенә,
Үлем булсын нуры, ана канын,
Бала канын эчкән вәхшигә!

 

Бүреләр

Кешеләр сугыша, кан коя,
Киселә меңнәрчә гомерләр.
Төн буе улашып якында
Иснәнеп йөриләр бүреләр.

Күпме кан, күпме яшь ат ите
Ялтырый бүренең күзләре.
Бит моны төн буе атышып,
Тураган кешеләр үзләре.

Бүреләр башлыгы карт бүре,
Исереп кешеләр канына
Йөргәндә, сискәнеп туктады
Бер авыр яралы янына.

Яралы ыңраша, саташа,
Каенга терәгән башкаен.
Кызганып егетне, җил белән
Тибрәнеп сыкрана ак каен.

Кызганып егетне, елыйлар
Миләүшә һәм лалә чәчәге.
Тәгәри үләнгә, чык түгел,
Гөлләрнең гөнаһсыз яшьләре.

Карт бүре егетне иснәде,
Аптырап күзенә карады.
Һәм кинәт нидәндер сискәнеп,
Бер читкә тайпылды яралы.

Яралының зәгыйфь сулышы
Бәрелде бүренең борнына.
Юк, бүре тимәде, сак кына
Борылып юнәлде юлына.

Таң белән килделәр кешеләр,
Күрделәр яралы егетне.
Яртылаш ул тайган исеннән,
Шулай да яшәве өмитле.

Кешеләр егетнең тәненә
Кыздырып шомполлар бастылар.
Туйганчы җәфалап, соңыннан
Ялгыз ак каенга астылар.

Кешеләр сугыша, кан коя.
Киселә меңнәрчә гомерләр.
Төн буе улашып якында
Иснәнеп йөриләр бүреләр.
Бүреләр, аһ... ләкин бүреләр
Бу кадәр үк ерткыч түгелләр.

М.Җәлил.

 

Солдатлар

Озатып, вокзаллар каршында

Маңгайдан үптеләр аналар.

Тузанлы юллардан үттеләр

Дөньяны күрмәгән балалар.

Балалар керделәр утларга,

Балалар сүз бирде тупларга.

Күпләре, төренеп шинельгә,

Калдылар еракта йокларга…

«Балалар, торыгыз, балалар,

Ашыгыз суына табында!..»

Ничә ел тормыйлар балалар

Иделдә һәм Дунай ярында…

Уятма, йокласын, син ана,

Айларны, елларны санап бар.

Йөрәктә һаман яшь, гел бала–

Кайтмаган солдатлар, солдатлар…

Ана ул йокламый, сабые

Юрганын ачса да уяна.

Аналар йөрәге шикелле,

Мәйданда Мәңгелек ут яна.

Аналар йөрәге шикелле

Ут яна, уйлана, талпына.

Аналар хәтере шикелле

Җил йөри курганнар артында…

Роберт Әхмәтҗанов. 

 

 

Саклап калыйк җирне!

Әгәр сугыш булса, яңадан да

Җир сыкраныр авыр ярадан.

Яшь егетләр китәр яу кырына,

Кайтмас өчен өйгә яңадан.

Әгәр сугыш булса, тагын ятим

Калыр безнең газиз аналар.

Күпме туйлар булмый калыр илдә,

Тумый калыр күпме балалар!

Без сугышны әле онытмадык,

Китмәс тә ул безнең күңелдән,

Чөнки анда, чөнки анда без дә ятып калдык,

Анда безнең кан да түгелгән.

Яклап калыйк җирне сугышлардан,

Саклап калыйк җирне үлемнән!

Әгәр сугыш булса, ул чагында

Читләп үтмәс үлем безне дә.

Каһәр суккан сугыш мәрхәмәтсез, —

Аямас ул беребезне дә!

Беребез дә теләмибез кабат

Сугыш утларына керергә.

Менә шуңа күрә кирәк безгә

Тынычлыкның кадерен белергә!

Роберт Миңнуллин. 

 

Сугыш

Беркем дә юк якын-тирәдә:

Үтереп китте сугыш һәммәсен, -

Апаларын, казны, әннәсен...

“Чү, елама, бәгырем”, - дияргә

Беркем дә юк якын-тирәдә.

 

Җирдә ята алар... дәшмичә...

Күлмәкләрен җилпи җил генә;

Битләренә кунган черкигә,

Чебенгә дә “көш!” дип әйтмичә,

Җирдә ята алар дәшмичә.

 

Ул инде күп елап карады:

“Эчәсем бик килә, әни, бик,

Өебезгә кайтыйк әле”, - дип,

“Корт тешли, - дип, - нәни апаны”, -

Ул инде күп елап карады.

 

Тагын бер кат эндәшә бала:

“Нәни апа, дәү апа, әйдә,

Тор әле, тор, башымны бәйлә:

Күлмәгемә кан тия, апа!”

Ә апалар дәшмиләр аңа.

 

Күзләренә йокы эленә.

“Ә йокларга ярамый әле:

Бүремедер сагалый аны,

Еланмыдыр куак төбендә...”

Күзләренә йокы эленә.

 

Килә менә төштә әбисе,

Табагачын тотып кулына:

“Кем тиде, - дип, - минем улыма?

Кай ананың явыз хәсисе?!” –

Һәм каядыр йөгерә әбисе.

 

Килеп чыга менә абыйсы! –

Ак күбеккә баткан айгырда!

“Син, энем, - ди, - бер дә кайгырма;

Мин аларны кырдым ярыйсы!” –

Һәм сугышка чаба абыйсы.

 

Ә беркем юк якын-тирәдә:

Үтереп киткән сугыш һәммәсен, -

Апаларын, казны, әннәсен...

“Чү, елама, бәгырем”, - дияргә

Беркем дә юк якын-тирәдә.

 

Ята алар җирдә дәшмичә,

Битләрендә йөргән кортка да,

Күзләренә кунган кошка да –

Берсенә дә “көш!” дип әйтмичә,

Җирдә ята алар дәшмичә.

 

Сугыш килеп китте бу җиргә,

Нәрсә күрсә, шуны яндырып.

Күмер, көл һәм үлек калдырып

Янган-көйгән таллар төбендә.

Сугыш килеп китте бу җиргә. 

Хәсән Туфан.

 

ӨЧЕНЧЕ КӨН ТОТАШ КАР ЯВА

Өченче көн җепшек кар ява,
Өченче көн тоташ, өченче көн
Әрни минем иске бер яра.
Өченче көн тоташ кар ява.

Тимер ярчык яра төбендә.
Тимер ярчык йөри тәнемдә.
Әйтерсең» карт гөнаһ иясе
Әйләнгәләп куя кабердә.
Шуңа күрә әрни ул яра:
Өченче көн тоташ кар ява.

Икебезгә тиде берьюлы
Бер минаның ике ярчыгы.
Берсе калды сержант Фоминда,
Икенчесе — минем тәнемдә.

Карлар эрер, җылы җил иссә,
Карлар китеп барыр, яз килсә;
Бәлки үчем кимер дошманга,
Тәнемдәге тимер эресә.
Унтугыз ел әрни ул яра,
Өченче көн тоташ кар ява.


Мостай Кәрим.

 

Ничек килер үлем

Көрәш куа утлы давыл бөркеп,
Үлем кайный тирә-ягымда.
Ничек килер үлем? Дигән сорау,
Һич килмәде минем башыма.

Шаян угы кургаш кисәгенең
Туры килсә минем йөрәккә,
Калган булыр идем авып шунда,
Ирешә алмыйча изге теләккә.

Явыз ачлык үзенең канлы кулын
Күп уйнатты минем тирәмдә,
Тимер чыбык белән уратылган
Хәтфә кебек яшел чирәмдә.

Үлеп калган булсам инде күптән,
Азык булыр идем кортларга,
Тоткын булып кабат килмәс идем,
Менә мондый салкын йортларга.

Хәзер үлем тагын басып тора,
Баш очымда кайрый хәнҗәрен,
Тик белә алмыйм, тешне кысып
Сыкрый-сыкрый, дуслар, үләрмен.

Китмәс ахры бер кат минем яннан
Шартлап тора һаман кичләрен.
Янгын чыгып, янып үләрменме?
Белмим инде, ничек үләрмен.

Гильотинмы кисәр газиз башны,
Искәртмәстән яки атарлар,
Ачлык белән буып үтерерләрме
Яки биек дарга асарлар.

Ничек килер үлем - белеп булмый,
Тик билгеле шунсы хәзергә;
Тынмас ахры мине алып китми
Үзе белән салкын кабергә.

Ни булса да горур үлем бит ул,,
Европаның урта өлешендә.
Мондый үлем - бәхет. Теләсә дә,
Тими әле бик күп кешегә.

Күпме кәгазь языла безнең хакта,
Бәлки кабат аны укырлар,
Иптәше өчен кеше корбан була,
Шундый инде безнең гасырлар.

Көрәш белән тудык, көрәш белән
Керәбез дә ахры кабергә.
Язган икән соңгы сулышыбызны
Илебез бәхете өчен бирергә.

Абдулла Алиш.

 

 

Читайте нас