Барлык яңалыклар
Әдәбият
5 Май 2023, 21:10

Хәерлегә булсын... (ХИКӘЯ)

Ә кодагый: "Килегез әле, әтәгез күрмәгәндә бераз капкалап алыйк, кодагый, син дә бер чәшке булса да чәй эчеп ал," - димәсенме!

ВКонтакте
Фото:ВКонтакте


Сәгыйдәнең кодасы картайган көнендә дингә керәм дип, чатакарма ябешкән бер карт. Анысы яхшы инде, никадәр дингә алдарак кереп китәсең, тәгълимәтләргә ярашлы яши башлыйсың, кылган гөнаһаларың да шулкадәр тизрәк ярлыкалана башлыйдыр. Кеше тәүбәгә килү бик хупланган эш. Кода тиешле кешесе үзенең хәләл җефетен дә, кызларын да аларның ризалыгын сорап тормый, үзе артыннан ияртте. Бик мәслихәт эш, әлбәттә, бик мәслихәт. Тик Сәгыйдә аларга барган саен бер нәрсәгә аптырый. Кодасының сүзен екмаска тырышкан кодагые аңардан качыртып кына дин кушмаган ризыкларны качыртып ашавын, кызларын да, әтиегез күрмәгәндә, ашагыз, дип кыставына таң кала. Әле менә соңгы тапкыр барган мәле ураза чорына туры килде. Кода көчләп дигәндәй, үз теләкләренә каршы микән, тегеләрдән ураза тоттырта башлаган. Сәгыйдә кодагые белән астабикәсе иркенләп сөйләшеп утырсын диптер инде, абзарга чыгып, озаклады. Ә кодагый: "Килегез әле, әтәгез күрмәгәндә бераз капкалап алыйк, кодагый, син дә бер чәшке булса да чәй эчеп ал," - димәсенме! Сәгыйдә уразасын бозалмаганын әйтеп, ачылган авызын бераз ябалмыйчарак, аптыраудан кыйшаеп киткән яңакларын үз урынына утырталмыйчарак торды. Кодагый картын алдыймы, үзенме дип, кайтып җиткәнче уеннан бу икейөзлелек күренеше чыкмады. Менә тагын бер хәбәр килеп җитте аңа. Дөресрәге, улы алып кайтты бу хәбәрне. Кода дингә кергәнче ничә еллар буе авылдагы кибетендә спирт саткан, эчкечелектән ярты авылларын теге дөньяга озатышырга булышкан әлеге кибет бинасында мәчет ачмакчы икән. Хәрәм сатылган, авылларындагы бердәнбер шул хәрәм ноктасы булган һәм көтәргә биреп торып, пенсияләре йә аналарының пенсияләре килгәч бурычларын җыеп алган, ялган аракы, фунфурикны шуннан ташып авылдашлары сәрхүш булып тегендә китеп барган шул бинаны мәчеткә әйләндерәм дип әйтүе турында ишетеп бөтенләй телсез калды Сәгыйдә. Андый мәчет булудан, булмавы артыграк түгелме соң? Хәрәм кергән шакшы җир, бина була түгелме соң... Белә торып та андый җиргә кеше барыр микән соң... Уйларның очы-кырыена чыгарлык түгел иде.
Кодагые көн уртасында уразада килеш, картыннан качып, утырып чәй эчкәне бер аптыратса, аракы саткан биналарын мәчет итү уе белән янып йөргән кодасы янә таң калдырды.
Кодагыеның әллә кайчан әйткән сүзләрен дә исәпли башлады боларга аптыраган Сәгыйдә. Үзе янында, әйе, Сәгыйдә янында сөйләгән сүзләрен, кода тиешле кеше ризасызлык белдереп, хатынын шелтәләгәч, тегесе: "Әпекәй, әйтмәдем менә, әпекәй," - дип күзен дә йоммый алдашуына шахит булган иде. Күз дә йоммый, әпекәйләп ант тотуы. Әпекәй дип, ант иткән бу кешенең, алдашуын Аллаһу ишетә, күреп тора бит инде... Барсын да күрә, ишетә... Хәерлегә булсын... 

Чыганак: "Яп-ялан аяк"

Автор: Миләүшә Әхмәтҗанова. 

Читайте нас: