Барлык яңалыклар
Әдәбият
3 Май 2023, 14:17

"Яшәү шәп!"

– Сәлам, Мәйсәрә апа! Ни хәлләрдәсез? Иртәнге якларда бер дә күренмисез. Син дә, Хәлим абзыкай да күренми. – Аругынабыз, Сәлимә күрше-кәем! Ару гына дисәм, хәтере калыр.

"Яшәү шәп!"
"Яшәү шәп!"

Чистый монау тапшырулар башыбызны бетерде. Элек рәхәтләнеп пешереп-кайнатып ашый-эчә идек, хәзер туңдырып ашарга куша Лина. Көн-төн сөйли торгач ышандырып бетерде бит халыкны. Менә миңа әйтсеннәр әле көндә “ну, малай чибәрсең!” дип. Ышанам. Малай түгелмен түгеллеккә, ә менә чибәрлегемә ышана-а-а-а-м. Ышандыргач ни.

– Кем Линасы ул, Мәйсәрә апа?
– Ния тиливизырдагы бер Лина инде. “Яшәү шәп!” тапшыруын бер төркем ирләр белән алып бара бит әле. Шуны сүлим ләсә.
– Әәә, Елена Малышеваны әйтәсең икән.
– Әйе, шул инде. Ирләренең берсе – күзлеклесе бар бит әле, кысыры, тьфү авызыңа төкерим, өйләнмәгән буйдагы ла. Ике як чигәсеннән җирән чәче әселенеп тора, түбәсен кояш теткәне, күз күрүен яхшырта, чәчне үстерә, файдасы күп, дип, кишер ашарга куша. Бәй, ир белән карыйбыз шул тапшыруны. Минем дивана ышанган. Бакчадагы кишерләрнең яртысы кояшка үрелеп, көпшәкләнеп беткәннәрен дә ашап бетерә язган. Күрәсеңме, әнә?
– Кишер түтәлегезнең эшен бетергән икән Хәлим абзый.
– Бетте, бетте эше түтәлнең, Сәлимә. Җәнәсе, кишер ашап күзе ачыла, чәче үсә. Үскән, ди, үсмәгәе. Кызып киттем дә әйттем: тиливизырдагы җирән башка хат яз, кишерен үзе ашасын. Ә синең яшь чагында күп хатын-кызның түшәгендә ятканың өчен чәчең коела, дидем. Бакчасына таякны бәрдем, әйгенәм.
– Синең дә бакчаң түгелмени, Мәйсәрә апа? Нигә таяк бәрәсең?
– Хи-хи-хи, күрше, Чәнчеп, суктырып әйтүемне шулай дим.
– Берәр әйбер әйттеме соң, абзыкай?
– Ю-ю-ю-к, бернәрсә дә әйтмәде алай. Китсәнә, китсәнә! Әнә бит, теге як бакчаның да кишерен кимерә башлаган. Яртысына җитә язган. Ашанып кына тора. Бер караганда, Линага рәхмәт димен. Ирне әйтәм, мәңге болай кишер җыярга чыкмас иде. Ятар иде, сөяркәсе – диваны белән.
Бәй беркөнне яхшы итеп мунча яктым. Теге “кырын төягәнрәк” иде. Нинди хәлдә булса да мунча керми, юынмый калмый алай. Мунчага бар, дидем. Ярар, ярар карчыккаем, дигән була. Безнең каен суы бармы? Шартлатып чабынгач, кинәнеп эчәрмен, ди. Эчәрсең, эчәрсең, дим. “Яшәү шәп!” Линасының киңәшләрен тыңлап, туңдырдым каен суларын да.
Пластик сөт шешәләренә тутырып, туңдыргычка куйдым. Үзеңә күпме кирәк, шулкадәрле ал, картлачкаем. Эссе мунчада “ә” дигәнче эрер, дим. Кинәнеп эчәрсең, димен. Китте мунчага теге салмыштин.
– Шуннан, шуннан, Мәйсәрә апа?
– Шуннан утырып шуган булды. Бабай артынча мунчага барып та кердем дә шуа да башладым. Чын мәгәр. Басам шуам, басам шуам, шуам басам, шуам-басам.
– Кит инде Мәйсәрә апа, уйнап сөйләшмә әле. Кыш булса ышаныр идем инде. Мунча ишеген ачып куйган да идәне бозланган дип уйлар идем. Җәй бит, күрше.
– Менә инде ышанмыйсың. Ышана күр. Юкны сүләмим. Булганын дөрес итеп сүләсәм дә әле. Кырын төягән карт, мунчага туңдыргычтан каен суы, дип, ак май тутырылган шешәне алып киткән бит әйгенәм. Туңгач, алар барысы да бертөрлегә әйләнә шул. Теге туң шешәне кайнар суга салган, малайкаем. Исерек баш эссе мунчада тагын да исерә төшкәндер, ахры. Туң башкаем бүтилкәне суга салуын оныткан. Литр ярымлык туң майкаем кайнар суга чыдый алмыйча, кап уртага “шарт” кына ярылган. Исерек баш майлы су белән коенып чыккан, күршегенәм.
– ?
– Ул табаклар, ул чүмечләр, ул мунча идәнкәе, Хәлимкәем, май гына менә! Савыт-саба юа торган ике литрлы “Фири” белән башта картымны, аннары чак мунчаны юып бетердем. Теге Линаны винауат чутлый. Ул туңдырырга өндәмәсә, бу хәлгә төшмәс идек, ди. Дөрес әйтә картлачкаем, “Яшәү шәп!” Линасы гына хараплар итте безне, “туң” Лина гына.

Резеда ШАКИРОВА.

Читайте нас: