Барлык яңалыклар
Әдәбият
18 апрель 2023, 21:49

Йөрәгең кайда? (ХИКӘЯ)

Җәмилә үтеп китүгә, капкадан тиз генә өч кеше чыгып, аның өстенә җәймә капладылар, авызын томалап, аркан шикелле юан бау белән уратып алдылар һәм, күрше йорт рәшәткәсенә бәйләнгән җигүле ат арбасына төртеп аударып, чаптырып китеп тә бардылар.

ok.ru
Фото:ok.ru

Мәктәпне тәмамлагач кая барырга дигән сорауның Газинур алдында беркайчан да торганы булмады. Беркая да китәргә җыенмады ул. Ә нәрсәгә каядыр китәргә?!

Аңа туган авылында да бик рәхәт. Әнә ул, Үшнәнең текә яры өстендәге өч нарат артыннан сызылып ата торган алсу таңнарны, язын башта умырзаялары, аннары хуш исле ландышлары, ромашкалары, кыңгырау чәчәкләре белән, җәен исә җиләк-бөрлегәннәре белән сөендерә торган "Челән сазлыгын", авылдан кул сузымы гына гына булган, чикләвекле-гөмбәле, аланнары билдән печәнле "Алпавыт урманын" тагы кайларга барып табарсың?! Аннары, Газинур ул хайваннарны бик ярата, аларны караудан, тәрбияләүдән тәм таба. Көннәр буе шул сөтлебикәләр белән сөйләшеп, булашып йөрер иде. Иң сөекле дуслары - үз хуҗалыгында асраган "Чаптар" кушаматлы аты да, артыннан гел теркелдәп чабып йөри торган "Сарбае". Шул "Чаптар"ында елның елында Сабантуйларында беренче килә торган авылның иң оста җайдак егете Газинур. Шуңа күрә яшь тайларны өйрәтергә дә аңа гына ышанып тапшыралар. Аларны кемгә калдырып китсен ул?! Юк инде, Газинур кебек егеткә авылда да эш бетмәгән. Шуңа күрә, мәктәпне тәмамлагач та, туры фермага эшкә килде ул. Кышын мал караучы булып эшләсә, җәйләрендә көтү көтәргә алынды. Авылның Түбән оч урамын чыгып бераз баргач, Үшнә елгасын ике яклап каймалап алган бик матур әрәмәлек бар. Әрәмәлек башланган җирдә Үшнә яры текә ерганаклар белән яргаланган. Ерганаклар эчендә саф сулы чишмәләр тибеп чыккан. Авыл халкы шул чишмәләрнең иң тәмле сулысына, иң шифалысына, Тирән чишмәгә суга йөри. Текә ярдан төшеп менеп йөрергә читен булганлыктан, Тирән чишмәнең суын алырга сиртмәле кое көйләп куйганнар. Чибәр кызый Җәмилә белән әнә шул кое дуслаштырды аларны. Газинурга ул вакытта 19, ә Җәмиләгә 13 кенә яшь иде. Сиртмәле коедан су алырга читенрәк булганга, бала-чага суга килсә, ерганактан бераз аскарак төшеп, улаклы Заһир чишмәсеннән су ала, көянтә-чиләгенә керләрен тутырып килгән апалар да керләрен шул чишмәгә төшеп чайкыйлар. Үсмер кызлар, Тирән чишмәдән су ала ала башласалар, үзләрен җиткән кызга саный башлыйлар. Менә Җәмилә дә бүген сиртмәле коега су алырга килгән. Әмма коеның сиртмәсе әлегә кызны яшьсенә, ахры, һич кенә дә буйсынырга, чиләген чишмәгә чумдырып, шифалы су алып бирергә ашыкмый.

Үшнәнең теге як ярында җәйләү урнашкан. Малларны төшлеккә бирегә алып килә Газинур. Сөтбикәләрен турылыклы Сарбаена тапшыра да, ярты чакрым тирәсе арырак булган күпердән әйләнеп йөрмичә, литр ярым сыешлы ике флягасын биленә бәйләп, Үшнә аша йөзеп кенә, бу якка су алырга чыга. Гадәттә ул кое янына кадәр менеп йөрми, суны астагырак чишмәләрдән генә ала торган иде. Бүген, Тирән чишмәдән су алырга азапланучы Җәмиләне күреп алды да, кызга ярдәм итәргә теләп, кое янына менде. Әмма кызый, аны күреп алуга, кызарынып тизрәк көянтәсен иңенә салды, чиләкләрен эләктерә башлады.

- Кая ашыгасың, Җәмилә, чиләкләрең буш бит әле,"- дип шаяртты Газинур.

- Әй лә, моннан читен икән. Заһирдан гына алам инде.

- Читен түгел! Җаен гына белергә кирәк аның. Кил, үзем өйрәтәм.

Менә шулай дуслашканнар иде алар. Үз әнисеннән биш яшендә үк калып, үги әни кулында үскән, үзен гел әрләгәннәренә, гел орышып торуларына күнеккән кыз өчен, Газинур абыйсының якын итеп сөйләшүе, "дускаем" дип дәшүләре бик рәхәт тоела иде. Аның, матурлардан булмаса да, ягымлы, якты йөзе, ипле-шаян сүзләре Җәмиләнең җанына сары май булып ягылды. Кыз көн дә төшлектә Тирән чишмәгә суга йөрергә гадәтләнеп китте. Сиртмәле кое янында көянтә-чиләкләрен калдыра да, я чәчәк җыярга, я җиләк капкаларга әрәмәлеккә кереп китә. Газинур да, Үшнәне йөзеп чыгып, бу яктагы әрәмәлектә җиләк яки чәчәк җыеп йөри. Тик ул үзе өчен түгел, ә Җәмилә өчен җыя. Кыз аны күрүгә "Газинур абы-ый!" дип кочаклап ала. Аннары, сөенә-сөенә, егет учындагы җиләкләрне берәмтекләп алып ашый. Газинурга да бик рәхәт бу сөйкемле кыз янында. Моңарчы әле аны болай итеп якын иткән, яраткан кеше юк иде. Дөрес, әлегә ул аңа бала-чага итеп кенә карый, кыз белән ниндидер гыйшык-мыйшык турында күңеленә дә кертми.

Көзен Газинурга армиягә китәргә повестка килеп төште. Моны белгәч, Җәмилә аны кочаклап елады:

- Син киткәч нишләрмен инде мин, Газинур абый?!

Әмма Газинурны армиягә алмадылар. Ул ялгыз әнисенә бердәнбер ул булып, җитмәсә, әнисе авыру да иде. Егет фермада эшләп, Җәмилә мәктәптә укып йөрделәр. Күрешеп сөйләшергә көн дә җай табарга тырыштылар, дуслыклары көннән-көн ныгый барды. Сиздермичә генә ел арты ел үтте. Бу дуслыкның акрынлап тирән, саф мәхәббәткә әверелгәнен үзләре дә сизми калдылар. Җәмилә инде югары классларда укый, җәй айларында алмаш савымчы булып та эшли иде. Әрәмәлектәге алар очраша торган урында үскән яшь туйра бу сөюнең, беренче үбешүләрнең шаһиты булды. Яратуын беренче булып Җәмилә әйтте:

- Яратам бит мин сине, Газинур абый! Үлеп яратам! - дип егетне кочаклап алды ул. Әмма элеккечә, гадәти генә итеп түгел, муенына сарылып кочаклады. - Газинуры-ым!

Кайнар сулыш егетнең муенын өтеп алгандай итте. Кызның битләреннән үбә-үбә:

- Мин дә сине бик яратам, Җәмиләкәем! Синнән башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм. Шәһәргә китмәсәң, син укуыңны тәмамлауга өйләнешер идек,"- дип пышылдады. Вәгъдә билгесе булып иреннәр кушылды.

Тик Җәмиләнең язмышын үги ана үзенчә хәл иткән иде. Инде узган ел ук ул аны, хатыны бала тапканда үлеп киткән тол иргә, җирән Мөнипкә ышандырып куйды. Җәмиләнең унсигезе тулганын гына көттеләр. Көннәрдән бер көнне аларга, апасы Газәлияне ияртеп, җирән Мөнип үзе килеп керде. Җәмилә әле берни дә белми иде, минем башымны ашарга киләдер болар, дигән уй исенә дә кереп чыкмады. Бүген көне дә бик матур, иртәдән күп итеп керләр уды ул, аннан ялт итеп идәннәрне юып чыгарды. Мөнипләр өйгә үтүгә кыз, күләгәгә куелган кер тулы чиләкләрен көянтәсенә элде дә, чишмә буена ашыкты. Чишмә буенда аны Газинуры көтә! Әй, дөнъя, белеп-күреп кал, бүген аларның иң бәхетле көне, бүген алар туй хакында сөйләшәчәкләр!

Кочагы белән кыр чәчәкләре җыйган Газинур аны, гадәттәгечә, яшь туйра янында каршы алды. "Алсу йөзем, шомырт күзем, җан сөйгәнем син генә" дип көйләп, чәчәкләрне кызга сузды да, шул чәчәкләре белән бергә кочып та алды. Бер мәл көлешеп-үбешеп алдылар да, тынып калдылар. Алда сөйләшергә тиешле җитди сүз һәр икесеннән җитдилек таләп итә иде.

- Әллә нишләп җаным тыныч түгел, Газинурым!- диде кыз, егетнең иңенә сыенып. - Бер төрле күңелем куркып тора. Ниндидер хәл булыр да, бәхетебез юкка чыгар кебек.

- Әй, матурым, кияүгә чыгарга йөргәндә йөрәгенә мүк үскән кызларның гына җаны тыныч буладыр инде ул! Бер дә хафаланма, бар да әйбәт булыр. Иртәгә үк әни белән әтиләреңнән синең кулыңны сорарга киләбез.

Үги әнисе Зөлхәбирә, кер чайкап кайтып килүче Җәмиләне гомер булмаганча, май кояшы кебек елмаеп каршы алды.

- Әйдә, кызым, тиз генә керләреңне эл дә, бергәләп чәйләп алырбыз. Әтиең дә өйдә. Коймак та изгән идем, хәзер чыжлатып алам.

Җәмилә шаккатты. Мондый ягымлы сүзләрне әнисе үлгәннән бирле ишеткәне юк иде аның өйләрендә. Әтисе бик йомшак кеше дә, хатыны сүзеннән бер дә уза алмый шул.

Табын янында да үгие үтә ягымлы булып кыланды. "Әйдә, кызым, кайнар коймактан җитеш әле,"- дип, кунак сыйлагандай сыйлады, конфет салынган вазаны аның алдынарак этеп куйды. Бу хәлләрнең тикмәгә генә түгеллеген сизенеп, кызның эче өшеп китте.

- Газәлия апаң белән Мөнип абыең килгәннәр иде бүген, кызым,- дип, төп сүзгә күчте Зөлхәбирә. - Сине бә-ә-әк ошатып йөриләр икән! Кулыңны сорарга килгәннәр.

Аңлашы-ылды-ы! Юкәдә икән чикләвек! Юк инде, Җәмилә Газинурыннан башка беркемгә чыгарга да риза булмаячак! Аның йөрәге биш ел инде Газинур дип тибә. Сәер, ә кемгә дип сорап килделәр икән соң? Аларның өйләнердәй егетләре юк бит.

- Мөнип абыең бә-әк яхшы кеше, кызым,- дип сүзен дәвам итте үгие. -Үзең күреп торасың, йорт-җире авылда бер. Эше төшемле, акчаны көрәп ала. Ил-күз алдында абруйлы кеше. Җәмилә фермаларда эшләп чиләнмәс, өйдә генә торыр иде, ди. Ашаганы бал да май, кигәне атлас та ефәк булыр иде, ди. Балалары булса ни; менә мин, баласы бар дип тормадым, әтиеңә килдем бит әле. Кызы ятим үсмәсен, аңа әни кирәк, дип уйладым.

Ничек?! Мөнип абыйның үзенә сорап килгәннәрме?! Тузга язмаганны!

- Сез нәрсә, әти, әни?! Мөнип абый миңа әти шикелле кеше бит инде ул! Аның балалары да миннән аз гына яшьрәк бит, нинди әни була алыйм мин аларга?! - Җәмилә соң чиктә гаҗәпләнгән иде. - Аннары, минем сөйгән егетем бар. Иртәгә ул, әнисе белән, минем кулымны сорарга киләчәк.

- Нәрсә?! Сәмига малае көтүче Газинурга чыгарга җыенасыңмы әллә? Әллә шул хәерчеләрне бусагамнан атлатыр дип көтәсеңме? Менә, яхшылабрак иснә, нәрсә исе килә?! - ул бөрешеп калган кызның борын төбенә саллы йодрыгын терәде. Җәмилә, гаҗизләнеп, әтисенә карады. Әмма әтисе, гадәттәгечә, хатыныннан узып үз сүзен әйтә алмады, башын иеп, тамагын кыргалап кына утырды.

Җәмиләне дә, Зөлхәбирәне дә бу төндә йокы алмады. Һәркайсының башында иртәгесе көнгә үз планы өлгерде. Җәмилә иртәгә иртәнге савымга баргач та Газинурны күреп сөйләшергә һәм кичекмәстән ябышып чыгарга дип уйласа, Зөлхәбирә таң беленә башлагач та барып, Мөнипне кисәтергә ашыкты. Кызны ферма юлындагы аулак тыкрыкта, иске буш йортның капкасы артына яшеренеп, сагалап көтеп тордылар. Җәмилә үтеп китүгә, капкадан тиз генә өч кеше чыгып, аның өстенә җәймә капладылар, авызын томалап, аркан шикелле юан бау белән уратып алдылар һәм, күрше йорт рәшәткәсенә бәйләнгән җигүле ат арбасына төртеп аударып, чаптырып китеп тә бардылар. Калганы бар да начар төштә күргән кебек булды. Җәймә-баулардан азат ителгәндә кыз инде Мөнипләрнең ак келәтләрендә, карават өстендә утыра, каршысындагы урындыкта исә бик канәгать кыяфәттә ыржаеп, җирән Мөнип үзе җәелеп утыра иде.

- Дубра пужалуват, Җәмиләкәй, - дип хихылдады ул. - Бүгеннән, алла боерса, биредә хуҗабикә булырсың.

Җәмилә яшен ташыдай ишеккә атылды. Әмма калын имән ишек бирешмәде.

- Мөнип абый, харап итмә, зинһар җибәр мине! Өстеңә гөнаһ алма!

Тик кызның ачыргаланып елау-ялварулары Мөнипкә тәэсир итмәде, ул ач бүредәй аңа ташланып, башта караватка таба сугып очырды, аннан өстендәге киемнәрен умырып кына ертып җибәрде. Тупаслык, вәхшилек белән үз дигәненә ирешкәч: "Менә, кызый, теләсәң, Газинурыңа китә аласың, түлке, ха-ха, кирәк булырсың микән аңа хәзер!"- дип хахылдады.

Җәмилә, тешен кысып булса да, язмышына буйсынды. Тормышы гына тормыш булмады. Мөнипнең байлыгына нинди хуҗабикә булу, биредә ул бернинди хокуксыз кол хәлендә иде. Дөрес, Мөнип аны чыннан да фермада эшләтмәде. Ләкин зур хуҗалыктагы эш ачы таңнан кара төнгә кадәр җитәрлек иде. Җәмиләне эше куркытмады анысы: ярсый-ярсый эшләгәндә ачы язмышы хет беркадәр онытылып тора иде. Аның каравы, төннәрне коты очып каршы алды: тагы шул сөйкемсез Мөнипнең тупас кочагында изеләсен уйлап, үләселәре килә башлый иде. Газинуры бер генә минутларга да күңеленнән китмәде.

- Җитте, артык болай яшәп булмый, болай яшәгәнче үлгәнең артык,"- дип көн дә үз-үзенә тәкърарлый торгач, ниһаять, ул ничек тә җаен табып, Газинур белән күрешеп сөйләшергә, әгәр дә инде ул сафлыгын югалткан кыз белән тормышын бәйләргә теләмәсә, Үшнәгә ташланырга дигән тәвәккәл фикергә килде.

Мөнипнең ишек алдында үз коесы булып, Тирән Чишмәгә чәй суына гына йөриләр. Анда да Мөнип Җәмиләгә барырга рөхсәт итми, чишмәгә, кечкенә алмалы чиләкләрен бизәкле матур көянтәсенә элеп, Мөнипнең үз кызы йөри иде. Әмма бүген, иренең иртән үк шәһәргә чыгып китүеннән файдаланып, Җәмилә чишмә суына үзе китте. Сиртмәле кое янында беркем дә юк иде. Көянтә-чиләкләрен элеккечә шунда куеп калдырды да, әрәмәлеккә кереп китте. Аяклары аны, үзләреннән-үзләре, алар очраша торган туйра янына алып килделәр дә, кисәк кенә шып итеп туктап калдылар. Агач артында... кемдер бар иде! Борылып йөгермәкче булды, әмма колагына, калтыранып чыккан ягымлы сүзләр килеп җитте:

- Килдеңме, Җәмиләм. Хәлләрең ничек?

- Газинур?! Газинурым! - Сөйгәненең кочагына ничек атылып кергәнен Җәмилә сизми дә калды. Кирәк бит! Алдан сөйләшеп куйсаң да, бу кадәр туры килмәс иде. - Бүтән түзәр хәлем калмады. Аның хатыны булып яшәгәнче, үлгәнем мең артык! Тәннәремне борып-борып чеметә, күгәрмәгән җирем калмады инде!

Яшь хатын, җиңнәрен сызганып, егеткә күгәргән беләкләрен күрсәтте. Газинур исә, ул нәзек беләкләрне назлап үбә башлады:

- Ә мин сине гел көттем, Җәмиләм! Бер генә көннәргә дә исемнән чыгып тормадың. Синең хакка мин авылдан китәргә дә риза. Ничек тә кушылу чарасын табыйк!

- Мәхәббәтемнән чукракланганмын ахры мин, бәгърем, йөрәгеңнең типкәнен ишетмим, - дип көлеп куйды егетенең күкрәгенә сыенган кыз.

Яшьләр авылдан качарга дип план кордылар. Ләкин авыл җирендә яшертен генә эш йөртеп буламы соң? Мөнип аларны үзенең энеләре белән автобус тукталышында куып тота. Тигезсез бәрелештә Газинурның аркасына пычак кадыйлар. Фаҗига урынына килеп җиткән табиблар шакката:

- Ничек үлмәгән ул?! Нәкъ йөрәгенә кадаганнар бит!

Ашыгыч операция кирәк булганлыктан, Газинурны башкала хастаханәсенә үк алып китәләр. Юл ерак, исән-сау алып барып җиткерәселәренә ышанмыйлар табиблар. Тик егет бирешми. Авыруны кабул итеп алган хирург үз күзләренә үзе ышанмый:

- Пычак йөрәк аша үтеп чыккан, ә пульс бар! Болай була алмый бит инде, могҗиза ич бу!!!

Егетне операция өстәленә салалар. Яраны ачкач хирургның кулыннан скальпеле төшеп китә.

- Мөмкин түгел, нәрсә соң бу?! - ди ул, соң дәрәҗәдә гаҗәпләнеп. - Соң... бу... бу ашказаны бит! Йөрәге кайда соң моның, шайтан алгыры!

Газинурның йөрәге корсагында, ашказаны урынында булып чыга. Шундый аномалияле булса да, ул үзен яхшы хис иткән. Дөрес, йөгергән чакларда яки атта чапканда ул йөрәгенең корсагында типкәнен сизгән, ләкин моны нормаль хәл дип санаган. Ә бу очракта организмының үзенчәлеге аны үлемнән алып калды. Җәмилә, кулга алынган ире белән аерылышып, алар Газинуры белән кушылдылар. Авылда калып, берсе көтүче, икенчесе сыер савучы булып эшләп, чөкердәшеп-җырлашып яшиләр. Өйләреннән бәхетле көлешү, шаян сүз өзелми. Бу авылга килеп чыксагыз, аларны шунда ук танырсыз. Ат арбасына бер көтү бала төягән (үзенеке өчәү, күршеләрнеке бишәү), арба артыннан эте теркелдәп барган, ә үзе "киң болында яшел үлән, Үшнәбездә тәмле су,"- дип җырлап барган кешене күрсәгез, бу әлбәттә, Газинур булыр. Чәчәкле алъяпкычына кулларын сөртә-сөртә капка төбенә чыгып баскан чибәр хатын - Җәмилә. Ашын өлгертеп, ирен, балаларын каршы алырга чыгуы.

P.S. Тән төзелешенең мондый аномалиясе органнарның транспозициясе дип атала икән. Мәсәлән, кайбер кешеләрнең йөрәк уң якта, бавыр сул якта булгалый. Аппендикс (сукыр эчәк) сул якта урнашкан кешеләр дә бар. 

Автор: Зөлфия Мансур. 

Чыганак: "Теләче-информ" 

Читайте нас: