Барлык яңалыклар
Әдәбият
6 апрель 2023, 11:50

Үзе әзерләп калдырган соңгы кулъязма

Казанда Роберт Миңнуллинның “Мәхәббәтле көзләрем” китабын тәкъдим иттеләр.

Үзе әзерләп калдырган соңгы кулъязма
Үзе әзерләп калдырган соңгы кулъязма

Казанда Роберт Миңнуллинның “Мәхәббәтле көзләрем” китабын тәкъдим иттеләр.

 

Казанда Роберт Миңнуллинның “Мәхәббәтле көзләрем” дип исемләнгән яңа китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Китапта шагыйрьнең басылып өлгермәгән яңа шигырьләре һәм элегрәк язылган сайланма әсәрләре урын алган.

–  Бүген шатлыклы да, шул ук вакытта сагышлы да көн. Халык шагыйребезнең, остазыбызның, дустыбызның җыентыгы дөнья күрде. Бу гади генә җыентык түгел, Роберт абый үз куллары белән әзерләп калдырган соңгы басма. Ул ничек бар, шулай итеп басылды. Бик саллы, якты, җылы җыентык булып чыкты. Роберт абый һәрвакыт безнең күңелдә. Аның әйткән сүзләре, язган әсәрләре, елмаюы, шаярулары һәрвакыт безнең белән, — диде Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире, шагыйрь Ленар Шәех.

Роберт Миңнуллинның тормыш иптәше Клара Миңнуллина китапның бастырылуы шагыйрьнең туган көненә зур бүләк булуын әйтте.

– Быел Робертның китүенә 3 ел булды.  Әле кичә генә шикелле. 1 августта аның туган көне. Үзе исән булса, 75 еллык юбилеен зурлап уздырыр иде. Әлеге китапның чыгуы аның юбилеена беренче бүләк булды. Робертның бу китапны ничек әзерләгәне әле дә исемдә. 700 битлек саллы китап булып чыгар дип уйламагандыр да ул. Кызганыч, үзе күрә алмады. Китап электрон вариантта да чыкты. Дөресен әйтергә кирәк, мин аны чын китап дип күз алдына китерә алмадым. Китап – ул тере организм шикелле. Шуңа кәгазь вариантта чыгуын бик көттем, — ди Клара ханым.

"Күз яшьләрсез укып булмый!"

“Мәхәббәтле көзләрем” китабы турында Клара Миңнуллина әнә шулай диде.

 

"Әлеге «Мәхәббәтле көзләрем» дип аталган китапта Роберт Миннуллинның әле ташка басылып өлгермәгән яңа шигырьләре һәм элегрәк язылган сайланмалары урын алды. Чыннан да, биниһая зур иҗат! Әле бу – зур тауның бер өлеше генә. Татар әдәбияты классикасын тәшкил иткән балалар шигырьләре, татар эстрадасының алтын фондына кергән җырлары, туры сүзле һәм объектив фикерле публицистик һәм әдәби-тәнкыйть мәкаләләре, тәрҗемәләре һ. б… Саный китсәң, әдипнең иҗат канатлары күп. Иҗаты чын бриллиант кебек: кайсы яктан карасаң да, үзенә күрә бер матурлык, яктылык белән балкый, күңелгә көрлек, җылылык бирә, дәрт өсти.

Роберт абыйның рухы шат, иҗаты мәңгелек булсын!"

Ленар Шәех.

Теләсә нишләсеннәр…

Иҗат кешеләренә гомумән дә таләпләр куярга ярамый!

И. Бәдретдинова, җырчы

 
Җырчыларга таләп куймыйк!
Теләсә нишләсеннәр:
Җырлыйм диеп шыңшысыннар,
Ат булып кешнәсеннәр!
 
 
Чишенсеннәр, күрсәтсеннәр
Алларын һәм артларын.
Һич югында, шулай итеп
Күтәрсеннәр хакларын…
 
 
Тамашачыга ошагач,
Туйганчы кылансыннар.
Үзләрен, әйдә, җырчы дип,
Йолдыз дип уйласыннар…
 
 
Туйганчы дураклансыннар,
Туйганчы котырсыннар!
Концертка килгән мескеннәр
Кул чабып утырсыннар…
 
 
Җырчыларга таләп куймыйк,
Ни генә уйласаң да…
Чөнки бер файдасы да юк,
Куйсаң да, куймасаң да…
 
15.08.2017

 

Фото: вконтакте24.рф,saba-rt.ru

iknigi.net

 Чыганак: Ватаным Татарстан.

Үзе әзерләп калдырган соңгы кулъязма
Үзе әзерләп калдырган соңгы кулъязма
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: