Барлык яңалыклар
Әдәбият
4 апрель 2023, 22:37

Мамык шәл (ХИКӘЯ)

Итекченең итеге булмый дигәндәй, Кәримәнең дә шәле булмады.

livemaster.ru
Фото:livemaster.ru

Итекченең итеге булмый дигәндәй, Кәримәнең дә шәле булмады. Әнисе аның оста шәл бәйләүче иде. Мамык кәҗәләрен дә күз алмасы кебек саклады. Азыкка кытлык елларны да ике кәҗәдән дә ким калдырмады һәм шушы затлы маллары өчен тәмлерәк, туклыклырак ашаргасы һәрчак запасында була иде. Икенче кышка май аенда ук әзерләнә башлый иде кадерле анасы. Май башыннан кечерткәнне миллек итеп бәйләп, кәштә-кәштә киптерергә элсенме. Тал яфракларын киптерсенме. Юкә миллек кисеп, бәйләп әзерләп куйсынмы... Шул яфраклар печәнгә дә, саламга да ырамлы итте. Витамин да булган инде мамык бикәләренә. Вак бәрәңгене тавыгына кысып кына бирсә бирде, тик кәҗәләреннән жәлләмәде. Ашка әрчегән бәрәңге кабыкларын да, тәмле ашлы суын да йөгертеп шуларга чыгарып бирер иде. Саулык кәҗәнең мамыгы атасыныкыннан аерылганга, саулык бәрәннәрен арттырырга тырышты. Тәкә мамыгының кыллырак булуын яратып бетермәде, сатып алучылар бу турыда хәбәрдар булмаса да, һәр шәлне үзенә бәйләгән кебек итеп, күз нурларын түгеп, җентекләп бәйләр иде. Кәримәнең анасы бәйләгән шәлләр данлыклы иде шул. Юрган кебек үзләре зур, үзе җиңел, үзе салкын үткәрмәс "числы" шәлләренә чират торалар иде. Хәллерәк кешеләр йә хатынына, йә кызларына бүләк итеп алып бирергә бик тә кызышты аның шәлләренә. Авылларында да бәйләүчеләр булды, бар иде шәл осталары, тик алар саталмый аптыраганда, Кәбирә апаныкына кул да тими калды. Үзе артык масаеп, мактанмаса да, чөнки беләләр, Кәбирә бәйләгән шәл эләксә, гомереңә җитәрлек булганын. Ә шулай да, бу шөгыльне аңлаган кешеләр, сатып алырга килгәч, сокланып йөзек аша үткәреп тә карыйлар иде әлеге затлы әйберне. Кәримәнең әнисе елмаеп кына карап тора иде бу мизгелне. Ул тыныч. Чөнки белә, сыйфатлы, җанын биреп бәйләнгән. Хафаланырга урын юк. Сыйфатлы эш вакытны да ярыйсы гына ала шул. Шәленең телләре Кәбирәдә генә була торган бизәкле. Юрган кадәр олы шәлдә бер генә дә күз төшеп калмаган...


Тол хатын Кәбирәнең кызы һәм малае гына. Балаларының ирен сугышта фашист йоткач, әнә шулай бармак көчләре белән дөньясын үзе көтте. Балаларын берүзе аякка бастырды. Әлеге шөгыле дә бик ярдәи итте. Тик көн дә шәл сатып булмый шул. Андый рәхәт көннәр сирәк була... Менә Кәримәсе кул арасына керә башлагач, күзләре ачыла төште инде ананың. Бармаклары нәззәкатьле бәйләм өчен генә диярсең, кызының үзе янында энә тотып, күз җыярга тырышуы, игътибарлы булуы на күзләр тимәсен дип карады. Куллары килешеп тора. Анасының сабакларын тиз отып ала торган тырыш кыз булса, үзеннән калышмас дип уйлады. Кәримә әнисенең мамык тарый торган агач тешле таракларын барлый башлауга, кәҗәдән йомшак мамык болыты кебек учламнар алып керәсен аңлый. Үзе дә бикәләрне сыйпап яратып тора. Бу эшне аткарыр алдыннан һәр нечкәлекне саклап, алтын-көмеш тарагандай тотына әнисе. Көр малның гына мамыгы тиешле вакытында куба һәм сыйфатлы була. Таңнан ук күршедәге ятим корткага сәдакасын да кертеп бирә анасы. Шуннан соң кич утырып мамыкны аялаулар башлана. Анасының аясы да кадерләнеп төрелеп кенә куелган. Бала-чага кулы җитмәслек урында саклана ул. Мамыкны эрләр алдыннан оек сүтелә. Яп-яңа оеклар. Әнисенең андый яңа оекны кигәне булды микән әле. Шуларны кибеттән кадерләп алып җыйган була инде ул акчасы арткан саен. Башкалар кебек кәтүк җебе кушып эрләсәң, мамык киселә икәнен дә, шәл тиз тузачак, мамыклары тиз коелып бетәчәк икәнен дә Кәримә үсә-үсә әнисеннән белде. Энесе Кәрим дә йомгакка чорнарга булышкан була... Менә берзаман шәл энәсенә күзләр җыя башлый анасы. Тик моңа тотынганчы ул:


- Бар, кызым, тышка чык та йөгереп кер коралайдай җиңел генә итеп. Мин синнән ни күрдең дип сорармын. Син, очып барган кош күрдем дип, әйтерсең. Җиңел итеп тиз бәйләнсен. Бәйлисе килеп бәйләнсен шәлебез. - ди.
Инде башка вакытларда Кәримә үзе торып йөгерә, әйткәнне дә көтми. Энесе Кәримне никтер чыгармый әнисе. Кыз кеше чыксын дигән була.
- Әни, башка нәрсә күрдем дисәң ярамыймы? - дип сорый иде Кәримә, балалык кызыксынуы белән.
- Ярамый. Очып барган кош кебек тиз бәйләнсен. Таш күрдем дисәләр, бәйләм бүленә, озак бәйләнә. Күзләре төшеп калып яфалый. Бик җиңел аяклы кеше шулай йөгереп җиңеллек алып керергә тиеш...


Шәл әзер булгач, йомшак сулы елга йә чишмәдән су алып кайтып, кер сабыны белән саклап кына юа иде Кәбирә. Аннан киергесенә киереп, сыйпап, яратып киптерә... Кәримә шәл белән булашучы анасын әкияттәге тылсымчыга охшатып, читтән күзәтеп торырга ярата иде...
Кул эшенә оста, тәрбияле кызны күпләр үз дөньясына килен итеп төшерәсе килде. Мондый хатыны булса, малайларына тормыш көтәргә җиңел булачагын күзаллап хыялланды инде егет аналары. Ятим, әтәсез дип тә әйтмәделәр, Кәбирәнең тол килеш кайсыбер ирлеләрдән ныклы дөнья алып барганын барысы күреп-белеп торды шул. Кичке уеннарга чыгып йөрергә вакыты булмаса да, әнисе иптәш кызлары белән "вичер"ларга чыгуга каршы төшмәде. Апаңа күз-колак бул дип, улын да чыгарыр булды. Ятим, әтәсе юк, яклаучысыз дип, башыннан көлә күрмәсеннәр. Төрле кеше бар, дип уйлады ана. Кәримәнең күңелен күрше авылдан аларның вичерларына килеп йөрүче гармунчы егет яулап алды. Гармунын кочып утырса да, Кәримәдән күз яздырмады. Егетләр биюдә Кәримәгә килеп бассалар, тиз генә уйнавыннан туктап, җыр көенә күчәр иде. Озатырга да бу Мөбәрәк исемле егет, гармунын култык астына кыстырып ашыкты. Кәримгә бәләкәй генә пәке биреп, уйнап торырга кушып, үзе шым гына капка төбендә Кәримә белән сөйләшеп тору бәхете кичерә иде. Үсмер чактан колхоз эшендә булган яшьләр, Кәримә дә, таңнан таякка эшләргә басуларга таралыша иде. Күңеленә кереп утырган, күп кызларның авыз суы килеп йөргән гармунчы Мөбәрәкне яратты шул үзе дә. Кәбирәгә дә килеп җитте аларның гыйшыклыгы турындагы хәбәр. Күрше авылда өйләре җиргә сеңеп беткән бу егетнең дә атасы фронттан кайтмаган. Тормышлары Кәбирәнеке сыман ныклы түгел иде. Ирем юк дип, елап кына утырып булмый шул. Синең дөньяңны кем кереп көтә. Кәртә-кураны да ныгытасың, мал асрарга да тырышасың, дип уй йөртте ул. Уңганлык, тырышлык кирәк шул. Аркаларын бетереп, күз нурларын түгеп төне буе кул эше эшләгән шәл остасы шулай уйланды. Кәримәгә читләтеп кенә ул нәселнең бик эш яратып бармаганлыгы хакында да сөйләнгәләп карады. Гашыйк кызның бер колагыннан керде, икенчесеннән чыкты. Йөрәк яндырган мут гармунчыга тәки кияүгә китте кызы. Бирнәле сандыгы, кеше арасында матур гына никах туен да уңган Кәбирә шартына җиткергән иде. Кырык терәүле җиргә сеңгән хуҗалыкны гармун уйнап кына җитеш тормышка әйләндерүе авыр булачагы турында уйлап, ананың йөрәге сыкрамады түгел сыкрады. Кәбирә кызына туй бүләге итеп әнә шул юргандай зур, зәвыклы, иң уңдырышлы мизгелдә тарап алынган мамыктан бәйләнгән бармак озынлыгы булып кабарган шәлен иңнәренә салды. Тәкәсе белән саулык мамык кәҗәләрен, ике оя казын, сарыгын, танасын да ияртеп җибәрде булдыклы ана.


Матур гына яшәп китте Кәримә белән Мөбәрәк. Сандыктагы бирнәләре белән өй эчен бизәп, чачаклы чаршау, кашагаларын элгәч, өй нурланды. Ап-пакъ, челтәр энәсе белән бәйләгән тәрәз башлары да эленгәч, өйгә Кәримә җан өргәндәй булды. Мөбәрәкнең куанычы күкрәгенә сыймаслык, биана кортка авылдашлары арасында бәхет кошы тоткандай бик канәгать иде. Вакыты җиткәч уллары туды. Уңган киленнең тәүге баласы ул булыр дигәннәр элек. Кәримәгә дә нәкъ туры килеп торды бу сүз. Бала теремек, таза, дүрт саны төгәл. Кәримәдән дә бәхетле кеше юк сыман. Тик Мөбәрәкне әле туйга, әле мәҗлескә дип гармунчы итеп чакырулары, һәрвакыт аңа ияреп йөри алмаганлыгы гына борчылдырды. Колхоз эшенә дә йөрделәр икәүләп. Кәҗәләрен тәрбияләп, мамыгын тарап, өйрәнеп үселгәнчә аялап, эрләп, шәл итеп бәйлисе бар... Акчасы хуҗалыктагы тишекләргә кереп кенә утырыр булды. Шәлләрен бик яраттылар аның да. Бианасы үзе мондый нечкә кул эшен булдыралмаса да, килененә сокланып бетәлмәде.


Туйда бии тукмак та дигәндәй, биетеп, җырлатып, үзе дә кызмача булып кайтыр иде Мөбәрәк. Мөбәрәкне болай йөрүдән никадәр тыярга тырышып караса да Кәримә, бармыйча калып булмый торган чакырулар да күп иде шул. Туй үпкәсез булмый дигәндәй, барыбер дә мәҗлесләрдә үпкәләү, тавыш чыгарулар да булып тора. Бәхетсезлеккә каршы, шундый бер ызгыш-сугышып китүдә Мөбәрәге дә аралашырга керә. Тукмашкан кунаклар кем кемгә сукканын да аңламый, берсе ташка башы белән бәрдерттерелеп, җантәслим кыла. Имгәк аяк астында бит ул. Барысы да Мөбәрәкне гаепли. Шулай итеп, җиде елга гармунчы ирне өтермәгә утыртып куялар.
Кәримә бианасын карап, дөньясын көтеп, баласын үстереп җиде ел көтә Мөбәрәкнең өтермәдән кайтканын. Бу еллар эчендә инде картайган анасы терәк булса үзенә, күңеленә анакае туена бүләк иткән мамык шәлен сыйпап тынычлык таба. Җәй көннәре чыгарып җилләтергә элгәндә дә, кышларын саклап кына, кешелек өчен генә ябынганда да бәхетле минутлар кичерә. Ат урынына колхоз эшендә җигелеп, ир урынына да хатын урынына да тормышын көтеп үтеп китә Мөбәрәкне сагынып елаган еллары.
Иренең кайтыр көннәрен йөрәге җилкенеп көтә Кәримә. Кайтып керә Мөбәрәк бер көн. Тик үзе генә түгел. Марҗа кызы ияртеп, дөресрәге, маоҗа хатынын ияртеп кайтып керә ул. Дөнья җимерелгән кебек була Кәримәгә. Анасы да бу хәбәрне ишетеп килеп җитә. Әйдә, кайт, илдә чыпчык үлми, кияү бу кадаре дә оятсыз булыр икән дип, кайтырга үгетли кызын. Кәримә бер сүзле була. Бөртекләп дистә ел көткән дөньямны ничек ташлап китим, дип, кайтмый.


Өенә кайтып кергән Мөбәрәкне алмаштырып куйган кебек, марҗа хатынына борылып та карамый. Эндәшмәс була аңа. Кәримә иренә эндәшми. Үз эшен эшләп тик йөри. Икешәр-өчәр көн өйгә кайтмыйча, Мөбәрәк кайгысын юып йөри. Марҗаны какмый, сүз белән дә рәнҗетми Кәримә. Пешкән ашын салып бирә, салган әпиен кисеп, чәен ясап эчерә. Әллә кайлардан кадәр алып кайткан бу хатынны берчә жәлли дә Кәримә.


- Үзе ияреп кайтты. Калмыйм синнән диде. Теләсә ни эшләсен. - дип, Мөбәрәк йә эшкә чыгып китә, йә авылдаш кадәшләренә. Баласы фәлән булмаган әлеге рус хатыны бер ноктага карый да күзләреннән яшь агызып тик утыра. Түзмәде бер көн Кәримә:
- Дамуй хучиш? Пуез пойдуш? - дип, Кәримә көндәшенә эндәшә.
Тегесе:
- Поеду. Домой поеду. Денег у меня нет. - дип, елап җибәрә тагын.
Мөбәрәк кайтып ашап кына чыгып китә. Кәримә гаепле кебек, авызын сәлендереп, үпкәләп, ни марҗасына эндәшми. Кәримәсе аңа үзе ләм-мим бер сүз ычкындырырга таба түгел...
Акча юк инде, каян булсын. Колхозникта акча буламы ни. Сатарлык нәрсә дә юк. Сыерга чыгып тотынып булмый бит инде... Шулай баш ватып йөргәннән соң, Кәримә бер карарга килә. Авылдашы ничә сум сорасаң да бирәм, мамык шәлеңне сат кына дип, анасы туй бүләге итеп биргән шәлен ничә еллар сорап йөри инде хәзер... Иң кадерле әйберен илтеп бирде шул хатынга. Кулыннан гүя барлык ямьле яшьлеген алдылармы ни. Анасы кебек башка беркем бәйләмәячәк, аның хәзер күзләре шәл бәйләрлек түгел. Кәримә үзендә дә мондый осталыкны сизми.


Елый-елый кайтты Кәримә өенә.
Үтеп баручы машинага утырып, юлга дип ашамлык салынган төенчекне тотып, икәүләшеп барып җиттеләр алар Яңавыл станциясенә. Мамык шәленең акчасы Мөбәрәгенең марҗа хатынына кайтып җитәрлек билет хакына тәгаен җитте. Җир читендә җиде ел ятты шул улының атасы.
Марҗа хатын ни уйлагандыр, күзеннән яше кипмәде. Ирләргә ышанып юлга чыгуына үкенгәндерме, әллә татар көндәшенә рәхмәт укыдымы, моны беркем дә белмәде.
Поезд тукылдап, алга омтыла. Кәримәнең туй бүләге булган, һәммә хатын-кыз сокланган мамык шәле бәрабәренә алынган билетлы марҗа көндәше дә ераклашканнан ераклаша бара...
Кәримәнең шушы акылы һәм шәл корбаны киләчәктә янә биш сабыйга гомер бүләк итәчәк. Мөбәрәк башкача кулына гармунын беркайчан да алмаячак...

Автор: Миләүшә Әхмәтҗанова-Усманова. 

Читайте нас: