

Карлар эреп бетте, дисәк тә була... Әмма язның да кайсыбер көннәре кара көздәй караңгы, болытлы, салкын, кояшсыз булып, күңелне төшереп тора. Өйдә дә караңгыланып киткәндәй, нур югалгандай андый көннәрдә...
Өй эчегез балкып китсен өчен аш кайнарга куегыз, озак итеп кайнатып, тәрбияләп аш пешерегез. Менә шунда үзеннән үзе нур барлыкка килер. Өегезгә тәмле аш исе чыгар, төшенке чыраегыз балкып китәр. Шаулатып самовар куеп җибәрегез. Аның чыжлавы дәртле көй сыман, көн караңгылыгын, суыклыгын, болытын куып җибәргәндәй булыр... Төчегә генә камыр тугълап, коймак коеп алыгыз. Өйгә таба исе чыгарып, нур өстенә нур кунар. Мәтрүшкә, үләннәр салып чәй пешерергә куегыз. Чәегез пешкәнче, бер арада тәрәзә төбендәге гөлләрегез белән сөйләшеп, аларга су сибеп алыгыз... Пешкән коймагыгыз белән тәмле итеп, рәхәтләнеп кайнар чәй эчегез. Ашыгыз кайнасын әле, кайнасын талгын гына итеп... Тәрәзәгә карагыз әле: яз үз төсен алган. Урамга да нур кунган. Ә өегездә рәхәт... Бер арада нидер пешереп алырга дип, ачыга камыр куеп җибәрегез. Сез ял иткәндә, әкрен генә күтәрелсен, рәхәтләнеп кабарсын, дип өйрәтә торган иде әнием...
Бүген нәкъ шундый иртә булды. Көн уртасына кадәр сузылды көзгә охшаган язгы көн. Шуңа анамның сүзләрен искә төшереп, нәкъ ул әйткәнчә эшләдем...
Кара, көнне сындырып җибәрде, алай гынамы, күктә иренеп кенә кояш та елмаерга тырышты...
Автор: Миләүшә Әхмәтҗанова-Усманова.