Әдәбият
30 март 2023, 08:45

Кычыткан арасында

Шешеп чыккан башын тотып Рәмзил кычыткан арасында утыра. Ул еламый, еларлык хәлдә түгел...

Кычыткан арасындаКычыткан арасында
Кычыткан арасында

Шешеп чыккан башын тотып Рәмзил кычыткан арасында утыра. Ул еламый, еларлык хәлдә түгел. Салкыннан бөрешкән бер йомгакка әйләгән. Болай йомарлангач, эч, күкрәк бик нык өшеми кебек, ә менә арка тагын да ныграк туңа, салкын үпкәләрне чәнчи башлый. Шуңа түзми, Рәмзил судан чыккан эт кебек ара-тирә нык итеп калтыранып ала, авырту бер мизгелгә җибәргән кебек була. Ләкин, болай калтырану да арыта, ахры, алай кыланасы килми, бары тик йоклыйсы килә.

Малай үзе гаепле. Башсыз ул. Берәр иске куртка табып менә шунда чыгарып куярга дип, ничә тапкыр ниятләнде, ләкин эшләмәде. Бәлки, башкача тукмамаслар дип өметләнә дә тора. Шулай инде ничәнче кат алданды.

Аның әтисе улкадәр рәхимсез түгел, кулы белән генә суга, ә әнисе өстәлдәге шишә белән алып орырга да мөмкин, утын белән тондыруы да бар. Кулына нәрсә якынрак, ала да суга, үзең аяу булмасаң, башыңны да ярып куяр. Чыгып качмый хәлең юк. Соңынан малайны эзләп чыгалар. Тапсалар, туйганчы тукмыйлар инде. Шуңа да Рәмзил кычыткан арасында утыра, малайны моннан эзләргә өйдәгеләрнең башына да килгәне юк. Их, исерекләр күпме вакыт узганын сизми шул, ә салкын көздә кычыткан арасында ул бик акрын уза. Әнә, күктәге йолдызлар бүген аеруча яктылар, чөнки бүген салкын. Көз бит. Төнлә хәзер җылы киемсез йөрерлек түгел. Ә малай киемсез. Ул инде калтыранмый да кебек. Тереме ул, әллә… Юк, тере сыман, ул уйлый әле, күз алдына китерә, әллә төшләнәме… Кем белсен. Туңып үлә язган, ягъни шушы малай кичергәнне кичергән кешеләр генә белә, ә тегеләр – өйдәгеләр - түгел. Бермәлне өн белән төш, фикер белән саташу бутала, үзеңнең инде тереме, әллә үлеме икәнеңне дә белмисең…

Их, мондый интегүләр өчен үч аласы иде. Ничек итеп? Аракыларына агу салып. Нинди агу? Ул кинода гына шкафтан алып бик җиңел генә агу эчерәләр, бездә андый нәрсә кайдан булсын. Йоклаган чакларында буаргамы әллә? Көч җитмәс, уянып китеп үзеңне асып куярлар.Ут төртергә! Менә монысы була торган эш, шырпы өйдә, бензин лапаста. Вәт шәп булачак, мин монда туңыпүлеп барганда алар җылы өйдә, юрган астында ятсыннар әле. Рәмзил күз алдына китерә, юк, төшләнә шикелле: менә ул абзардан канистры белән бензин алып керә, аны никтер әтисе дә, әнисе дә күрми, ишетми. Менә малай өстәлгә сыгылып төшеп һаман да нәрсәдер мыгырдаган, чәйнәгән ата-анасын уратып идәнгә бензин агызып чыга. Тегеләр һаман да күрми, бензин исен дә тоймыйлар. Юк, алар моны күрергә тиешләр, алар аңларга тиеш. “Улым, нишлисең, яндырма безне, үтермә,зинһар, без сиңа моннан соң тимәбез. Син безнең улыбыз бит!”- дип әйтергә тиешләр. Ләкин алай әйтүче юк, күзен ачыпкараучы юк. Үз сүзләрен үзләре аңламасалар да һаман да тиргәшкән булалар. Малай өлкәннәргә гаҗәпләнеп карап тора да, соңгы өметен көтә. Ләкин ул юк. Рәмзил шырпы сызып идәнгә ташлый.

Ду итеп ут кабына, ялкын телләре бии, түшәмгә җитәргә тырыша. Ут дәхшәтенә буйсынып тегеләр дә кузгала, селкенә башлады, ничектер көч табып аягүрә бастылар. Кая бәрелергә, ни эшләргә? Болар кайда ишек, кайда тәрәзә икәнен хәтерләми. Һәр тарафта ут, ялкын. Котылу әмәле юк. Менә шунда инде күзләр ачыла. Менә шунда инде чәчләр үрә тора, күптән кирәге булмаган зиһен кире кайта. “Үләбез! Янып үләбез!” Зиһен шуны аңлый. Йөрәкне коточкыч курку биләп ала, чөнки тере килеш яну тәмук җәзасы бит ул. Менә шунда инде чәбәләнү, үкерү башлана.

Рәмзил боларны күрә, тик, ни гаҗәп, кузгалмый, бу якка чыгыгыз, ишек монда дип кычкырмый. Шатланмый да ул, үч алу теләге каядыр юкка чыккан. Ул битараф, ул гамьсез. Гүя аның әти-әнисе утта акырып янмый. Бермәлне хәтта кызык булып китте – алар нәрсә дип акыра соң? Тавышлар күмәк икән, шау-шу арасыннан: “Су”, “Монда сип”, “Анда кермә!” – дигән сүзләр аңлашылып кала. Нигә кычкыралар соң алар, күзләрен акайтып нигә бәргәләнәләр? Өй  януы бер дә куркынычтүгел икән бит. Рәмзилнең үзенә бер дә кыен түгел, киресенчә, ул җылына башлады, аңа рәхәт булып китте, барысы да һәйбәт,бөтен тәне буйлап җылы тарала. Ул җылылык иркә генә итеп малайны чолгап ала, күзләрен йомдыра, аңын томалый.

Бер гаиләдән өч кеше дәваханәгә барып керде. Ир белән хатын утта пешкән, ә балалары туңган иде. Менә гаҗәп.

Ярый әле кешеләр сизеп калган. Ут эченнән ир белән хатынны алып чыкканнар. Алар инде төтенгә чәчәп һушсыз була. Янгын сүндерүче машина килгәнче өй янып та бетә. Ә малай кайда? Бахыркаең янып үлде микән? Хуҗаларны коткаручылар аптырауда, алар үзләрен гаепле саный, башлар иелгән. Ата-анасы белән маташканда нишләп баланы эзләмәдек икән? Ләкин алар белә, эзләрлек түгел иде, исерек хатынны сөйрәп чыгарганда үзләре чак янып үлмәде, яңадан керү мөмкин түгел иде. Шулай да бу аклану намусны бөтәйтми, халыкка хәзер ни дип әйтәсең, йөрәкне кара авырлык басты.

Төнлә килми калган кешеләр бүген килеп туздырылган бүрәнәләргә карап көрсенә, арлы-бирле йөренә, баш чайкыйлар. Шул эчкечелек аркасында баланы харап иттеләр, үзләре дә йортсыз калды, дип уйлыйлар. Шунда берсе кычыткан арасында бөгәрләнеп каткан малайга килеп юлыкты. Тәне суык булса да, сизелер-сизелмәс кенә сулышы бар иде әле малайның.

Көннәр үтте, каза күрүчеләр терелә башлады. Иң авыры Рәмзилгә иде, аның ике үпкәсе дә нык шешкән булып чыкты. Сөйләшерлек хәлгә килгәч, ул следовательгә өйгә ничек ут төрткәнен сөйләп бирде.

Беренче булып дәваханәдән ир кеше чыкты. Бик озак басып торды ул торымбашларга карап. Нишләргә соң, көзгә каршы йортсыз торып кал әле? Их, Рәмзил, Рәмзил, эшләдең син безне, нигә шулай иттең инде.

Соңыннан, бераз тынычлана төшкәч, ир шуңа игътибар итте. Малай следовательгә әти белән әнине уратып-уратып бензин сиптем, дип сөйләгән. Шуннан аларның янганын карап тордымдигән.Димәк, канистр янгында, өй эчендә калган булырга тиеш, ә ул урынында тора һәм бензины да кимемәгән. Ничек була инде бу? Рәмзил дөресен сөйләмәгәнме әллә? Алайса, кем ут салган? Галимнәрдә зиһен асты, тирәнтен хәтер дигән төшенчә бар, әллә шул дөрес микән? Менә бит, ир лаякын исерек иде, берни исләрлек хәлдә түгел. Аз гына акылларында булсалар уттан үзләре чыгарлар иде бит. Юк, аек акылда түгел иде алар, берни исләрлек хәлдә түгелиделәр. Шулай да, йөри торгач, нәрсәдер исенә төшә башлады бит. Алар ялгыш аракы стаканын аударды, хатынының исерек чагында селтәнеп сөйләнә торган гадәте бар, ул шулай селтәнеп шишәне дә бәреп төшерде әле. Анысы аракысын агызып тәгәрәп китте. Шуның өчен гаилә башлыгы үзенең җанашына кизәнеп тә алды шикелле. Шулай, менә бит, шунысына кадәр искә төште. Икәүләп тәмәке тартып утырдылар. Аракы ул бензин белән бер бит инде, бер чаткы җитә... Ах, болай булгач малай гаепсез булып чыгамыни? Шулай шул. Мондый уйдан ирнең күңеле җиңеләеп киткәндәй булды. Малай гаепсез икәнбит! Алайса, ул нигә шулай сөйли? Менә шушы сорауга җавап уйлаудан ирнең тагы да маңгае җыерылды. Әгәр шулай сөйли икән, димәк, ул безнең янып үлүебезне теләгән! Менә кайда хикмәт. Их, улым, улым, без сиңа шул тиклем дә дошманмыни, безне шул кадәр дә күрәлмисеңмени?

Ир кеше ачулы уйлар кичерсә дә, Рәмзилне беренче тапкыр улым дип атады.

 

                                    Заһит Мурсиев

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас