

“Тәнем белән мин Нижгарда тудым, рухым белән – Казанда”.
Моннан 155 ел элек 28 март көнне бөек рус язучысы, урыс әдәбияты классигы Максим Горький туган.
Горький безнең Дәрдмәнднән кечерәк, ә Гаяз Исхакыйдаң өлкәнрәк булган.
Әйткәндәй, Гаяз Исхакый белән алар хат алышканнар, бу турыда беләсездер инде.
Ничек алар очрашканнар, танышканнар соң?
Мөгаен, Исхакый беренче булып аңа чыккандыр. Аннары еллар дәвамында хат алышканнар.
Чистай татарлары бик кыю булганнар. Әйткәндәй, Исхакый Стамбулдан язган, ( ул анда архангель сөргененнән качкан), ә Горький – Италиянең Каприеннын язган, ул да хөкүмәт белән бик үк дус булмаган.
Гаяз Исхакыйның русчага тәрҗемә ителгән әсәрләре дә хат алышырга зур сәбәп булган. Г.Исхакый матди авырлыкка дучар булгач, Максим Горький аңа ярдәм иткән.
Булачак язучы Алеша Пешков 1884-1888 елларда Казанда яшәгән. Соңрак ул анда килеп йөргән. 1889-1890 елларда Казан-Нижгар революцион түгәрәкләре элемтәчесе буларак килгән. 1928 елда инде ул Казанга билгеле язучы буларак килгән.
1884 елның августында 16 яшьлек пешков Казан универститына укырга керергә килә. Әмма... Шунда ул революцион хәрәкәттәге иптәшләре белән танышып китә. Үзенең беренче хикәяләрен Пешков “Волжский вестник” гәзитендә бастыра. Татар әдәбияты белән ул революциягә кадәр кызыксына башлый.
1909 елда Габдулла Тукай шигырләрен тәрҗемә иттерергә була. Озак та үтми алар пәйда була. 1911-1912 елларда ул урыс телендә “Татар әдәби җыентыклары” бастырып чыгаруны тәкъдим итә. Казан белән элемтәдә тора, бу эш белән шөгыльләнә. Ә инде 1929 елда Максим Горький бер төркем язучылар белән Мәскәүдә очраша.
Бу аның шәхес буларак формалашкан чоры. Тормышының Казанда үткән катлаулы чоры һәм икмәк пешерүче булып эшләгән вакытлары турында үзенең «Минем университетларым» (1923) исемле күләмле әсәрендә тасвирлый. Беренче әсәрләрен Пешков «Волжский вестник» исемле казан вакытлы басмасында бастырып чыгара. Биредә аның күп кенә әсәрләренең сюжетлары туа.
З. Нуриның «А. М. Горький барлык халыкларныкы, әмма татар язучылары рухи яктан Казанда туган әдипне бигрәк тә үзләренеке дип исәпли», дигән сүзләре мәгълүм. Болай әйтергә нигез дә булган. Горькийның хатларының берсендә «Физически я родился в Нижнем Новгороде, а духовно родился в Казани. Казань – любимейший из моих университетов», – дип язганы билгеле.
Бүген, Максим Горькийның 155 еллыгы уңаеннан, Казанда рус совет язучысы бюстына чәчәкләр салдылар. Акциядә Татарстан хакимияте вәкилләре, Горький һәм Шаляпин музее хезмәткәрләре, студентлар һәм мәктәп укучылары катнашты.
Фото: kutts.ru, gorkiy.tatmuseum.ru