

Заһит Мурсиев
“Балкондагы баш”.
Безнең бик тә кадерле дусларыбызның берсе ул Заһит абый Мурсиев. Күпләргә охшамаган үтә тыйнак, сабыр һәм акыллы, гаҗәеп табигатьле кеше инде ул. Ул үзе гади, үзе, яхшы мәгънәдә, катлаулы кеше. Әйе, чөнки аның сабыр һәм сынаулы карашы артында нинди уйлар яшеренеп ятуын әйтеп бирү мөмкин түгел. Ә шулай да беләбез, матур уйлар ята аның күңелендә - әхлаклы, тәрбияви кыйммәткә ия уйлар. Ул дөньяны матурларга туганнар затыннан дип уйлыйм мин. Бер карауда кешеләрнең чирен әйтеп бирүчеләр очрый. Каян белән, дп аптырата аларга. Ә Заһит абый кешеләрнең күңелен үтә күрә кебек. Үтәли күрә, нинди фикерләре тууын белгерти, дәшми, тынмый һәм, аяз көндә яшен суккан кебек, шартлаткыч көчкә ия әсәр язып ташлый. Кайбер авторлар кебек “мин фәлән санда шигырь яздым, фәлән киатп чыгардым” дип һичбер әйткәне юк. Әллә нишләп үзеннән дә соарагн юк. Чөнки Заһит абыйның иҗаты саннар белән үлчәнми, аның байлыгы – ул хезмәтләрнең эчтәлегендә, мәгънәсендә!
Заһит Мирхәйдәр улы үзгә бер байлыкка – үтә нәзәкатьле нечкәлектә уйлау сәләтенә ия һәм шул сабыр йөрәгендә туган рухи байлыкны акыллы итеп, оста итеп, үтемле итеп язып бирә белә.Безгә шул затлы бүләккә лаек булып, йотлыгып, ачы һәм татлы, акыллы һәм исәр, затлы һәм затсыз тормышыбыз төсләрен таный-таный укыйсы гына кала. Бу юлы да нечкә кичерешле хисләр ташкынын кәгазьгә күчереп, ахырда нокта куелгач, “укырлармы” дигән сорауны алга чыгарган Заһит абыйга рәхмәт әйтербез дип ышанам. Укыйбыз, Заһит абый. Китап – авторның рухи баласы. Яңа китапка гомер бүләк итү – зур дәрәҗә. Бу китабыгызны күрер сәгатьне көткән китап сөюче дусларыгыз бергәләп бүген Сезнең шатлыкны уртаклашабыз. Китап киштәбездә яңа китап барлыкка килде. Кулдан-кулга йөреп тузарга язсын аңа.
“Вакыт, нинди тискәре нәрсә соң син?
Бәла булса, космик тизлектә китереп җиткерәсең, шатлык булса, сыер кебек кузгалмый интектерәсең. Шундый чакта артыңа тибәрдәй булам да, тик кайда алдың, кайда артың – белгән юк.
Ун кыенлыкка бер яхшылык язылганмы язмышта, әллә йөзгәме берәү, анысын белмим. Шулай да шатлыклы мизгелләр күп бит ул! Менә әле дә минем шундый мәл, китабым басылып чыккан.
Бу – китап! Монда минем фикерләрем, теләкләрем катырылган. Әйе, катырылган. Югыйсә, фикер нәрсә инде ул, акыл джунглиендә хасил булды да, очты китте, югалды. Вәссаләм. Ә менә шуны тотып алып кәгазьгә беркетеп куйсам, бигрәк тә китап итеп бастыру бәхетенә ирешсәм, бу инде бөек казаныш. Туктатып, катырып саклау өчен яраклы хәлгә китерелгән фикер – гаҗәеп могҗиза. Ул инде алтын тәңкә кебек, аны син дә, мин дә тотып карый, укый алабыз. Тик алтын тәңкәдән алтын акыл өстен тора. Алтын тәңкә барда син бай, ә ул кулыңнан китте исә син гидай. Ул алтыннан синдә берни дә калмаган, бәлки, төш кенә булгандыр. Ә менә китапны бер укып чыксам, андагы белем, фикерләр, хисләр миндә торып кала. Инде китапны кулдан тартып алсалар да, барыбер бу байлыкның бер өлеше миндә, ул күңел байлыгы, фикер хәзинәсе.
Бүген мин шушындый хәзинә иҗатчысы. Ләкин әле мин сусауның соңгы чигенә җиткән кешенең диңгез ярында йөрегәне кебекмен. Ни өчен дигәндә, язуын яздым, ләкин халык укырмы? Ошатырлармы? Менә шул хакта бер-ике кеше булса да үз фикерләрен әйтсә иде. Китап рухи байлык булса, сезнең сүзләрегез – алтын бөртеге.
Заһит Мурсиев”.
Китап ник болай аталган? Нинди әсәрләр анда урын алган? Моңа охшаш бер генә сорауга да җавап юк әле, дуслар. Шул сораулар үзебезгә дә тынгы бирмәү сәбәпле, Заһит абыйның серле тарихлар һәм вакыйгалар иленә ашыгабыз - китап укырга!