

**
–Синең хатының машинаңны бәрдергән дип ишеттем. Дөресме ул?
–Әйе.
––Үзе исәнме?
–Әлегә әйе. Тапмадым бит, каядыр качкан!
**
Элегрәк, хезмәт хакы белән ялга путевкаларны чагыштырып караганнан соң арымаганлыгыбызны аңлый идек. Хәзер азык-төлек кибетендәге хакларны күреп, ачыкмаганлыгыбызны да аңлыйбыз.
**
Профессор юридик институт студентларына сорау бирә:
–Ничек уйлыйсыз, ирнең хатынына килгән хатны ачарга хокукы бармы?
–Хокукы бар. Әмма батырлыгы булмаска мөмкин.
**
Америка туристы Лондон буйлап йөри.
–Сезнең монда барысы да кечкенә, кысык, –ди ул гидка. – Менә бу бинаны гына алыйк. Америкада ул ун тапкыр биегрәк булыр иде.
–Әлбәттә, әфәнде! Ул психиатрия клиникасы бит.