

Бер юаш егет кызга:
–Мин синең яннан мәңге китә алмам инде!
–Чынлапмы?
–Ничек китим инде... Син минем аякка басып торасың бит.
**
Үләргә яткан карт васыятьнамә яздыра.
–Хатыныма 100 мең доллар, улыма 50 мең доллар, кызыма шулай ук 50 мең доллар, – дигәч, тукталып тора да, өстәп куя.– Шайтан алгыры, ул кадәр акчаны кайдан юнәлтермен икән соң мин?
**
Күрше хатыннар сөйләшә:
– Ирең Нобель премиясе алырга Стокгольмга киткән икән дип ишеткәнием...
– Өйдәге эштән качар өчен ул хөрәсән җәһәннәм тишегенә китәргә дә әзер!!.
**
Ни өчендер 23 февральдә носки һәм шампунь хаклары артмый, ә 8 Мартта чәчәк хаклары ат хакына барып баса?
**
11 хатын-кыз эшләгән кибеттә эшләгән бердәнбер ир-аттан да ныграк 8 Март бәйрәмен яратмаучы тагын бар микән?
Акчасын саный белгән ир-егет туй көнен 8 Мартка билгели.
**
–Изя, 8 Мартны бәйрәм итүне кем уйлап тапты икән?
–Клара Цеткин.
–Нәрсәгә кирәк булган ул аңа?
–Чәчәк сатучы булгандыр.
**
–Абрам, ник һаман өйләнмисең?
–Әй, ике кыз арасында сайлый алмый изаланам: берсенең туган көне 8 Мартта, икенчесенеке –29 февральдә.
**
–Синоптиклар фаразлавына караганда, Кыш бабай хатын-кызларны котларга дип 8 Мартка калган бугай.
–Иң мөһиме, ул 1 Майга да калмасын!
**
Егетләр колагына: әгәр букет күтәргән ялгыз кызны очратсагыз, кичекмәстән танышыгыз. Ялгыз – димәк егете юк, букеты бар – димәк, эшендә бүләк иткәннәр. Эше бар икән, димәк, акчасы да бар дигән сүз.
**
Батыр егетне матур кыз ашаткан, эчерткән, йокларга яткырганы бармы? Юк. Убырлык карчык кына шулай эшли.
**
8 Март иртәсендә хатыны уяна да иренә:
— Карале, шундый төш күрдем. Миңа бриллиант кашлы йөзек бүләк иткәннәр икән дим. Ничек уйлыйсың, нәрсә аңлата икән ул төш?
Ире:
— Кичкә кадәр түз, белерсең!
Кичен ире чыгып китә. Хатын тәмле итеп ашарга әзерли, романтика булсын дип шәмнәрне кабыза, матур күлмәкләрен киеп куеп ирен көтеп утыра. Бераздан ире кайтып керә. Кулында – алтын тасма белән бәйләнгән кызыл тартма! Хатынына суза. Хатын, суларга да куркып, тартманы ача һәм... "Төшләрне юрау" китабын күрә.