Әдәбият
10 март 2023, 16:53

Әнгам Атнабаевның улы вафат

"Кызганыч, әтинең шигырьләрен яттан белмим. Шулай да аның бөтен шигырьләре якын миңа."

Әнгам Атнабаевның улы вафатӘнгам Атнабаевның улы вафат
Әнгам Атнабаевның улы вафат

Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевның өлкән улы Азамат Атнабаев вафат булган. Әлеге хәбәр Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең Русия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаевның социаль челтәрдәге битендә пәйдә булды.

 «Кызганыч, әтинең шигырьләрен яттан белмим. Шулай да аның бөтен шигырьләре якын миңа. Аның иҗат җимешләрен иң беренче тыңлаучы без булдык. Кичен башка балалар телевизор караса, без шигырь, яки пьесадан өзекләр тыңлап үстек. Үзебезгә дә ошый иде бу шөгыль. Ул вакытта бала-чага инде, шигырьләрнең мәгънәсен аңламаганбыз, менә хәзер йөрәк аркылы үтә алар», – дигән Азамат Атнабаев бер интервьюсында.

Азамат Атнабаев үзе шигырь язмаган. Ә менә аның  кызына картәтисенең сәләте күчкән. Дөрес, ул шигырьләр урыс телендә яза.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас