

Бер кыз егете белән 8 Март көнне очрашырга әзерләнә. Очрашу алдыннан матурлатам дип стоматологка языла. Әмма җиңел генә дип уйлаган операция уңышсыз тәмамлана – яңагы шешеп чыга. Башта бик борчылса да, бик тиз тынычлана да егетне сынап карарга була. Очрашудан баш тартмый, киресенчә, кеше күп булган урынга билгеле: имеш, егетенең реакциясе нинди булачак? Тагын да ямьсезрәк күренәм дип бөтенләй бизәнми, гади генә итеп киенә. Егете игътибар үзәгендә булсын өчен зур букет тотып килергә, галстук, кәчтүм кияргә куша.
Бу егете белән сәүдә йортының кафесында, яшьләр кайнап торган урында очраша. Матур итеп киенгән, чәчәк тоткан егеткә бөтенесе дә игътибар итә, билгеле. Авызы кыйшайган, гади генә киенгән кыз белән бәйрәмчә киенгән егетнең очрашуына бар да гаҗәпләнеп карый. Әмма егет кызның йөзенә бөтенләй игътибар итми,үзен гадәттәгечә тота. Кыз ул мине чынлап ярата дигән нәтиҗәгә килә һәм сынаудан тулысынча канәгать кала. Күпмедер вакыттан соң алар кавышалар. Шуннан соң кыз егетнең чынлап торып ни кичергәнен, әллә никадәр матур кызлар янында уңайсызлык кичерү-кичермәве турында сорый.
Егет шаккатып тыңлап тора:
–Мин синең битеңне күрмәдем дә бит ул көнне, –ди.
–Ә кая карадың соң син?
–Аякларыңа! “Карале, нинди озын аяклар” дип уйладым.