

***
И хатын-кыз, и изге зат!
Син – җирнең фәрештәсе!
Сүзләр аздыр, килә сиңа
Хис белән эндәшәсе...
Күзләрең – күл, чәчләрең – төн,
Керфекләрең – ярымай,
Кыйгач кашың – кош канаты,
Йөзең алсу алмадай!
Син – кояшы, син – чәчкәсе,
Син – бизәге җиремнең!
Син – сагышы, син – балкышы
Һәм – син моңы җырымның!
И хатын-кыз – иң гүзәл зат,
Җиһанда син бер – тиңсез!
Ул карашың, ул назларың...
Тормыш ямьсез ул синсез!
Син көчле – кирәк чагында,
Көчсез ир кочагында.
Кадерләп карап яшисең
Син гаилә учагын да!
Кайчагында – йомшак песи,
Кайчагында – керпе син!
Матур сүзләр яратасың,
Бездән күпкә хисле син!
Кайчагында син – тыныч күл,
Кайчагында – җил-давыл.
Кайчак – ялкын, кайчак – салкын:
Аңлавы сине авыр...
И хатын-кыз – илаһи зат!
Камил синең бар ягың.
Каршылыклар белән тулы
Зур сере син дөньяның!
И хатын-кыз – алиһә зат!
Килә серең чишәсе.
Кешелеккә җан өрүче
Син – тормышның чишмәсе!
Наил Касыймов
**
Әй, сихерчем
Якты йөзең белән яктырттың
язмышымның моңсу даласын.
Минем өчен мәңге-мәңгегә
син кояшым булып каласың...
Назлы күзең белән назладың
күзләремнең дымлы камышын.
Әйтә алам хәзер ышанып –
шатлык белән инде таныш мин.
Җылы сүзең белән җылыттың
күңелемнең сүрән көннәрен.
Чәчәк атты инде мәңгегә
бәхетемнең алсу гөлләре.
Әй, сихерчем минем,
тылсымчым!
Сөюләрең генә
булсын чын!
***
Хатын-кызсыз өйләр – тәм-тозсыз,
учак – утсыз, суыткыч – бозсыз,
сыер – сөтсез, күңел –үксез,
шигырь – юк сүз!..
Ренат Харис
***
Хатын-кыз ямьсез булалмый
Хатын-кыз ямьсез булалмый,
Хатын-кыз чибәр була!
Шуны күрмәгән ир-ат ул,
Әлбәттә, җүләр була.
Хатын-кыз ямьсез булалмый,
Юньсезе булыштыра…
Кайчакта чип-чибәрләр дә
Күңелне кырыштыра.
Хатын-кыз ямьсез булалмый –
Күрә белергә кирәк,
Хатын-кызның күңеленә
Керә белергә кирәк!
Хатын-кыз ямьсез булалмый –
Ул шулай яратылган…
Күпмесенә сокланылган,
Күпмесе яратылган!
Хатын-кыз ямьсез булалмый!
Яратсаң, ул нурлана!
Болай да матур хатын-кыз
Тагын да матурлана!
Хатын-кыз ямьсез булалмый –
Хатын-кыз матур, матур!
Хатын-кызны моннан соң да
Ир-атлар матурлатыр!
Хатын-кыз ямьсез булалмый
Яратылса, яратса…
Шул хатын-кыз – кичләр җитсә,
Шул хатын-кыз – таң атса!
Роберт Миңнуллин
**
Яшерен-батырын түгел, хатын-кызга
Күңел йомшак булды гомергә,
Шуның аркасында туры килде
"Беспартийный" булып йөрергә.
"Ул йөри" дип, затлы исемнәрдән,
Орденнардан мәхрүм иттеләр,
"Йөрмәүчеләр" йөргән олы юлдан
Ипләп кенә читкә типтеләр.
Күрмәсәм дә сизеп, тоеп тордым
Хатынның да салкын карашын.
Уңга китәр чакта, сулга киттем,
Гадәтләнгәч – кая барасың?!
Барасың да, кайтмый каласың да,
Тәүбә итәсең дә... вәссәлам!
"Вәссәлам" дә, ләкин бер атнадан
Кабатлана шул ук мәсьәлә.
Яшерен-батырын түгел, хатын-кыз, дип,
Чәчләр, тешләр бетте кырылып...
Ләкин һаман, матур кызлар үтсә,
Каһәр генә суксын!
Карап калам артка борылып.
Әнгам Атнабаев
* * *
Сине үзем уйлап чыгардым мин
Һәм
Төшемдә күрдем соңыннан,
Зәңгәр күлдә йөзгән аккош сыман,
Йөзеп килдең зәңгәр болыннан.
Күзләреңнән моң сирпелә иде,
Нур бөркелә иде йөзеңнән.
Кулларыңда зәңгәр чәчкә иде,
Толымнарың иде тезеңнән.
Ал томаннар күтәрелеп калды
Без елмаеп узган болыннан...
Өннәремдә зәңгәр болыннардан
Табалмадым сине соңыннан.
Табалмадым, ләкин табармын мин,
Танырмын мин сине төсеңнән:
Күзләреңнән моң сирпелеп тора,
Нур бөркелеп тора йөзеңнән.
Кулларыңда синең зәңгәр чәчкә,
Толымнарың синең тезеңнән...
Салават Рәхмәтулла
**
Бердәнбер
Меңнәр арасыннан ни өчендер
Сине сайлаганмын... Ялгыштыр ул...
Бу дөнья шыр дөреслектән тормый,
Ялгышлар да безнең язмыштыр ул...
Юкка түгелдер ул... бу сайлаулар...
Кан тамганда җаным ярасыннан...
Мин бары тик сине сайлаганмын...
Бары сине... меңнәр арасыннан...
Ник икәнен мин үзем дә белмим,
Ә син аны күптән белмисеңдер...
“Әллә ничек” килеп чыккан юлның
Сәбәпләрен күктән эзлисеңдер...
Азат булып күкләр каргышыннан,
Азат булып күпләр карашыннан...
Мин бары тик... бер мәл... сайлаганмын...
Сине генә... меңнәр арасыннан...
Синең генә никтер исең китә...
Бердәнберлегеңә ышанмыйсың...
“Мин башканы бәлки сайлар идем,
Синең урыныңда булсам,” – дисең.
Ходай безгә нидер биргән икән,
Ник икәнен үзе белгәндер гел...
Без икебез ике җирдәнбездер,
Икебез дә ләкин... бердәнбердер...
Марат Кәбиров
И хатын-кыз!
Сүнәр иде тормыш,
Син булмасаң, әгәр дөньяда.
Искерсә дә жирдә дәвер-гасыр,
Нәфислегең синең өр-яңа.
Адәм генә түгел, галәм бүген
Уйлый кебек синең турыңда.
Кеше заты династиясенең
Киләчәге синең кулыңда.
Йөзләреңне керсез хисләр белән
Изгелегең белән балкытып,
И, жаным, дип әйтеп куюыңда
Нәкъ бер кочак кояш бар кебек.
Бүтән көндә сине хөрмәтләүдә
Без, ир-атлар, бераз талымсыз.
Бүген исә рыцарь-егетләрчә,
Кулларыңны үбеп сәлам бирә
Ирләр заты сиңа, хатын-кыз!
* * *
Никтер йоклый алмый,
Күктән күзен алмый,
Үз йолдызын эзли кыз бала.
Керсез хыяллары,
Якты бер нур булып,
Шул йолдызга каршы юл ала.
Серле күрешуләр, тәүге үбешүләр ...
Исәрләндеңме әллә, и бала!?
Көтмәгәндә күккә ашсаң әгәр,
Гүзәллектән җирдә ни кала!?
Хыял бит ул бары якты була.
Бул(а)лмый ул соры йә кара.
Йоклый алмый.Төнге күкне күзли,
Бер йолдызга гашыйк кыз бала.
Рәфис Мингалиев