

XX гасыр татар әдәбиятының күренекле вәкиле, шагыйрь, прозаик, драматург, әдәбият тәнкыйтьчесе һәм публицист Әхмәт Фәйзи (Әхмәт Әхмәтсафа улы Фәйзуллин) 1903 елның 11 мартында Уфа шәһәрендә итек тегүче гаиләсендә дөньяга килә. Аның әтисе үз заманы өчен шактый алдынгы карашлы кеше була: газета-журналлар алдыра, китаплар укырга ярата. Улы Әхмәтне дә укымышлы кеше итәргә тырыша. Шуңа да малай башта мәдрәсәдә укый, аннары Уфадагы рус-татар мәктәбендә, татар гимназиясендә белем ала. Гимназиядә укыган елларында үзенең беренче өйрәнчек шигырьләрен һәм пьесаларын яза башлый. Шундый пьесаларыннан берсе – «Матурлык дөньясында». Әлеге бер пәрдәлек комедия Уфа, Ырынбур сәхнәләрендә куела, уңай бәя ала һәм соңыннан әдипнең сайланма әсәрләре томнарына кертелә.
Урта мәктәпне тәмамлагач, Әхмәт Фәйзине Ырынбурдагы Шәрык педагогия институтына укырга җибәрәләр. Ул анда яшь татар язучылары түгәрәгендә актив катнаша, Муса Җәлил белән очраша һәм дуслаша. Ләкин 1921-22 еллардагы ачлык афәте аңа институтны тәмамларга мөмкинлек бирми. Әхмәт укуын ташлап, Урта Азиягә китә. 1924 елга кадәр Төрекмәнстан кышлакларында һәм шәһәрләрендә укытучы, үзешчән театр артисты булып эшли. 1924 елда яңадан Уфага кайта Уку-һөнәр мәктәбендә елга якын тәрбияче һәм укыту бүлеге мөдире вазифаларын башкара.
Берничә ел Донбасста татар шахтерлары арасында мәдәни-агарту эшләре дә алып бара Әхмәт Фәйзи. Шунда армиягә алынып, берьеллык хәрби курсларда укый. Әмма сәламәтлеге какшау сәбәпле хәрби хезмәттән бөтенләй азат ителә. Шулай булуына карамастан, Бөек Ватан сугышы башлангач, Әхмәт Фәйзи үзе теләп фронтка китә. Волхов, Карелия, Дүртенче Украина фронтларында чыккан гәзитләрдә хәрби хәбәрче булып хезмәт итә.
Әдәби иҗатын Тукай һәм Гафури поэзиясе тәэсирендә башлаган Фәйзи сугышка кадәрге чорда ук үзен матур әдәбиятның төрле жанрларында актив эшләүче күпкырлы талант иясе итеп таныта. Аның ул еллардагы иҗат уңышлары беренче чиратта поэзия жанры белән бәйле.
Әхмәт Фәйзи иҗатында юмор-сатира да зур урын алып тора. Мондый төр поэтик әсәрләрендә ул карикатура, пародия, шарж, эпиграмма кебек сатирик типиклаштыру алымнарыннан оста файдалана. Язучы шулай ук күп кенә сатирик хикәяләр авторы буларак та заманында киң популярлык казана.
Драматург буларак иҗатының башлангыч чорында Әхмәт Фәйзи, нигездә, кече күләмле, көн кадагына суккан, агитацион характердагы пьесалар язу белән мавыга. 30 еллардан башлап драматургия өлкәсендәге иҗат эшчәнлеге тематик һәм жанр ягыннан төрлеләнә. Ул күп кенә комедияләр, сатирик пьесалар, тарихи-биографик драмалар иҗат итә, театр сәнгатенең синтетик жанрларын (музыкаль комедия, опера һәм балет өчен либреттолар) үзләштерү юлында уңышлы адымнар ясый. 1939 елда Татар дәүләт опера һәм балет театры үзенең беренче сезонын Н.Җиһановның Ә.Фәйзи либреттосына язылган «Качкын» операсы белән ачып җибәрә.
Сугыштан соңгы елларда әдип драматургия өлкәсендәге эзләнүләрен дәвам итеп, әхлакый мәсьәләләргә багышланган «Отышлы кияү», «Күршеләр», «Сәйдә апа» комедияләрен һәм «Рәүфә» исемле психологик драмасын яза.
Театр сәнгате өлкәсендәге иҗади казанышлары өчен Әхмәт Фәйзи 1953 елда – Татарстанның, 1957 елда «Русия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исемгә лаек була.
Ул шулай ук әдәбият белеме, әдәби тәнкыйть, публицистика өлкәләрендә бай мирас калдырган язучыларның берсе . Киносценарийлар, балалар өчен тезмә һәм чәчмә әсәрләр, әдәби тәрҗемәләр авторы да ул. Әхмәт Фәйзи 1958 елның 11 августында бакыйлыкка күчә. Аңа нибары 55 яшь була...