Әдәбият
10 март 2023, 07:15

Акча калыбы

“Күрше хакы – тәңре хакы” дигән әйтем халык телендә бик озак еллар яшәсә дә, күп кенә очракларда, авылларда гына түгел, хәтта шәһәрләрдә дә күршеләр бер дә тату яшәми. Кыскача чагыштырганда  “Эт белән песи”  кебек.

Акча калыбыАкча калыбы
Акча калыбы

(Юмористик хикәя)

“Күрше хакы – тәңре хакы” дигән әйтем халык телендә бик озак еллар яшәсә дә, күп кенә очракларда, авылларда гына түгел, хәтта шәһәрләрдә дә күршеләр бер дә тату яшәми. Кыскача чагыштырганда  “Эт белән песи”  кебек. Әйтик безнең якларда да дистә ел буена ут күршеләр булып яшәгән Зариф белән Назыйфларны алыйк. Кан дошман булмасалар да, барыбер елга 2-3 мәртәбә алар арасында  төрле сәбәпләр аркасында низаглар туып торды. Шулай ук күршеләр бер-берсеннән көнләшеп яшәделәр. Зариф каралтысын ныгытса, затлы калайдан ихатасын яңартса, Назыйфлар да алардан калышмады. Ә Назыйфлар заманча мебель алса, Зарифлар алардан да уздырдылар.

Ут күршеләрнең язмышы да төрлечә. Зариф авылларындагы фермер хуҗалыгында механизатор буларак хезмәтен салса, Назыйф әлегә эшсез, ул былтыр гына салган ике яклы мунчасында бал ачытып, сәмәй куып, аны сатып ята. Күршесенең бу эш белән шөгыльләнүен Зарифлар әллә каян сизеп торалар, чөнки бал куган көнне мунчаның бер ягында көн озыны электр лампочкасы янып тора.

Бүген Зарифның өч айлык хезмәт хакы алган көне, төгәл 4500 сумны фермер  10 сумлык, 50 сумлык купюралар белән расчет ясады. Аның чалбарының арткы кесәсе ару гына кабарып чыкты. Апрель кояшы үзенең нурлары белән җирне жәлләмичә җылыта, карлар эреп, урыны-урыны белән сулар җыелып ята, кышны исән чыкканнарына сөенеп, чыпчыклар ерамлакларда су коена. Зариф үзенең хезмәттәше  Вадим белән хезмәт хакын ару гына юып, ул көч-хәл белән коймадан-коймага тотынып, ишек алларындагы  җыелып торган суга ауды. Улы Замир аны сөйрәп, өйләренә алып кертеп салды. Бичәсе Тәгъзимә күрше авылдагы әнисенең хәлен белергә киткән көн иде бу. Иртән Зариф уянып китеп, иң беренче кесәсендәге акчаларын барлады, акчалары исән, ләкин алар нык чыланган иде. Ул тышка чыкты, Назыйф ихатасына күзе төште, аның мунча тәрәзәсендә уты яна иде, значит ул бал коя, аңа акча тәкъдим итсә, башы көйләнәчәк иде.

Кичтән Назыйф күршесе Зарифның ава-түнә кайтканын күргән иде, ул хәл белергә үзе килеп керде.

Бу вакытта Зариф юешләнеп чыланган акчаларын үтүк белән киптереп, идәнгә җәелгән палас өстенә таратып, тезеп ята иде, 7-8 купюрны Зариф кипетреп ятканда күршесе Назыйф эндәште:

  • Күрше ни хәлдә соң? Ниләр эшләп ятасың?
  • Күрмисеңмени, акча калыбында сугылган акчаларны киптерәм!
  • Назыйфның күзләре дүрт булды, ничек тиз генә килеп кергән, шулай ук чыгып та сызды. Бер сәгать уздымы, юкмы, полиция кешесе һәм берсе гражданский киемендәгесе килеп кереп, идәндә тезелгән акча купюраларын күреп, Зарифның кулларына тимер богау кидереп тә куйдылар.
  • Кая акча калыбыңны күрсәт? – дип җикеренде гражданский киемендәгесе. Зариф күршесе Назыйфның этлеген сизеп, хокук саклау органнарына хәбәр итүен абайлап, аның уты янып торган мунчасын күрсәтте:
  • Без күрше белән акчаны шунда печәтлибез ,– диде ул. Яңа салынган ике яклы мунча эчендә Назыйфның әкрен генә көйләгән җыры ишетелә.

Там, там, сәмәй там,
Тамганыңны яратам.

Сәрхүшләрнең башын көйләп,

Дөньяларны яңартам.

Чын акча икәнен белгәч, Зарифка тимәделәр, ә Назыйфны КПЗда, көмешкә куган өчен, утыртып чыгардылар.

Борис Мәгъсүмов.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас