

Бер әтәч музыка мәктәбенә укырга керергә гариза язган.
–Син бит болай да яхшы җырлыйсың, – дигән сандугач.
–Анысын беләм дә ул. Тавыклар диплом сорыйлар, – дип җаваплаган әтәч.
**
Әнисе кызына:
–Кызым, сөтне сөзеп кенә куйчы, – дигән.
–Сөзә алмыйм, – дигән кыз урыныннан тормыйча гына,– мөгезем юк бит минем.
**
Ир эштән кайта. Хатыны аңа бик озак текәлеп карап тора.
–Нәрсә булды? – дип сорый ире.
–Беләсем килә: син эшеңне алыштырдыңмы, секретарь кызың помадасын алыштырдымы?
**
–Салих, күрәсеңме әнә теге хатынны? Ул минем кәләшем булырга тиеш иде. Фатиры бар иде. Әтисе машина бүләк итәргә тиеш иде. Мин командировкага киткәч, икенче берәүгә чыкты ул.
–Башың да эшәми икән. Шулкадәр байлыкны калдырып, кем командировкага йөри инде?
**
Профессор юридик институт студентларына сорау бирә:
–Ничек уйлыйсыз, ирнең хатынына килгән хатны ачарга хокукы бармы?
–Хокукы бар. Әмма батырлыгы булмаска мөмкин.
**
Озак еллар кайтмый торганнан соң берәүнең бертуган абыйсы кайтып төшә. Ике туган кочаклашып күрешкәннән соң абыйсы:
–Энем, озакка дип кайтмадым, ун көннән артык торып булмас, эшләр бик күп, – ди.
Энесе аңа каршы:
–Нинди сүз ул, абый? Авызыңны да ачма! Өч көнсез беркая да җибәрмим!
**
–Эчү белән эчүнең аермасы бармы? – дип сорыйлар бер аксакалдан.
–Әллә ни аермасы юк инде аның, – дип җаваплый аксакал.– Баштагы мәлдә кабинетта качып эчәләр, аннан соң урамда соңгы ыштанын сатып эчәләр.
**
Кунакта Хуҗа Насретдин әйтеп куйган:
–Минем хатын эчми, кыстый күрмәгез, –дигән.
Мәҗлесне алып баручы әлеге сүзгә үпкәләп:
–Я, Хуҗа, бу табынга мин хуҗамы, син хуҗамы? – дигән.
–Табынга син хуҗа, ә хатынга мин хуҗа, – дип җавап биргән Хуҗа Насретдин.