

Зәңгәр офык тагын карала
Агач кылыч, агач мылтык ясап,
Йорт алдында уйный балалар...
Минем улым да бар арада...
Ул керә дә хәзер сорый инде:
– Автомат ал, әти!
–Наган ал!
Буыннардан-буыннарга күчкән
Йогышлы бер авыру шикелле,
“Сугыш” уйнау мине улыма да
Эстафета булып күченде.
Ул уйнар да, үсә төшкәч, туктар –
Бермәл генә алар уйныйлар,
Һич югында тыярга да мөмкин –
Ата сүзен алар тыңлыйлар.
Уйнаса да, яман чир түгел,
Ни әйтсәң дә, уен – чын түгел.
Ләкин җирдә шундый олылар бар –
Баштанаяк сугыш яклылар;
Ничә кабат алар миллионнарны
Утлы гарасатка аттылар!
Ничә кабат мескен планета
Канлы күз яшенә коенды!
Халыкларга бик кыйммәткә төшә
Олыларның мондый “уены”!
Алар тагын сугыш башлар өчен
Атомнардан атом яралар...
Тетрәнүләрдән тетрәү тарала...
Зәңгәр офык тагын карала...
Йорт алдында, агач мылтык ясап,
Берни белми уйный балалар...
Минем улым да бар арада...
**
Мин берүзем, ләкин йөрәгемдә
Аерылуның мең-мең газабы.
Тик төш кенә булып калдымыни
Мәхәббәтнең гүзәл авазы?!
Кайда соң ул язның айлы киче,
Баш очында тирәк шаулавы?
Кайда соң ул, бер-берсенә тиеп,
Иреннәрдә канның кайнавы?
Бөтен нәрсә төгәл кебек иде,
Юкка чыкты кинәт барсы да;
Ямь ямь түгел, шатлык шатлык түгел,
Син булмагач минем каршыда.
Мин берүзем, ләкин йөрәгемдә
Аерылудан калган мең газап.
Гомер буе шулай дәвам итсә,
Ниләр кылырмын соң мин азак?
Авылыма бер сүз
Һәр ел саен кайтам, авылым –
Түземсез йөрәк инде!
Үткән елны бу очыңда
Өйләрең сирәк иде.
Такта түбә , нарат капка...
Йортларың арткан икән,
Йортларыңның матурлыгы
Калага тарткан икән!
Егетләрең, киленнәрең,
Шатлык-бәхеткә чумып,
Башка чыгып җыелганнар,
Төгәл бер урам булып.
Сәлимҗаннар бар авылны
Чакырган икән туйга,
Истәлеге җитәрлек, ди,
Айларга түгел – елга!
Ә Галимҗан мотоциклет
Алып җибәргән икән!
(Көнләшмәсен!) Кәләше дә
Ифрат чибәрдән икән!
Һәр ел саен кайтам, авылым –
Түземсез йөрәк инде!
Бу очыңда йортлар куе
Үткән ел сирәк иде.
Һәм тагын да өйләнмәгән
Бик күп егетең бардыр.
Ләкин онытма мине дә,
Миңа да урын калдыр.
Бер иптәшкә
(Үзебезне тәнкыйтьләү)
Тыйнаклылык дигән шәп сыйфатны
Кайвакытта онытып ташлыйбыз:
Без батырбыз, без эшчәнбез бигрәк,
Акыллыбыз, ифрат башлыбыз.
“Без төзибез ГЭСлар һәм калалар,
Чирәм җирләр, дибез, буйсына,
Берни түзми безнең беләкләргә,
Корыч – корыч булып ул сына”.
Без – без дә ул, ләкин безнең буын
Тутырмаган хәтта утызын,
Тузан бөртеген дә тауга тиңләп,
Килешмидер алай узыну.
Уйлап кара, туган җиребезгә
Азатлыкны кемнәр биргәннәр,
Безгә шатлык-куанычлар даулап,
Көрәшүне бәхет дигәннәр?!
Килер буын яшәсен дип,
Фашистлардан кемнәр саклаган,
Күкрәк киереп, кемнәр җиңү белән
Ярты Европаны атлаган?!
Дүрт саныбыз төгәл булсын өчен,
Кул-аяксыз кемнәр кайттылар?
“Без” дияргә хокук биргәннрне
Онытырга кемнең хакы бар?!
Ә үзеңә артык бәя бирү
Әйбәт эш түгелдер, минемчә;
Бездән өстен Тарих бар бит әле,
Бәяләсен, әйдә, тиңенчә!
Туган җирем
Чияле тау… Юкә урманым…
Бәбкә үлән баскан урамы…
Кышкы көннең салкын бураны…
Мин шушында, дуслар, туганмын.
Шушы җирне, шушы һаваны
Иң тәү башлап күргән күзләрем.
Шушы җиргә пичәтләнеп калган
Кеп-кечкенә тәпи эзләрем.
Бил бөкрәйтеп, тозлы тирен сыккан
Картәтием монда күмелгән,
Минем каным түгелмәгән икән,
Әткәемнең каны түгелгән.
Нинди газап, нинди кайгы үтсә
Минем шушы туган җиремнән –
Әнкәемнең кара чәчләренә
Бар да көмеш белән чигелгән.
Күп җирләрне иңләп-буйладым,
Тик шулай да урау юлларым,
Юлларымнан бигрәк уйларым
Шушы җиргә мине тарталар.
Чияле тау, юкә урманым,
Бәбкә үлән баскан урамым,
Кышкы көннең салкын бураны
Үзләренә алып кайталар.
Кайтып керсәм, яшәргәндәй булам,
Бетә сыман бөтен арулар;
Тузаны да аның зарарсыз күк,
Һавсында, гүя, дару бар.
Ул коткарыр, ул арчалап калыр,
Бәлә-казаларга юлыксам.
Кеше диеп мине йөретмәгез,
Шушы җирне әгәр онытсам.
Язлар булса...
Язлар булса, ярсып сайрар өчен
Сандугачлар канат кагына;
Сандугачлар канат кагынганда,
Мәхәббәтем сине сагынам.
Язлар булса, хуш исләрен бөркеп,
Болыт чәчәкләргә ябына;
Болыт чәчәкләргә ябынганда
Кайтыр идем синең яныңа.
Язлар булса, очкын ялкынланып,
Йөрәкләрдә утлар кабына;
Йөрәкләрдә утдлар кабынса да,
Кайтып булмый яшьлек янына.
Туфрак
Түш кесәгә салып йөртәсе бар
Үзебезнең туган туфракны;
Тирләр тамып яргаланып кипкән,
Кайгылардан кара янып беткән,
Туйдыручы туган туфракны.
Шул туфрактан чыккан малайлар без,
Кендегебез шуңа ябышкан.
Аермабыз, булса, чак кынадыр
Шул туфракта үскән арыштан.
Арыш үскән җирнең хуҗасы без,
Килмәгәнбез аңа кунакка.
Тереләр дә атлый шул туфрактан,
Үлеләр дә – шул ук туфракта.
Безне язмыш кайчак илтеп бәрә
Күз күреме җитмәс якларга.
Каф таулары аша бәндәләрне
Шушы туфрак тартып кайтара.
Тирләр тамып яргаланып кипкән,
Кайгылардан кара янып беткән
Туйдыручы гомум торакны –
Үзебезнең туган туфракны
Түш кесәгә салып йөртәсе бар.
Белеп бетермибез кадерен.
…Кай туфракта булса туган йортым,
Шул туфракта булсын каберем.
***
Нәни улым, елый-елый,
Күлмәк кимәскә итә,
Без күнеккән законнарга
Башын имәскә итә.
Тик әнисе, көчли-көчли,
Күлмәк кидертә аңа,
Ул буйсына язмышына,
Күзеннән яшьләр тама.
Дөнья шулай, көчләп-көчләп,
Күлмәк кидертә шул ул,
Ачысыннан, төчесеннән
Авыз иттертә шул ул!
Дөнья шул ул!
***
Аккан сулар шундый ярсу иде,
Шундый алсу иде иртәләр!
Йөрәгемне сиңа бүләк иттем, –
Гашыйклар бит шулай итәләр.
Минем атлап килгән юлым белән
Тиң булмаган икән сукмагың:
Бүләгемне алдың алуын да,
Ләкин аны санга сукмадың.
Эч пошканнан бер уенчык итеп,
Иркәләгән булдың, кочаклап,
Уйнап туйгач, игътибарсыз гына
Ташлап киттең аны учакка.
Аккан сулар һаман ярсу микән,
Алсу микәнни соң иртәләр? –
Гашыйклар бит һаман гашыйкмын дип,
Йөрәкләрен бүләк итәләр.
Тынлык эзләп кайттыңмы?
Сагындың да көтү кайтуын,
Җылы сөтен, әйрән-катыгын.
Чишмә суларының салкынын,
Кайтытыңмыни җәйге ялыңда
Тынлык эзләп туган авылга?
Тынлык эзләп урамнарга чыктың...
Машиналар күпме агалар!
Бәйдән ычкындырган эт шикелле
Ырылдашып көн-төн чабалар!
Мотор тавышы көйләп йоклата...
Мотор тавышы гөрләп уята...
Мотор белән сыер савалар...
Мотор белән такта яралар....
Мотор белән утын кисәләр...
Ишек алдындагы кое суын
Мотор белән суырып эчәләр...
Тынлык эзләп басуларга чыктың,
Басуларны күпме таптадың,
Басуларга комбайннар хуҗа –
Бер җирдә дә тынлык тапмадың.
Борын заман шагыйрь халыклары
Дан җырлаган авыл кайда ул?
Җылы сөте, әйрән-катыклары,
Әгәр сатып алсаң, бар да ул...
Авыл тынлыклары кайда ул?
Иртә таңнан алып төнгә тиклем
Эзләсәң дә аны тапмассың.
Тынлык эзләп әгәр кайтыр булсаң,
Авылыңа башка кайтма син –
Авылыңда тынлык тапмассың!
Кызык бит!
Кеше дигәннәрең кызык бит ул:
Гомер язы үтә көз теләп,
Ашыгабыз мыек үстерергә –
Зур буласы килә тизерәк;
Һәм тизерәк өлгерәсе килә,
«Ярамый»ны килә күрәсе,
Горизонтның теге ягыннан
Чакырып тора кебек берәрсе.
Шул «берәрсе» тормыш үзедер ул –
Йөгерәбез шуның артыннан:
Тарттырсана, зинһар, тәмәкеңне,
Авыз иттерсәнә «ярты»ңнан:
Тилертсәнә мәхәббәтең белән,
Яратасы килә – кыз кирәк,
Өйләнәсе, бала үстерәсе…
Олыгаясы килә тизерәк!
Һәм тизерәк уздырасы килә
Үзебезне узган картлардан.
(Подумаешь, әллә алар гына
Акыл сандыкларын актарган?!)
Бездә дә ул булыр, булыр әле,
Тик булдырыр өчен көз кирәк.
Дөньяларын шаккатырыр өчен
Картаясы килә тизерәк!
Ә картайгач, әй кайтасы килә
Бишектәге сабый чагыңа.
Кеше дигәннәре кызык бит ул,
Көз җиттеме – язны сагына.
***
Юл буенда бер ялгызы
Бөгелә-сыгыла җылый тирәк..
Мин китәмен, син каласың,
Аерылабыз — шулай кирәк.
Үзебезгә шулай кирәк,
Шулай кирәк бүтәннәргә.
Үткәннәрем — йөрәгемдә,
Кагылмагыз үткәннәргә.
Пычратмагыз, карайтмагыз,
Якты килеш саклансыннар;
Хисләребез күз яшедәй
Сафлар иде, саф калсыннар!
Юл буенда бер ялгызы
Бөгелә-сыгыла җылый тирәк..
Мин китәмен, син каласың,
Аерылабыз — шулай кирәк.
Кушылырга теләсәк тә,
Кушылырга насип түгел,
Мәхәббәткә без гашыйк та,
Ә мәхәббәт
Нигә безгә гашыйк түгел?
Гашыйк түгел.