Әдәбият
22 февраль 2023, 05:35

Атнабайны каршылагыз!

23 февральдә Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевның тууына 95 ел тула.

Атнабайны каршылагыз!Атнабайны каршылагыз!
Атнабайны каршылагыз!

Шундый шәхесләр була: туган елы була аның, үлгән елы була... Әмма үзе ул бер көнгә дә кешеләр арасыннан китмәгәндәй яши бирә. Мәктәп программаларына кертеп, аның әсәрләрен укытмыйлар, шигырьләрен ятлатмыйлар. Ә шулай да яше-карты аның шигырьләрен белә, җае чыккан саен яттан сөйли. Әнгам Атнабаев шундый кабатланмас шагыйрьләрнең берсе. 23 февральдә аның тууына 95 ел тула. Шушы уңайдан шагыйрьнең 1998 елда дөнья күргән “Җиз кыңгырау моңнары” дип исемләнгән шигырьләр һәм поэмалар җыентыгына кереш итеп язылган Роберт Миңнуллинның мәкаләсен тәкъдим итәбез. Бөеклекнең гадилектә икәнен үз мисалында исбат иткән шәхес турында Роберт абыйдан да төгәлрәк итеп әйтүче булмагандыр һәм инде булмастыр, мөгаен... 

Атнабайны каршылагыз!

Атнабай. Әнгам абый. Әнгам Касыйм улы Атнабаев. Шагыйрь  һәм драматург. Исем-дәрәҗәле, абруйлы әдибебез. Башкорт әдәбиятында тоткан олы урыны бар. Халык арасында популярлыгы, дан-шөһрәте җитәрлек. Ул – шәхес. Ә минем өчен ул – кумир. Яшьлегем кумиры.

Әдәби тәнкыйть тә, каләмдәшләре дә Атнабайны үзләренең җылы сүзләре белән артык иркәләмәде бугай. Дәшми калу, күрмәскә тырышу, битарафлык – үзе тәнкыйтьнең бер төре бит. Аның ачысын шагыйрь үзе сизде микән? Бәлки, әдәбият сөючеләр арасындагы популярлыгы аркасында ул аңа мохтаҗ да булмагандыр. Шул популярлыгы барысын да каплап баргандыр. Нәкъ менә үзенең популярлыгы белән ул башкалардан гомере буе аерылып торды да. Халык арасында аның шикелле шөһрәт казанган шагыйрь башкорт белән татарда тагын бар микән? Билгеле, популярлыкның да төрлесе булырга мөмкин. Берәүләр шигъри мохитта бик популяр, икенчеләр – югары даирәләрдә, өченчеләр –милли җирлектә, дүртенчеләр – исем-дәрәҗәләре, орден-медальләре, тоткан эше, ягъни креслосы белән. Атанбай исә фәкать үзенең иҗаты белән халык мәхәббәтен казанды. Шигырьләре һәм сәхнә әсәрләре белән меңләгән күңелләрне яулап алды. Моңа кадәр шигырьне бар дип тә белмәгән, шигырьгә исе дә китмәгән туң йөрәкләрнең дә хисләрендә уйный алды. Шигъриятне киң катлам укучыларга җиткерүдә, шигырьнең тәэсир итү мөмкинлекләрен киңәйтүдә Атнабайның шигырь һәм поэмалары әйтеп бетерә алмаслык зур хезмәт күрсәтте. Аны егылып укыдылар, авызларын ачып тыңладылар. Гади авыл кешеләре дә, райком секретарьлары да, фән эшлеклеләре дә, сәүдә хезмәткәрләре дә бердәй мөккибән аңа. Шунысын да әйтергә кирәктер, халык аны ниндидер бер илаһи, буй җитмәс зат итеп түгел, ә үз кеше итеп, үз шагыйре итеп кабул итә. Аның популярлыгы да шуңа нигезләнгәндер әле.

Бүгенгедәй хәтеремдә, әле урта мәктәптә укып йөргән чагымда Әнгам Атнабаевның шактый калын шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы дөнья күрде. Мин аны район үзәгендәге, ягъни Югары Яркәйдәге китап кибетеннән, кош тоткан шикелле, алып кайткан идем. Берне генә түгел, берьюлы биш-алты данә. Ни өчен шулай күпләп алганмындыр, әйтә дә алмыйм инде хәзер. Берсен әнкәйгә, калганнарын энекәшләргә, сеңелкәшкә, дус-ишләргә биреп бетердем бугай.Үземнеке әле дә үзем белән. Атнабай белән ныклап “җенләнүем” шул китаптан башланды да инде. Ул китап минем шигъри язмышымда хәлиткеч роль уйнагандыр дисәм дә ялгышмамдыр. Ул шигырьләрне яттан өйрәнүләр, Атнабайга ияреп шигырь язулар. Аларның “Ә.Атнабаевка ияреп” дип куйганнары да бар, куймыйча гына язылганнары да хәтсез. Өйрәнчек шигырьләр. Нишлисең, сукырларча иярелгән. Атнабай иҗатының шундый сихри бер тарту көче бар. Ниндидер йогышлы шигырьләр алар.

Атнабай шигъриятенең серләрен эзлим. Беренче карашка, бер сере дә юк шикелле. Барысы да гап-гади, үтәли күренеп тора, бөтен сүзләре дә таныш. Шигъри бизәкләргә, метафораларга, чагыштыру-мазарларга исе дә китми, фикерне образларга төреп булышмый, табигать күренешләрен нечкәләп тасвирлауны да күрмәссең. Ахылдауга-ухылдауга корылган пафос та хас түгел аңа, мәхәббәт лирикасына хас төчеләнү дә, сентиментальлек тә күзгә ташланып тормый. Аның шигырьләре бөек көчкә – сүз көченә корылган. Дөресрәге, хис-эмоция көче, тапкырлык, җорлык көче ул. Халыкчанлык, тормышчанлык та шуннан киләдер, күрәсең.

Аннары аның шигырьләре һәрвакыт актуаль яңгырый. Көн таләбе, чор таләбе аның өчен – күңел таләбе. Шуңа күрәдер дә аның шигырьләре  кеше күңеленә якын, табигый яңгырашлы. Ул күп очракта шагыйрь булырга тырышмый, шагыйрь булып уйнамый. Шигырьләрендә ул – гап-гади бер гашыйк, гап-гади бер авыл егете, гап-гади бер авыл агае. Гап-гади хисләрне, төшенчәләрне, күренешләрне, кичерешләрне, хәтта артык гади күренгән әйберләрне дә шигъри биеклеккә күтәрә белүче шигырь остасы. Баксаң, җир-туфрактан, реаль тормыштан аерылмыйча да шул ук мәхәббәтне, яшьлек хисләрен биекләргә күтәрергә, югары чөяргә мөмкин икән. Ә бит шагыйрь язарына ризыкны  әллә кайлардан эзләп изаланмый: шул ук кара икмәк, шул ук атлар, этләр, шул ук туган туфрак... Ул хисләр абстракт  булмаганга кадерле, якын безгә.

Шагыйрь әйтергә теләгәнен афоризм дәрәҗәсенә җиткереп әйтә белә. Гади сөйләм  үрнәкләрен, урыстан кергән, халыкта еш кулланылган гыйбарәләрне кертеп җибәрү белән дә шигырьнең эчке аһәңен, тәэсир итү көчен арттыра. Шигырьләрнең беренче юллары ук укучының күңелен иләсләндерә, җәлеп итә торган. “Бу кешегә һәрчак нидер җитми”, “Гомер буе мине өйрәттеләр”, “Аның белән култыклашып уздың”, “Мин беркөнне  кинәт үлеп киттем”... Ләкин башлау белән генә түгел бит әле. Шулай ук оста итеп төгәлли белергә дә кирәк. Атнабайның осталыгы нәкъ менә шигырьне очлый белүендә, вакытында һәм урынында нокта куя белүендә ачык чагыла. “Унбер малай үстек авылда... Сагындыра икән бары да!”, “Кеше диеп мине йөретмәгез, шушы җирне әгәр онытсам”, “Казанны сагынып барам да, Уфаны сагынып кайтам”, “Кеше үзенең бөек икәнлеген каян белер иде үлмәсә”, “Туган якка кеше киләмени, туган якка кеше кайта ул”... Һәрберсе канатлы сүз булырлык юллар.

Атнабай үзенең шигъри мәктәбен тудырган шагыйрь. Билгеле, бу хакта берәүнең дә әйтергә батырчылыгы җитми әлегә. Аннары ул үзе дә Такташка мәхәббәтле. Баштагы чор иҗатында Такташ тәэсире бераз чагылып киткәли иде. Хәзер инде Атнабайның үзенең тәэсире турында сөйләргә вакыт. Аның үзеннән соң  килгән шагыйрьләргә, гомумән, шигърияткә тәэсире турында. Әгәр дә соңгы егерме-егерме биш елда поэзиягә килгән күп кенә башкорт һәм татар шагыйрьләренең иҗатына күз салсаң, һичшиксез, Атнабай чалымнарын күрербез. Аларның аерым шигырьләрендә  атнабайлык ярылып ята. Әлбәттә, турыдан-туры иярүләр дә, кабатлаулар да, тема уртаклыклары да, Атанбайдан күчкән шигъри сурәтләр дә очраштыра. Арада уңышлы дәвам итүчеләр дә бар. Әзер штампларга, калыпларга салып шигырь язучылар да җитәрлек. Монысы да Атнабайның популярлыгына бер мисал.

Атнабай – сәхнә шагыйре дә. Аны укырга да, тыңларга да кирәк. Андагы актерлык сәләте профессионалларны да көнләштерерлек. Ә инде аның сәхнәдә үзен-үзе тотышы, шигырь укуы үзе бер сәнгать.  Ул бит Евтушенколар, Вознесенскийлар кебек үк 60 нчы еллар башында популярлык казана башлады. Шигырьнең, китап кысаларына гына сыймыйча, зур залларга бәреп чыккан чагы. Шигырьнең мәдәният сарайларында, театрларда, мәйданнарда, стадионнарда яңгыраган чагы. Атнабайның да чәчәк аткан чагы. Дөрес, ул чорда Антабай үзе генә түгел иде. М.Кәрим, Н. Нәҗми, Р, Сафин, М.Кәримов, соңрак Р.Бикбаев, С. Әлибай. Безнең Казанда – Р. Гаташ, Зөлфәт, М. Әгъләмов... Аларның һәрберсенең үз сөйләме, үз стиле. Әмма Атнабай кебек шигырь укучыны күргәнем юк әле. Дөрес, сәхнәдән бөтен көчкә кычкыручы, ертылырга җитеп көчәнүче яисә  артистланучылар бар ул шагыйрьләр арасында да. Ясалмалылык кемгә кирәк тә, аның белән хәзер кемне алдый аласың?!

Атнабай белән бер кичәдә чыгыш ясау, бигрәк тә аннан соң шигырь уку башка шагыйрь өчен бик авыр хәл. Үземнең шундый хәлдә  калганым бар. Чөнки җорлыкта, сүз уйнатуда, шигырь укуда халык белән уртак тел табуда аны уздыру мөмкин түгел. Тырышып караучылар яшьрәкләр арасында булды шикелле. Аңа охшарга тырышып мыек та җибәреп карадык, аныңча шигырьләр дә укыдык. Булмагач, булмый икән, чукындырасыңмыни аны!

Атнабай тумышы, тормышы белән дә, бөтен булмышы белән дә Башкортстан шагыйре.  Башкортныкы да, татарныкы да. И. Юзеев: “Башкортстанда Атнабайны эте дә, бете дә белә”– дип шаярта. Чыннан да, үзенең туган җирендә үтә дә популяр шагыйрь булуына карамастан, читтә аны бөтенләй диярлек белмиләр.  Татарстанны исәпләмәгәндә, әлбәттә. Бездә дә күбрәк драматург буларак, аннары “Җиз кыңгырау моңнары”, “Бәхет”, “Ярамыйга карамый”, “Әнкәй синең кулларың” кебек җырлары аша билгеле. Аның Мәскәүдә китап чыгарганы булмады шикелле. Казанда да чыгара алмады. Бәлки, үзенең дә теләге булмагандыр, анысын әйтә алмыйм. Шунысы кызык, Мәскәүдә ел саен китаплар чыгарган шагыйрьләребезнең дә күбесенә урысның исе китмәде. Атнабайның да абруе төшмәде. Һаман шул Атанбай булып калды. Бу яктан караганда, ул отты гына булса кирәк. Чит телдә китап чыгарам дип, тәрҗемәләр белән вакланмады, вакытын сарыф итмәде. Үз укучысы өчен язды, аңа хезмәт итте.

Гомумән, бу җәмгыятьтә үзең булып калулары, башкаларга охшамаска тырышып яшәүләре бер дә җиңел эш түгел. Башкалардан талантлырак, популяррак булсаң бигрәк тә. Көнләшү, аяк чалу, юл бирмәү кебек тискәре күренешләр безнең зыялылар арасында да җитәрлек. Уфада яшәмәгәч, андагы әдәби дөньяның нечкәлекләрен белеп тә бетермим. Әмма мин Атанбайны башбирмәс шәхес дип беләм. Нинди генә хәлләрдә дә үзе булып калган, як-якка салуламаган, заман җилләренә бирешмәгән принципиаль бер Уфа зыялысы ул. Төрле чаклар булды, заман җилләре теге яктан да, бу яктан да исте. Сыгылмыйча, сынмыйча калулары җиңел булмагандыр. Егетлеге саклап калгандыр аны.

Атнабай! Мин аны яшьлегем кумиры дип яздым. Юк икән, бүген дә ул минем иң яраткан шагыйрьләремнең берсе, һәрвакыт үзара уртак тел табучы, һәрчак сагындырып торучы өлкән дустым. Ул һаман да җор телле, тапкыр сүзле. Ул һаман да юлда. Аны авылларда, калаларда үзенең яраткан укучылары көтә, дуслары көтә!

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас