Әдәбият
20 февраль 2023, 06:43

Тормышта көлергә һәрчак урын бар

-Хатын, компот бир әле. -Сиңа нинди компот? -Хәлемне күрмисеңмени? Кыяр компоты инде, кыяр компоты...

Тормышта көлергә һәрчак урын барТормышта көлергә һәрчак урын бар
Тормышта көлергә һәрчак урын бар

-Хатын, компот бир әле.

-Сиңа нинди компот?

-Хәлемне күрмисеңмени? Кыяр компоты инде, кыяр компоты...

**

Әгәр ирегез эчми, ахмак сүзләр сөйләми, ачуыгызны китерми, компьютер алдында утырмый, дуслары белән балыкка йөрми икән- төрткәләп карагыз! Исән микән ул?

**

Урамда егет таныш түгел кыз янына килеп, сүз башламакчы:

-Чибәрем, безнең очрашкан юк идеме ул?

-Булмаган кая! Өйләнәм дә дигән идең әле!

-Гафу итегез, ялгыш бутадым ахры.

**

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас