Әдәбият
20 февраль 2023, 12:11

Драматург исемен мәңгеләштереп

Флорид Бүләковка барельеф ачыла

Драматург исемен мәңгеләштерепДраматург исемен мәңгеләштереп
Драматург исемен мәңгеләштереп

22 февральдә Уфада Башкортстанның халык язучысы, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Русиянең дәүләт бүләкләре лауреаты, С. Юлаев исемендәге республика дәүләт премиясе лауреаты, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Флорид Бүләковка барельеф ачыла. Ул Мостай Кәрим урамы, 48 санлы йортта урнаштырыла. Чара 12.00 сәгатьтә башлана.

Флорид Бүләков әдәбиятка XX гасырның 80 елларында килә.. Драматург буларак берничә дистәдән артык пьеса иҗат итә. Алар арасында беренче драма әсәре «Сөясеңме-сөймисеңме?», «Канатланып оч, син Тулпарым!», «Талак-талак», «Әбиләргә ни җитми?», «Бибинур, ах, Бибинур!», «Шәйморатов-генерал», «Хатын-кызның кырык чырасы», «Эх, күгәрченкәйләрем!..», «Сөю сәгате сукканда», «Таштугай», «Камикадзе», «Онытылган дога», «Мәхәббәт карагы» һәм башкалар.

Флорид Бүләковның пьесалары Русия, Украина, Казахстан, Белоруссия, Монголия, Төрекмәнстан һәм Литваның 150дән артык театрларында уйналган.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас