

Бер бик кызыксынучан турист җирле халыктан биек булмаган тауга бәйле риваять таптыра ди.
– 5 мең түләсәң, сөйлим, – дигән ниһаять бер карт.
Турист акчасын түләгән дә тыңлый икән.
– Борын-борын заманда безнең авылда бер егет белән кыз яшәгән. Алар бер-берсенә үлеп яратканнар. Әмма ата-аналары аларның кавышуына каршы килгән. Шуннан соң егет белән кыз җитәкләшкән дә шушы тауга менеп киткән...
– Ах, Аллам, тотынышып таудан сикергәннәрмени?
– Нигә сикергәннәр? Тауның икенче ягыннан төшкәннәр дә авылдан китеп барганнар.
**
–Рөстәм суда батучы кызны коткарды да аннан соң аңа өйләнде.
–Ничек соң? Бәхетлеме?
–Кем белсен... Тик шуннан соң ул суга якын да килми хәзер.
**
Ир зәркән кибетенә керә. Сатучы туташ:
–безгә керүегез бик яхшы булды. Изге Вәли көне уңаеннан бездә 20% ташлама. Сөйгән кызыгызга берәр бүләк алыгыз. Менә йөрәк кыяфәтендәге алтын кулон бар. бик озар.
Ир моңсу гына:
–Юк мине мсөйгән кызым..
Сатучы кыланчыкланып:
–Шундый чибәр ир-атның нишләп кызы юк?
–Хатын рөхсәт итми.
**
Ир белән хатын очраклы рәвештә кибеттә очраша. Иренең кулында олы гөлләмә күреп, хатыны кычкырып җибәрә:
–Ах, бу миңамыни?
–Хәзер әйе инде, – дип куя ир боек кына.
**
Төрле гасырларда гашыйк егетләр 14 февральдә ниләр уйлаган.
18 гасыр:
–Килер микән?
19 гасыр:
–Үптерер микән?
20 гасыр:
–Булдырырмын микән?
21 гасыр:
–Котыла алырмын микән?