Барлык яңалыклар
Әдәбият
9 февраль 2023, 10:58

Кайтам яшьлегемнең таңына

Кайтам яшьлегемнең таңына
Кайтам яшьлегемнең таңына

(Ахыры).

Иртән торып, кызлар өй эчендә, малайлар ишек алдында юынып алгач, өстәл артына сыялганча тезелешеп утырып чәй эчеп алдык. Кемнеңдер  күмәче, кайсыларның ак икмәге бар. Минеке, акча ягы тар булгач, кара икмәк инде. Чәй – әбекәйнеке. Ул барыбызны да бертигез күрә. Безне үз оясына кунаклатуы да акча эшләп калу ниятеннән генә түгелгә охшаган. Кем аның йортының капкасы аша атлаган, шуларның барысын да керткән. Теләкләрен кире какмаган. Күңеле киң булгач, өйдәге кысыклык нәрсә инде ул?! Ризасызлык белдерүче юк. Киресенчә, шатбыз, күңелебез көр.  Барыбыз да иртән чыгып китәбез дә кичен генә әйләнеп кайтабыз: консультацияләр, имтиханнар, аларга әзерләнү...
Композитор абый
Конкурс бик зур: игъланнар тактасында 14 исемлек эленеп тора. Иләктән үткәннән соң бер исемлек кенә торып калырга тиеш, диләр.
Башта музыкага сәләтең барлыгын тикшерәләр. Бу имтиханны композитор Карам ага Әһлиуллин алды. Тәүдә ул миңа карандаш тоттырды һәм, кулындагы таякчыгы белән шакылдатып, миннән ритмик миниатюралар кабатлатты. Өйдә тас төбен барабан итеп каккан малайга бусы авыр түгел инде ул аның. Тәҗрибә бар барабан кебек әйберләрне шак-шок китерергә. Нинди малай андый гына нәрсәне белмәсен ди инде. Шакылдыйм. Карам ага да шат. Торган саен миниатюраларны катлауландыра барса да, мин,  ритмнарны төп-төгәл шакылдатып кына торам. Композитор абыйның йөзе дә яктырганнан яктыра бара. Минем шакылдауны ошатты  бугай: бу эшне туктатты.
Чират буенча музыкаль ишетү сәләте тикшерелде. Монысы инде авыррак. Пианино клавишаларына басканнан чыккан тавышларны, «а» авазын эшкә кушып, «көйләп» күрсәтергә кирәк. Минем «а-а-а»ны ишеткәч, композитор абыйның елмаюы бераз сүрелде. Ул “ааа”да көй- фәлән булмады, ахры. 
Өченчесендә җыр җырлап күрсәтергә кирәк икәнен алдан ук теге миңа җибәрелгән хаттагы белдерүдән укып белә идем. Җәй буена сыйныф җитәкчебез Оля апа өйрәткән «Салют бирәбез» дигән җырны кабатлап,үземчә репетиция ясап йөрдем. Шуны «җырлап» күрсәттем абыйга. 
– Мин бу җырны белмим бит әле, улым. Икенче берәр җыр җырлап күрсәтмәссеңме? – ди ул миңа.
Мәсәлән, «Ал итә, итә, итә; гөл итә, итә, итә; яннарыңа барыр идем ял итә, итә, итә» дигән җырны.  Әлбәттә, беләм. Күп тапкырлар ишеткәнем бар аны. Җырлау өчен дә җиңел җыр ул. Шуны җырлаганда көйсез булуың да бик ул хәтле ярылып ятмый... 
Карам ага мине бу сират күпереннән үткәреп кенә калмады, башка имтиханнарымны биргән саен да хәлемне сорашып торды. Аның шушы дәресләре кешелеклелек һәм кечелеклелек эталоны булып әле булса күңелемдә саклана. Бу дәресләрдән мин тагын бер фәһем алдым. Педагог өчен матур эчтәлекле, йогынтылы һәм нәтиҗәле дәресләр бирү генә җитми. Яхшы белем бирү педагогның иң беренче, иң төп вазифасы түгел әле ул. Укытучының төп вазифасы – кешелеклелек үрнәкләре күрсәтү, шул үрнәкләрне укучыларының күңеленә ялгау һәм шул ялгауны кадерләп үстерү. Моны бары тик тере, чын педагог кына эшли ала. Ул сыйфатларны китап укып та, сәнгать әсәрләре аша да, интернеттан да – гомумән беркайдан да алып булмый. Бу сыйфатлар укытучының балалар белән педагогик аралашуы вакытында гына  үсәләр. 
Педагогны башка беркем дә, бернәрсә дә алыштыра алмый. Төрле заманча технологияләр, методлар, системалар – бары тик ярдәмче чаралар гына. Алар вакыт даирәсендә дистәләре белән бер-бер артлы алышынып кына торалар: туалар, хезмәт итәләр, үләләр... Педагогик акылны беркем дә һәм бернәрсә дә кысрыклап чыгара алмый.
Бер вакыйга хәтеремнән китми. Вузда сызым буенча кабул итү имтиханы үткәннән соң, абитуриентлар эшләрендә җибәрелгән хаталарын карарга киләләр. Шуларның берсе, эшен карагач, елап ук җибәрде. Өченче тапкыр килдем бит инде, тагын шул бер балл җитми кала, дип яшь түгә, бичара. Эшен яңадан карап чыктым. Бәя дөрес куелган. Шулай да бер хатасын икенчесе белән охшаш дип  карасаң да була. Ул чакта ике хатаны бергә әйләндерергә мөмкин. Апелляция комиссиясенә гариза язарга тәкъдим иттем. Бу – минем өстән жалу яз, дип абитуриентны котырту кебегрәк була булуын...
Комиссия абитуриентның эшен карап, куелган бәягә бер балл өстәргә карар чыгарды. Бик тырышып укыды бу студентым. Шулай ук тырышып, зур уңышларга ирешеп, инде менә ничә ел укытучы булып эшли. Эшендә бик яраталар үзен. Теге бер балл аркасында менә дигән укытучыны югалткан булыр идек. Карам ага тәрбиясе ярдәм итте...
БДИ системасы эмпатия дигән нәрсәләргә: кешенең хәленә керүгә, профессиональ сыйфатларын күрә белүгә һәм шәхестәге индивидуальлеккә, кеше психикасының үзенчәлекле булуына битараф. Моның белән профессиональ мәктәп бик күпне югалта. Беренче чиратта, абитуриент чакта ук күпләрдә һөнәргә битараф булу хисе ныгынып кала. Диплом, акча, мәртәбә кебегрәк мотивлар өстенлек ала укырга кергәндә.
Җансыз БДИ материаллары белән укучы арасында рухи бәйләнешләрнең булуы мөмкин түгел. Ул бәйләнешләрне композитор Карам ага Әһлиуллин кебек киң күңелле, эчкерсез шәхесләр генә тудыра һәм үз мисалында укучыларының күңелләренә дә сыйфатлы кешелеклелек орлыклары сала ала. Алар озак көттерми шытып чыга, шәхси  сыйфатка әйләнә, социум шартларында үсә, ныгый.
БДИ нәтиҗәләре әйбәт булсын дип, укытучылар да программа материалларын өйрәнүне икенче плангарак күчереп торырга, укучыларны тырышып-тырышып КИМнардагы биремнәрне, кем әйтмешли, кроссвордларны чишәргә өйрәтергә мәҗбүрләр. Мондый «муштра» балаларда иҗади сәләт үстерә алмый, билгеле. 
Мария Шәеховна
Икенче имтихан урыс теленнән иде. Татар мәктәбендә атнага берничә сәгать кенә кергән дәрестән башка урында бер авыз да урыс сүзе ишетмәгән миңа – бу бик авыр сынау. 
Диктант язабыз. Аудитория зур. Әйтеп яздыручы укытучының һәр сүзе, диварларга сугылып, әллә ничә кайтаваз булып ишетелә. Мәктәпне бетерүем турындагы таныклыкта гел бишле билгеләре генә булса да, урыс телен белүемнең чамалы икәнен Бәләбәйдә тиз аңладым. 
Училище бинасы алдында чуваш малайлары басып тора. Алар, миннән аермалы буларак, урыс телен яхшы белә.
–Откуда идешь? – дип сорыйлар  тегеләр.
 Мин «пришел» дигән сүздән «приехал» дигәне матуррак яңгыраганга:
–Из почты приехал, – дигән булам.
Почта әнә бит: бер кул сузарлык арада гына тора. Тегеләр, гаҗәпләнеп:
– На чем? – дип сорыйлар. 
Мин:
–Пешком, – дип җавап бирәм.
Көлешәләр...
Билгеле инде, шундый белем белән диктантны «3»тән артыкка яза алмаганмын. Кәеф төште. Карам абый минем сөмсерем коелган йөземне күреп, бирешмәскә өндәде. Аталарча юатты. Алга атларга кушты.
– Мин азакка кадәр имтиханнарымны бирәм, – дидем.
...Рус теленнән түбән әзерлекле булу аркасында беренче семестрда бу тел миңа бик авыр бирелде. Кон-
троль эшләр дәфтәрендәге кызыл хәрефләр теләр-теләмәс кенә азайды. Яңа елга табан гына “өч”ләр күренә башлады. 
Икенче семестрда урыс теле һәм әдәбиятын Мария Шәеховна Бикбулатова укыта башлады. Безнең өчен ниндидер күнегүләр системасы әзерләсенме, язу машинкасында  карточкалар басып, төшереп калдырылган хәрефләрне, тыныш билгеләрен куйдыртсынмы, башка әллә нинди кызыклы һәм эффектлы эш төрләре бирсенме...
Рус телен дә, әдәбиятын да без әйбәт үзләштерә башладык. Миндә дә башта “өч”леләр, аннан тиз арада “дүрт”леләр дә күренә башлады. Диктант, иншаларны да уңай бәяләргә яза башладым.
Шулай итеп, Мария Шәеховна грамотасы бик чамалы булган мин-малайны рус телен ныклы “дүрт”кә белә торган укытучы итеп чыгарды.
Мария Шәеховна биргән төпле белем укытканда гына түгел армиядә хезмәт иткәндә дә, вуз һәм аспирантурада укыганда да бик зур файда күрсәтте. Әгәр  урыс телендә мәкаләләр, китаплар яза, диссертация яклый алу биеклегенә күтәрелә алганмын икән, моның нигезе педучилищеда Мария Шәеховна тарафыннан ныклы салынганын мин яхшы аңлыйм. Аның дәресләрендә баштан ук эш атмосферасына кереп чумасың, эш төрлелеге сине үзенә тарта, тик утырырга бер минут та вакыт юк. Ә урыс әдәбияты дәресләре үзе бер могҗиза!.. Рәхәтләнеп бәхәсләшәбез, ярыша-ярыша сәнгатьле итеп шигырьләр укыйбыз…
Педучилищены тәмамлагач та хатлар аша Мария Шәеховна белән хәбәрләшеп тордык. 
Мөхәммәт Рафикович
Имтиханның өченчесе – математикадан. Парта артына алты  абитуриентны берәрләп кенә утырталар. Билет саен өч бирем: берсе – арифметикадан, икенчесе – алгебрадан, өченчесе – геометриядән.
Алгебра белән геометрия сорауларына җавапны табу өчен башымда озак казынырга туры килмәде. Ә менә арифметика  мәсьәләсен чишеп кенә булмый бит!..Борчылуымны тышка чыгармаска тырышып, эчтән генә бәргәләнәм-суккаланам. Бирешмәскә!..Туктале, мин әйтәм үземә-үзем, алгебраик юл белән чишелмәсме бу нәрсә? Чишелде, чишелде  шайтаның. Ургылып эчкә җылы керә башлады. Җавабы булгач, арифметик юл белән дә чишеп ташладым тегене.
Имтиханны Мөхәммәт Рәфыйк улы ала. Бик усал кылана, каһәрең. Бар җавапларны бүлмәнең бөтен бер диварын биләп торучы озын кара  тактага яздыра да, кулга күрсәткеч таяк тоттырып, ничек мисал-мәсьәләне чишкәнеңне сөйләргә куша. Ул вакытта аның безне шулай җәфалаганы артык булып тоелды. 
Хәзер аңлыйм, ул безнең педагогик сәләтебезнең барлыгын-юклыгын капшап караган, күрәсең. Дәрес бирүнең бер элементы бит инде бу.

Билал Сибаевич

Дүртенче имтихан – татар теленнән. Әсән мәктәбендә  татар теле укыткан Оля Җинан кызы Янгирова дәресләрен бик кызык, мавыктыргыч итеп үткәрә иде. Дәрес темасына туры килмәгән  кызык-мызык сөйләп көлдертсә дә, программа материалын бирергә  җитешә торган иде. Педагогика классикларының “белем эмоцияләр капкасыннан керә” дигән сүзләрен ул укытуда бик урынлы кулланды.
 Әйе, педагог та талантлы бакчачы кебек ул башта җирне әйбәт итеп әзерли, шуннан соң гына аңа кадерләп орлык чәчә белә иде шул. “Оля ярты дәресен юк-бар сөйләп үткәрсә дә, аның фәнен беләләр; мин ишек ачып керү белән үк дәрес аңлата башлыйм – минем предметымны белеп бетермиләр,” дип әйтүче укытучылар да булды.
 Әсән мәктәбендә менә шул “юк-бар сөйләүче” Оля апа биргән белем төпле булгач, соңгы имтиханымны да  «5»кә биреп, конкурс йомгаклары буенча теге бердәнбер исемлеккә эләккәнемә иксез-чиксез сөендем.
...Татар теле белән аның методикасын педучилищеда башта безгә Билал Сибай улы Хәлилов укытты. Әдәбият дәресләрен җанлы итеп үткәрә иде. Ә татар теле укыту методикасы аның үзенеке булды.  Югары мәдәниятле, татар телен һәм әдәбиятын тирәннән белүче бу галим, бездән телчеләр әзерләргә тырышкандай, М.З.Зәкиев, В.Н.Хан-
гильдин кебек олы тел галим-
нәренең вуз студентлары өчен язылган калын-калын дәреслекләре 
ярдәмендә белем бирде.
Инде шул чакта ук зур гыйлем иясе булган кеше, тормыш юлдашы бакыйлыкка күчкәч, озак та тормый Казанга күчеп китте. Укытучылар белемен камилләштерү инсти- тутында эшләп, берничә дәреслек, уку-укыту әсбаплары бастырып чыгарды. Шуларны кулланып эшләүчеләр алдында, бу китап-ларның авторы безнең укытучыбыз дип, бик озак мактандык.
...Иптәше үлемен Билал Сибаевич бик авыр кичерде. Белмим, кызлары ул чакта бик бәләкәй булган-нардырмы (минем аларны күргәнем юк иде, кемнәрнеңдер әйтүе буенча гына кызлары булуын беләм), укытучыбызга ярдәмләшер кеше табылмады. Кер чайкарга Пролетар урамындагы елгачык янындагы чишмәгә төшә иде ул. Чишмә мин торган фатирга ерак булмагач, әбекәйгә ярдәм булсын дип, мин дә шунда барам һәм еш кына Билал Сибаевич белән очраша идем. Ул, ничектер, миңа моңсу күзләре белән карый да башын читкә бора, бер сүз дә дәшми иде.
Мин исәнләшәм дә, тиз генә чиләкләремә су чумырып алып, йөгерә-йөгерә менеп китәм. Хәзер генә, үзем гаиләле булгач кына аңладым ничә еллар бергә гомер иткән тормыш юлдашын югалтуның аңа ни тиклем авыр булганын.
Шунда Билал Сибаевичка үземнең ярдәмемне тәкъдим итәргә кирәк булган да бит. Бала чакта аны аңлап бетерә алмаганмын. Әлегә кадәр үкенәм.
Билал Сибаевичның абруе татар мохитендә бик тә зур иде. Еш кына Казан тиклем Казаннан аңа язучылар килеп торды. Безнең белән дә очрашулар үткәрәләр иде. Бигрәк тә  Сибгат Хәким безгә еш күренеп китә торган иде.
Абруйлы Билал Сибаевич белән минем – бер маңка малай арасы бик ерак иде шул.  Бу араны тартыну, үзеңнең шул кадәр зур кеше янында бик кече итеп тою һәм шуңа охшаш башка хисләрнең коймаларын җимереп үтә алмадым.  Гомерем буе күңелемдә шушы бөек кеше алдында үземне гаепле сизеп, күңелемнән генә булса да аннан әллә ничәләр тапкыр гафу үтендем. Тик аны үзенә генә җиткерә алмадым. Ул хәзер юк инде, ләкин аңа рәхмәтем һаман күңелемдә яши. Ул рәхмәтләрне әйтү теләге бер миндә генә түгелдер, мөгаен.
Мин – студент

Шулай итеп, өч имтиханны да уңышлы тапшыргач, педучили-щеның беренче курсында укучы булып киттем. Безнең илдә, гадәттә, студент дип югары белем бирүче уку йортларында укучыларга гына әйтәләр. Латинчадан алынган “студент” сүзенең мантыйгы “шөгыльләнүче, тырышып эшләүче” дигәнне аңлата. Шулай булгач, махсус урта белем алучыларны да студент дисәк, бернинди дә хилафлык булмастыр. 
Башта кабул итү комиссиясе әгъзалары һәрберебез белән әңгәмә үткәрде. Аның рәисе Гилим Мингалеевич Мортазин (Гыйль-мулла Миңлегалиевич), ягъни шушы уку йортының директоры иде.Аның янында укучыларның комсомол һәм профсоюз оешмаларыннан да вәкилләр бар. Гомумән, педучи-лищеда бу оешмаларның роле зур булды. Алардан башка уку йорты  тормышындагы бер генә мөһим мәсьәлә да хәл ителми иде. Үзидарә булсынмы? Көчле иде ул. Директор студентларның сүзләренә зур игътибар бирә, аларның фикеренә колак сала иде. Бу, әлбәттә, бик тә көчле тәрбия чарасы да булды.  
Тугыз малай арасыннан бер миңа гына стипендия бирергә булдылар. Ул малайларны,  түбән балл җыйсалар да,  сынау срогы үтү шарты белән укырга алдылар. Монысы да Гилим Мингалеевичның акыллы карары булган. Чөнки мәктәпләрдә укытучы булып күбрәк хатын-кызлар эшли. Ир-егетләр бик аз. Әлеге чара әнә шул проблеманы күпмедер дәрәҗәдә хәл итәргә булышырга тиеш, дип уйлагандыр директорыбыз.
Илгизәр Солтанович

Билал Сибаевичтан соң татар теле һәм аның әдәбиятын Казан ягыннан килгән Илгизәр Солтан улы  Гыйззәтуллин укытты.Беренче дәресләреннән үк яраттык аны. Класс журналын култык астына кыстырып, шул як кулбашын бераз өскәрәк күтәреп, горур кыяфәттә эре адымнар белән килеп керер иде ул бүлмәгә. Татар теленең сафлыгын саклауны таләп итте, татар сүзен яратырга, татар сөйләмен ихтирам итәргә өйрәтте ул безне.
Такта янында тема аңлатканда сүзләргә һәм аларның кисәкләренә  «указка» белән түгел, ә «күрсәткеч таяк» белән төртеп күрсәтте.
Дәрескә соңга калган кызга:
– Соңга калуыгызның сәбәбен аңлатуыгызны үтенәм,–  ди ул.
Кызның җавабы әзер:
– Общежитиеда дежурда тордым.
– Татарча сөйләвегезне сорыйм. Гомумторакта кизүдә тордым дисәгез, татарча булыр, – дип төзәтә ул булачак укытучының сөйләмен.
Баштарак болай сөйләшүгә бик мәзәксенеп, пырхылдап көлешеп тә алгаласак, саф татарча сөйләшә белергә кирәклеген тиз аңладык.
...Мин Әсән мәктәбендә эшләгәндә педучилищедан бер кыз практика үтә иде. Илгизәр Солтанович, методист буларак, көннәрдән бер көнне аның эшен карарга килеп төште.
– Бик ерак торасыз икән, машинадан төшкәч, атлый-атлый күзләрем агарып бетте, – ди ул. 
Сөйләвенчә, Бүздәк – Дүртөйле автобусыннан Уфа – Казан юлы чатында ук төшеп калып, җәяү атлаган икән. 
– Мин монда үзебездә укып чыккан  егет барлыгын белгәнгә күрә дә килергә булдым, - дип  өстәп куйды. Ул егет – мин бит инде.
Фатирга директорыбыз Фәнүз Хәниф улы  алып китте үзен. Кич буе сине мактап сөйләп утырды, диделәр Илзидә белән Фәнүз абый.
Хәлләремне үземнән дә сорашты, практикант кызга ярдәм күрсәтүемә дә рәхмәт әйтте. 
...Илгизәр Солтанович әле һаман фәнни эшләр белән  шөгыльләнә. Сүзлек язып бастырганын да беләм. Сүзлекнең үзен күрмәсәм дә, күршедә генә торган Муса ага Мөлеков (ул «Кызыл таң»ның баш мөхәррире булып эшләп, Башкорт дәүләт педагогия университетында укытты, доцент, фәннәр кандидаты) язган күләмле рецензиясен «Кызыл таң»нан укып таныштым һәм укытучым  өчен бик тә сөендем.
Усманов абый

Мәктәптә укыганда ук мине Башкортстан радиосындагы «Сиг-нал» радиогәзитенең хәбәрчесе итеп алганнар иде. Азмы-күпме хәбәрләр язарга өйрәнгән идем, биредә  Бәләбәй каласының «Алга» исемле гәзитенә мәкаләләр, шигырьләр язгаладым. Аның мөхәррире Усманов абый  гәзитнең «Вперед» исемле урысча вариантында да мәкаләләремне үзе тәрҗемә итеп бастыра килде. Әлбәттә, шул мәкаләләрне адәм рәтле итеп язуда Билал Сибай улының дәресләре миңа бик нык ярдәм итте. 
Шулай, редакциягә бер мәкаләмне илткәндә, «гәзитнең штаттан тыш хәбәрчесе» таныклыгы тоттырып мине, Бәләбәй машиналар төзү заводына барып гәзит өчен материал алып кайтырга үгетли башладылар. Бик тә оялчан булганга, анда ничек баруымны, кешеләр белән ничек сөйләшүемне фаразлагач, тәкъдимнәрен кире кактым. Оялу хисе, чирләгән оялу хисе дию дөресрәктер, бу әйбәт эшне башкарырга комачаулады. Кем белә, бәлки шунда журналистика юлы да  ачылып киткән булыр иде. Гәзитләргә язышуымны дәвам итсәм дә, Рәиф Кадим улы Әмиров шаярып әйткәндәй, «свободный журналист» кынамын шул мин.
Гомумән, ояла белү начар нәрсә түгел түгеллеген. Ул – кешенең эчке тормозы, оятсызлыктан саклану чарасы. Бигрәк тә әхлакый кыйммәтләр югала барган бу заманда ояла белү иң кирәкле сыйфатларның берседер.
Оялчанлыкның икенче ягы да бар. Шунысы турында уйлаганда баланы  берьяклы гына итеп тәрбияләргә ярамый икән дип тә уйлыйсың. Һәрнәрсәнең, хәтта и яхшы гадәтләрнең дә үз чамасы булырга тиеш. Чиктән тыш тыйнаклык, үзенең яшәү даирәсендә генә түгел, ә җәмәгатьчелеккә файда китерү эшендә дә үтә алмаслык киртәләр, чокырлар барлыкка китерүе ихтимал.
Училище тормышын яктырткан материалларым  дөнья күрә торды. Инде рус телендә дә язам. Редакциядә аларны карап:
–Довольно грамотно, – дигән булып алып калалар иде.
Бу эшем минем тел үзләштерүдәге уңышларыма гына түгел, кесә ягымны бераз рәтләргә дә ярдәм итә иде. Бер сумнан алып сигез сумга кадәр бирелгән гонорарлар хәтта вак-төяк кием-салым алырга да мөмкилек бирде.

Рәсем дәресләрен М.А. Шевченко белән С.Д. Сущенко алып бардылар. Берсе академик сурәтләү алымнарын өйрәтсә, икенчесе практик рәсемләүне алга куйды: дәресләрдә кулланыла торган плакатлар ясарга өйрәтте.Бу ике укытучы, кызганычка каршы, бер-берсе белән тыныша алмады.
Алар бәхәсенең укучылар даирәсенә дә чәчелеп чыгуы – начар күренеш, әлбәттә. Рәсем укыту методикасына карашлары капма-каршы булды аларның. Шул методик бәхәснең каланчасыннан торып карыйсың да уйлыйсың: икесенең дә фикере дөрес кебек.
Бер яктан, гомумән, художество уку йортларында академик сурәтләү өстенлек итә, чөнки ул рәсем сәнгатенең нигезендә ята. Ә фундаменты булмаган бәләкәй генә каралты да җимерелүгә дучар. Әлбәттә, сурәтләү сәнгатенең төрле юнәлешләре бар. Аларның барысы да “академиягә” нигезләнмәгән. Иҗат катлаулы нәрсә... Символизм, абстракционизм һәм башка “изм”нар бик күп.
Мәктәпләрдә әле Кузинның да, Неменскийның да методикалары хөкем сөрә. Башка методистлар да рәсем дәресләренә үз өлешен кертә тора. Шулай да рәсем ясауның үз кагыйдәләре, алымнары, кануннары булуын онытырга ярамый. Шев-ченко шул яклы булды.
Икенче яктан карасак, “башлангыч сыйныф балаларын укытырга алынган бар кеше дә рәссам була аламы?” дигән сорау туа. Җавабы: юк. Бу – мөмкин түгел эш. Ә менә аны үзенең дәресләренә күргәзмә әсбаплар ясарлык, декоратив эшләр башкарырлык, реалистик сурәт-ләүнең законнарын үзләштереп, аларны балаларга җиткерерлек итеп әзерләргә була. Моның өчен Шевченко белән Сущенконы талаштырырга түгел, ә икесенең дә карашын берләштерү кирәк булган да соң...
Семен Дмитриевичны ихтирам итүебезне бер миллиметрга да чигенмичә дәвам иттек.
Гомумән, икесенең дә тырышлыгы аркасында мин дә рәсем сәнгате белән кызыксынып киттем. Бәләбәйнең 3нче мәктәбендә түгәрәк ачып, атна саен ИЗО кабинетындагы натюрморт фондыннан әйберләр эләктереп, балалар белән эшләргә йөгерә идем. Укытучы эшенең тәмен тәүдә шунда татыдым мин.
Фәнни оеткы салучылар
Фәннең тәмен дә Бәләбәйдә татыдым. Уку елы башында шәһәрнең Эшчеләр урамындагы башлангыч мәктәпкә практикага алып бардылар.
Җитәкчебез Искәндәр Галиәскәр улы Сәмигуллин иде. Миңа ул беренче сыйныф укучыларының үзаллылыгын күзәтергә кушты.
– Аларда нинди үзаллылык булсын? Әле кичә генә мәктәпкә килгән балалар бит, – дип тә әйтеп карыйм Искәндәр Галиәскәр улына.
– Ә син игътибар белән кара. Әнә, укучы сумкасын үзе аламы? Ала.
Китапларын партага чыгарып куямы? Куя. Үзаллы эшме бу? Узаллы эш, – дип күзәтүләрнеӊ программасын аңлаешлы итеп чәйнәп каптырды. Ул чакта А.И.Герцен исемендәге Ленинград педагогия институтында аспиран-турада укый иде укытучыбыз. Язган эшләренең машинкада басылган вариантларын да күрсәткәләде безгә. Күз алдыбыздагы шушы бер генә нөсхәдә булган һәм бөртекләп җыелган педагогик фәннең алтын бөртекләре тупланмасы безнең өчен үзе бер аңлатып бетерә алмаслык затлы һәм безнең акылыбызның буе җитмәслек әйбер иде.
Практикада вакытта класстагы шундый сөйкемле мәктәп формасы кигән малай һәм кызларының үзләрен тотышларын күземнең нурларын әле бер, әле икенче якка аткалап, аларның һәр хәрәкәтен шул нурлар белән тотып алырга ашкынып, хәтсез генә эмпирик материал җыйдым. Аларның кәгазь битләрендәге сыйфатламаларын алдыма тезеп куеп, үзем билгеләгән мантыйкка ярашлы рәвештә ниндидер бер тәртипкә салып, отчет яздым. Ташка басып бирсәм әйбәт булыр дип, училищеның музеендагы язу машинкасында эшләргә рөхсәт алдым. Электән мондый эш белән шөгыльләнгән булмагач, бер бармак ярдәмендә генә хәреф җыю бик акрын барды. Кич җиткәнен дә сизмәгәнмен. Кайтыйм инде дисәм, җыештыручы апалар ишеген бикләп киткәннәр. Ишекне, булган көчемне эшкә кушып, “уптым илаһига” шакылдатып та, типкәләп тә карыйм – ишетмиләр.
Училище директоры Гыйльмулла Миңлегали улы Мортазин гаиләсе белән музей янындагы зур булмаган бүлмәләрне үзенә фатир итеп яши иде. Ул минем тавышны ишетеп калган. Ишекне ачтырды да мине үзләренә алып кереп китте. Ул да диссертация яза икән. Минем алга кәгазь бите куеп, таблица төзеп бирергә кушты. Хәзер аңлыйм, мин ясаган таблицаның диссертация өчен һич кенә дә кирәклеге булмаган.
Кулдан эшләнгән таблицаны беркем дә диссертациягә куймый. Бу бәләкәй генә эш директорның мине кунак булып утыртуын аклар өчен бер сылтау гына булгандыр, дип уйлыйм.
Фаина Сергеевна –директо-рыбызның җәмәгате – миңа кофе эчерде (моңа кадәр андый эчемлекне эчеп караганым юк иде әле). Гыйлем Миңгали улы, магнитофон куеп, Олег Лундстрем җитәкчелегендәге электрон уен кораллары ансамбле концертын тыңлатты. Шулай итеп, директорның үзендә кунак булырга, аның фәнни эшенең бер почмагын гына булса да күрергә язды. Фән юлының башы да Бәләбәйдә шушы ике вакыйгадан башланды.
Укытучыларыбыз
Аналарча хәстәрлек күрүче төркем кураторыбыз Земфира Сәлигаскәр кызы Латыйпова безгә физика укытты. Земфира Сәлигаскәровна авыр темаларны да аңлашылырлык итеп җиткерә, чәйнәп бирә безгә. Йотасы гына кала. Алгебра да укытты. Анысы күбебезгә бик авыр бирелде. Ә менә политинфор-мацияләрне бик мавыктыргыч итеп үткәрә иде ул.
Көзләрен колхоз-совхозларга уңыш җыюда ярдәм итүдән без дә читтә калмадык. Земфира Сәли-гаскәровна безне совхозларга бәрәңге уңышын җыярга алып барды. Безнең татарда әйткәнчә, кырык ата баласын йомарлап тотып, эш оештыру аңа җиңел бул-магандыр.
“Рассвет” совхозының бәрәңгесен алабыз. Уңыш әйбәт. Бәрәңгеләр күп, эре. Төшке ашны басуга китерәләр. Мичкәле арбага җигелгән ат белән тешләреңне камашты-рырлык салкын чишмә суы алып менәләр. Йөгергәләп эшләгәч, тамак кибә. Суның суыклыгына карап тормый, аны киләбез дә эчәбез, киләбез дә эчәбез. Салкын су минем электән авыру тамакка бик “әйбәт” тәэсир итте: кичкә таба шешеп чыкты. Тәнем уттай яна. Мине бер өйнең кызу итеп ягылган миче башына ниндидер иске-москы түшәп яткырдылар. Башта күз алларым караңгыланды, аннан якындагы стена ниргәләре томанга күмелгән кебек тоныкланып югалды. Температурам кырыкка җиткәч аңымны югалтканмын икән. Селкеткәләп тә, эндәшеп тә караганнар. Мин аларын тоймадым да, ишетмәдем дә. Бу бала үлмәсә ярар иде дип, Земфира Сәлигәс-кәровна урам буйлап фельдшер эзләп йөгергән. Тапкан. Аны җитәкләп алып килеп, укол кадаткан. Шуннан гына күземне ачканмын. Үлемнән коткарды мине кура-торыбыз. Земфира Сәлигаскәровна булмаса, мин, бәлки, педучилищеда бер семестрдан артык укый да алмаган булыр идем. Уку йортын-дагы беренче адымнарымны атлау бик авыр булды. Әлеге дә баягы рус телен әйле-шәйле генә белүгә килеп бәйләнгән ул авырлык. Чак кына стипендиясез калмадым. Стипендия булмау минем өчен катастрофа булыр иде, чөнки миңа өйдән акча алу мөмкинчелеге бөтенләй юк. Әнкәемнең эшләгәненә бары тик ун сум акча бирәләр. Үзе ашарга тотсынмы, миңа җибәрсенме ул акчаны?
Кураторыбыз Земфира Сәлигас-кәровна тырышлыгы мине – елак малайны – стипендияле итеп калдырды.
...Физкультура укытучысы Михаил Тимофеевич Усанов та бик таләпчән булды. Иң мөһим предмет ул физкультура, дип укытты безне.
Педучилищеның өченче курсында укыганда актив практика башланды.
Беренче мөстәкыйль үткәргән дәресем физкультурадан булды. Бәләбәйнең 3нче урта мәктәбендә үтте ул дәрес. Тәүдә, дәреснең конспектын язып, Михтимга (без, студентлар, аны яратып үзара шулай атый идек) күрсәттем. Конс-пектымны энәсеннән җебенә кадәр карап чыгып, әллә күпме төзәтмәләр кертте. Абыебызның имзасын алгач, фатирым йортының ишегалдында көн саен репетиция ясадым. Дәрес үткәреп карадым.
Шул дәрес бөтен нечкәлекләре белән ятланып ук бетте. Кем әйтмешли, төнлә уятып, дәрес үткәрергә кушсалар, һичшисез, мин аны хәтта бер бәләкәй генә детален дә төшереп калдырмыйча спектакль куйгандагы кебек "уйнап" чыга алыр идем. Менә шул дәресне үткәрү көне килеп җитте. Физкультура дәресе бирүчеләр өчәүбез. Михаил Тимо-феевич, үзе барлыкка китергән кагыйдәсе буенча, өч дәреснең икесенә “икеле”, берсенә “өчле” куя торган иде.
Мин физкультура залының ишеген ачып бер адым атлаганымны хәтерлим, калган хәрәкәтләремне ничек ясаганымны белмим. Барысы да автоматик рәвештә узды.
Дәресләребезне анализлый башла-дылар. Һәрвакыттагыча икебезгә “икеле”. Миңа... “дүртле” куелды. Мактадылар минем дәресемне.
Кимчелегем дә булган: укытучы кигән форманың өсте озын җиңле булырга тиеш, ә минеке – кыска. Тиешле форма алырлык акчам юк иде шул.
Иптәшләремнән сорап торырга, әлеге дә баягы, оялчанлык комачаулагандыр инде.
Михтим безне җәен төрле кроссларда катнаштырса, кышын чаңгыда табигатькә алып чыкты. Бәләбәй тирәсендә таулар, чокырлар, елгачыклар бик күп. Кышкы урман аеруча матур.
Таякларыбызны култык астына кыстырып, чаңгыларыбызның үз-ләре теләгәнчә шууына карышмый, аска омтылабыз.Сәгатьләр буе кулыбыздан китап төшермичә ачлы-туклы утыргангамы, белмәссең, әллә саргайган, әллә агарынган йөзләребезгә байлар чырае керә. Күңелле. Көлешәбез. Шаярышабыз. Бер-беребезгә кар атышабыз. Егылабыз. Көрткә чумабыз. Арка капчыкларыбызга тутырган ашамлыкларны чыгарып, тамак ялгап алабыз да, инде көннең кичкә авышканын шәйләп, теләр-теләмәс кенә кайтыр юлга чыгабыз.

Хезмәт дәресләрен Николай Константинович Бебик алып барды.
Дәресләренең берсендә циферблат ясаганыбыз хәтердә калган.
Мин шундагы цифраларны матур итеп язганмын икән. Николай Константинович мине “Вот это действительно цифры, а не какие-то цифирки", дип мактаганга күрәдер инде хәтерем аны шулай озак саклаган.
Музыка дәресләрен Александр Павлович үткәрде. Миннән мандолинист ясарга тырышты ул. Малайларның күбесе баянга тартылды.
Минем ул уен коралын сатып алырлык мөмкинчелегем булмагач, мандолинаны гына үзләштерергә булдым.
Тарихны һәм җәмгыять белемен Миңненур Хисмай кызы һәм Кадим Барый улы Вәлиуллиннар укытты.
Китапханә мөдире Әдибә Шәрип кызы Сәмигуллина да минем формалашуыма йогынты ясады. Мин аның китапханә түгәрәгенә йөрдем. Китапханәдән чыкмас булдым.
Карамалы-Гобәйдә практикада
Уку атнасының бер көне практика өчен бирелә иде. Аны шәһәр мәктәпләрендә генә түгел, авылларда да үткәрдек.
Безне Туймазы районының Карамалы-Гобәй мәктәбенә автобус белән йөрттеләр.
Озайлы практиканы Чокады-тамакта уздым. Карамалы Гобәйдән ерак түгел ул авыл. Фатирга Сәгыйть абыйларга керттеләр. Бик матур алты почмаклы өйдә яшиләр. Йорт-куралары ныклы. Мине эчке бүлмәгә урнаштырдылар. Бөтен җирдә чисталык. Җылы. Якты.
Мәктәп аз комплектлы булгач, бер бүлмәдә ике сыйныф укый. Андый хәлләрне үзем укыган мәктәптә күргәнем булгач, практика үтү артык зур авырлыклар тудырмады. Укытучы апа да миңа бик игътибарлы, ярдәмчел булды.
Әбекәй
Педучилищеда укуның матди ягы турында сүз башласам, шуның белән бәйле кайбер авыр чаклар искә килә дә төшә, килә дә төшә.
Беренче курста укыган чак. Стипендия бирделәр. 1961нче елгы реформа алдыннан ул 140 сум иде. 30 сумын, әйткәнемчә, стипендия-сезләргә ярдәм йөзеннән гомум “казанга” салдык. Калган 110 сумын әнкәем яңа гына сатып алган “москвич” дип йөртелгән кыска пәлтәнең тышкы кыек кесәсенә салып куйдым да икмәк кибетенә юл тоттым. Ике ак буханка сатып алдым икешәр сумга.
Кибеттән чыккач, кулымны кесәмә тыгып карасам, йөз сумлык акчам юк. Ул кесәм буш. Икенчесендә сатучы кайтарган ике өч сумлык кына торып калган. Кибеткә кире кереп, шундагы кешеләрдән идәнгә төшкән акчаларымны күрмәдегезме, дип елардай булып сораштырып карадым. Кесәмә кереп алганнардыр инде. Әлеге хәл мине башкача ачык авыз булып йөрмәскә өйрәтергә тиеш булса да, бу дәрес минем миемә тиешенчә кереп утыра алмады. Пионер лагеренда вожатый булып эшләгәндә дә акчамны әйберләрем арасына яшереп куйган җиреннән табып алып үзләштерделәр. Бурның кем икәнен яхшы чамаласам да, дәлилләрем булмагач, бер сүз дә әйтә алмадым ул кешегә. Безнең бер туганыбыз – Җамал апа – бәхетләрен куеп алсыннар, дип әйтергә өйрәтә иде тормышта шундый чаклар булганда. Ул сүзләрне әйтмәсәм дә, минем акчамны алган бәндә тормышында рәхәт күрәлмәде.
Теге акчасыз торып калган айда әбекәй ярдәмгә килде.
–Ислам балам, миңа утын кисешерсең, суга барырсың, кар көрәрсең. Шуларның хакы итеп үзем ашатырмын сине, – дип ай буе пешкән ризыгыннан өзмәде мине. Әбекәй мине үз баласы кебек курчалап торды.

Бәләбәйнең юллары
Дүртөйле – Бәләбәй арасындагы борылмалы-борылмалы, таулы-ташлы юлларны 4 ел эчендә күп таптарга туры килде. Башта “эт җигеп” Дүртөйлегә барасың. Аннан Бүздәккә илтә торган калтырчык озын борынлы пазик дип аталган автобуска утырасың. Аның тәрәзәсеннән әллә күпме авылны карап үтәсең. Алар күңелгә уелып керергә өлгерми артта кала торалар. Ә менә Бүздәк чатында төшеп калгач, берәр очраган машинага утырып, Кандракүлгә җитәрәк ачылган матурлыкка карап исең китә. Таулар, юл буенда да, тау итәкләрендә дә үскән матур агачлар!..
Күлнең матурлыгы!.. Их, төшеп шуның ярында хет бер минут кына булса да басып торырга иде. Юк, аз... Суга чумарга иде. Чумып-чумып йөзәргә... Хыялый малай, син нәрсә уйлыйсың?.. Бәләбәеңә барасың бит. Кул күтәреп туктаткан машинаң күлне калдырып өскәрәк күтәрелә дә, шофер абый, алдан әйтеп куйганча, юл чатының тагын берсендә төшереп калдыра. Николаевка янындагы Бәләбәйгә илтүче юлның чатында машиналарга кул күтәрәсең. Берсе туктамаса, икенчесе туктый шунда.
Бәләбәй юлы... Такыр... Асфальт... Ялтырап тора. Әле тауга күтәрелә ул, әле аска төшә.Тукай, Карамалы-Гобәй, чиркәү гөмбәзе һәм тәреләре белән Анновка, тагын читтәрәк төрле татар авыллары.
Июль азагы, август башлары тирәсе иде. Пионер практикасыннан соң Бәләбәйдән авылга кайтырга чыктым. Матур көн. Автобус белән Николаевка чатына кадәр бардым. Көтәм. Күпмедер вакыт узуга матур итеп бизәлгән машиналар колоннасы күренде. Әрсезләнеп, шуларның һәрберсенә кул күтәрәм. Берничәсе туктамый үтсә дә берсе мине утыртты. Алар каядыр еракка авыл хуҗалыгына ярдәм йөзеннән урып-җыюда катнашу өчен шулай бергә тупланып баралар икән. Кабинада миңа урын юк, әлбәттә. Шул кузов инде ул безнең ише малай-шалайга. Булсын. Миңа – яшь кешегә– нәр-сә ул кузов. Рәхәтләнеп бәргә-ләнәсең, сикергәлисең, егылып китеп сузылып та ятып аласың, җилләнәсең. Үзе бер рәхәтлек кенә ул. Кандраны да уздык, Бүздәк чаты да артта калды. Чакмагышка юл тотабыз. Тик колонна район үзәгенә тиклем барып җитә алмады. Көн кичкә авышкач, ул бер бәләкәйрәк кенә күлгә дә, буага да охшаган бер җиргә туктарга булды.
Палаткалар кордылар. Учак кабыздылар. Казан асып, аш пешерделәр.
Мине дә сыйладылар. Иртән иртүк машиналарның двигательләрен кабызып, юлга чыктылар. Ярты сәгать тә үтмәгәндер, Чакмагыш ягыннан кара болыт чыгып, котырынып яңгыр ява башлады. Мин бер кат күлмәктән. Чыланмаган бер җебем дә калмады.
Төш узгачрак Семилеткага барып җиттек. Машинадан төшеп калып, Түбән Манчарга таба атлыйм. Яңгырның туктарга исәбе юк шикелле. Күктә ут уйный. Тирә-як шарт-шорт килә. Мин атлыйм... Су күктән дә, минем күлмәк-ышта-нымнан да ага.
Авылга кердем. Дүртенчеме-бишенчеме өйнең тәрәзәсен ачып, бер апа миңа дәште:
– Син Мәфтуха малае түгелме?
– Әйе, – дип җавап бирәм.
Иии, балакаем, син бит бу чылануың белән чирләячәксең. Кер әле. Кер дип торганда нигә кермәскә. Минем оялчан булуым да әллә кая югалды. Чыннан да өши үк башлаган идем. Мине чакырган апа бөтен киемнәремне салдырып алды да, аларга кереп сеңгән яңгыр суын борып агызып, күлмәгемне-чалбарымны янып торган мич янына кибәргә элде. Самавырыннан агызып эссе чәй эчерде. Урын җәеп, йокларга салды. Башым мендәргә барып җитте микән? Белмим. Йоклап та киттем.
Апа, иртән мине уятып, чәй эчерде. Кипкән киемнәрем үтүкләнгән.
Шуларны киеп, апага рәхмәтләр укып, Каргага юл тоттым.
...Кыш иде. Каникуллар тәмамланды. Иртәгә Бәләбәйгә юлланырга кирәк.
Иртүк уянып, тышка чыгып кердем. Кичтән ява башлаган кар, ахры, төнлә дә туктамаган. Тирә-як ап-ак. Ул карның явып үтүе генә җитмәгән, йокы аралаш колакка кереп җәфалаган котырынып улаган җил урамга да, ишек алдына да себертеп кар кертеп тутырган.
Әнкәйнең кайнар сөтле чәен кичә генә пешергән икмәге белән эчеп хушлангач, аның миңа биреп җибәрәсе ярты сарык түшкәсе, каз һәм тагын нәрсәләрнедер капчыкка салып, аның авызын бәйләп кул чанасына салдык та юлга чыктык. Әнкәй мине Дүртөйлегә кадәр озата бара.
Атлыйбыз. Аякта – пима. Кулда – бияләй. Арттан чана иярә. Юк, ияреп тә бармый әле ул. Карыша. Керә дә карга бата, керә дә карга бата. Без аны мәҗбүриләп сөйрибез. Әле сул якка, әле уң якка авып та куйгалый ул. Тагын күтәреп утыртабыз. Кар тирән. Аяклар кар астына төшәләр дә китәләр, төшәләр дә китәләр.
Бик озак бардык Дүртөйлегә. Ярый әле Бүздәк автобусы китеп өлгермәгән. Киткән дә булыр иде дә юл юк икән. Кардан чистартылмаган. Грейдерлар бик акрын эшли. Ташбака кебегрәк кенә кыймылдыйлар.
Автобусыбыз да нәкъ шул җан иясе тизлеге белән Чакмагышка тәгәри.
Төшләр тирәсендә генә барып җиттек район үзәгенә. Аннан соң тизлек бераз арткандай булды. Шулай да Бүздәк чатына кичкырынга гына барып җитә алдык.
Якшәмбе көн. Чаттан машиналар бик сирәк үтә. Мин тәнгә җылы кертер өчен арлы-бирле сикергәлим. Бәхет ярмасы булып, бер машина миңа кирәкле юлга борылды. Үрсәләнеп кул изәгәнемне күреп, машинаны туктаттылар. Кузовка капчыгымны ыргытып, үземне дә шунда үрмәләдем.
Сөйләшкәнчә, Николаевка чатында машинаны туктаттылар. Капчык җиргә ыргытылды. Үзем дә сикердем. Кул өшегән. Бармаклар тыңлашмый.
Руль ягыннан кабинаны ачтырдым да:
– Абый, пәлтәмнең менә бу кесәсендә акчам бар. Үзең ал инде. Кулларым өшегән. Алып булмый, – димен.
– Исән-имин барып җит, улым, – дип ишеген ябып, акчаны алып тормыйча, машинасының газына басты абыем.
...Аязытты. Киемемне дә, тәнемне дә суык тагы да ныграк бораулый. Җилеккә үтә башлады. Машиналар юк та юк. Сөенче, әнә берсе күренде. Сөенеч тагы да зурайды: Бәләбәй юлына борылды драндулет. Туктады. Кабинанының бер илле чамасы төшерелгән пыяласыннан чыккан тавыш:
– Кая барасың? – дип сорады.
– Бәләбәйгә.
– Әйдә, утыр.
Кузов инде ул миңа утырасы урын. Капчык белән икәү шунда менеп киттек. Барабыз. Машина сулга борылды. Беләм. Бу бит безнең атна саен булмаса да еш кына практикага килеп йөри торган Карамалы-Гобәй.
Авылдагы утлы тәрәзәсе күренгән бер йортның капкасы алдына килеп туктадык. Башка өйләрнең күбесендә инде ут юк. Йоклыйлар. Йокламыйча, төнге унике тулып килә бит инде.
Мине утыртып алып килгән абый бераз вакыт үтүгә капкадан чыкты.
– Егет, без Бәләбәйгә бармаска булдык. Үз җаеңны үзең кара инде, – ди.
Еласы да килгәндәй булып куйды. Юк, еларга ярамый, олы юлга кайдан турырак чыгарга мөмкинлеген беләсең бит, димен үземә үзем. Чык, дип өстим. Капчыкны җилкәгә асып, шагыр-шогыр атлыйм. Иии, кар нинди матур җырлый. Ул үзе белгән көен көйләп торгач, мин ялгыз түгелмен. Үзем дә эчтән генә шул көне көйлим. Юлга чыгып басуым булды, чыжлап бер машина килеп тә туктады. Водитель янында да урын бар икән. Менә кайда ул бәхет!.. Теге кем әйтмешли, мунчала кебек аякка уралган.
Кабинада җылы. Шофер абый минем кара төндә болай нишләп йөргәнемне сораша. Нидер җаваплыйм. Сораулары баз эченнән ишетелгән кебек була бара. Кар башында туңып яткан песи баласы җылыга керткәч нишләсә, мин дә шулай рәхәтләнеп йоклап киткәнмен. Бәләбәйдә икәнебезне дә сизмәгәнмен. Абыем минем кабыргага төрткәнгә генә уяндым.
– Килеп җиттек, парин. Сине кайда төшерергә?
– “Девон” янында торам мин, абый.
– Базар янында калдырырмын алай булгач.
Базарның кара-кучкыл коймалары. Төштем. Рәхмәтләремне укыдым.
– Парин, син башка болай йөрмә. Өеңә кайтасы урыныңа теге дөньяга юл тотуың бар. Әле, күрәсең, сиңа анда урын әзерләп куя алмаганнар. Исән-имин өеңә кайтардылар, – дип ярым шаярып, ярым минем турымда кайгыртып, китергәненә акча да алмый машинасын тырылдатып китеп тә барды.
Юллар, юллар! Тормыш юллары! Алар гел генә ялтырап торган асфальт түгел шул. Кояшлы, җылы, якты, матур булып кына тормыйлар. Яңгырлары да, яшеннәре дә, суыклары да, бураннары да, карлары да бар. Тайгак та алар.
Егыласың да. Тагын торасың. Атларга кирәк. Барырга кирәк. Алга, бары тик алга. Тешеңне кысып алга. Иренеңне чәйнәп алга. Нинди шартта да яшәргә тырышырга!..
“Юллар, юллар! Авыр булса булсын. Тик соңгысы гына булмасын”. Әйе, нәкъ шулай.

Ганс Хәкимов.

Читайте нас: