

Кичке эңгер-меңгердә, кемдер берәү, акрын гына Фәрит абыйларның өй ишеген какты. Авыл дөньясында кичке эшләрне бетереп кергән гаилә, бергәләшеп өстәл артына җыелган. Өй эченә, плитә өстендә чүлмәктә пешерелгән тәмле аш исе таралган. Зәйтүнә апа, өстәл башында утырган Фәрит абыйга беренче тәлинкә ашны бүлеп бирде дә , ишек каккан тавышны ишетеп, чүмечен тоткан килеш туктап калды. Чакырылмаган кунакны үзең каршыла инде дигәндәй, иренә күз төшерде хуҗабикә. Өй алды ишеген чыгып ачкан Фәрит абый белән килгән кунакның исәнләшү сүзләре ишетелеп калды да, тышта бөтенләй тавыш-тын бетте. Өстәл артындагылар бары да ишек ягына карап каттылар: бик озак каршылап, кемне ияртеп керер икән әтиләре? Ниһаять, ачык ишектән иң алда никтер кыенсынып кына әтиләре, аның артыннан озын буйлы, бик тә яхшыдан киенгән, кара чибәр бер егет атлап үтте тупсаны. Үзенә төбәлгән эреле ваклы биш-алты баланың һәм хуҗабикәнең сынаулы карашыннан , кинәт кенә югалып калды егетебез. Ә Зәйтүнә апа, дөньяны инде күп күргән кеше буларак, очрашу дилбегәсен тиз генә үз кулына алды. Чүмечен тәлинкәгә куеп, җитез генә кунак алдына килеп басты, алъяпкыч итәгенә күлларын сөрткәндәй бер тидереп алды да, күрешергә сузылды. Ишек төбендә, урынында катып калган Фәритенә күз төшерде дә, бик тиз аңлап алды иренең хәлен:
− Фәрит, кара әле, ни эшләп аптырап торган буласың, кунакның өстен салдыр, күрмисеңмени, өшегән бит Марат. Әллә җәяү килгән инде бала, өшерсең дә, ерак кына ара бит! Балалар әтиләреннән карашларын алып, әниләренә таба төбәлделәр. Әтиләренә генә түгел,әниләренә дә таныш кунак булып чыкты бит әле бу чибәр абый. Тик шулай никтер бик каушап калдылар кунак янында үзләре. Әнисе хәтта исемен дә белә булып чыкты, Марат диде ич. Аптырарсың бу олыларга, берсе ишек төбендә каккан казык кебек басып тора, икенчесе, килеп туган киеренкелекне бетерергә тырышкандай, сөйләнә дә сөйләнә. Ә егет алай ук югалып калмады. Өс киемен ялт кына салып элгечкә элеп куйды да, балалар янына атлады. Исемнәрен сорый-сорый берәм-берәм күрешеп чыкты, аннары Зәйтүнә апа китереп куйган урындыкка утырды да, өстәл артындагы алтынчы бала булып, миңа да аш бармы дигәндәй, хуҗабикәгә төбәлде.
Ерак Себердән кайткан икән Марат абыйлары. Шуны белделәр балалар өлкәннәр сөйләшүеннән. Күрше авылга әнисе янына кайткан да , тукта әле, берочтан Фәрит абыйларның да хәлләрен белеп китәсе иткән. Өстәл янында утырганда да, зур якта диванда тезелеп авыл хәлләрен сөйләшеп утырганда да дисеңме, килгән кунак, әллә ничек, бик тә төбәлеп Фәрит абыйга бик озак карап-карап ала. Җәяүләп килмәгән икән, чаңгы белән бик тиз килеп җиттем, өшергә дә өлгермәдем дип сөенгән була үзе. Берничә көн буласын әйттеп тә куйды үзе сүз арасында.
Икенче көнне чаңгысы белән, хәтта балалар янына мәктәпкә дә килеп җиткән чибәр абый. Укытучы апалары белән коридорда бик озак сөйләшеп тә тордылар, берәм-берәм, балаларны җилкәләреннән бик якын итеп кочаклап, дәресләренә дә кереп утырырга вакыт тапты. Флүрә белән Зәйнәп инде нишләргә дә белмиләр. Иптәш кызлары алдында, үзләренең шулай матур абыйлары барлыгына мактангандай, әле коридорның бер, әле икенче ягына җитәкләшеп йөреп килгән булалар. Олы абыйлары белән, зур егетләрдәй күреп, тәрәзә яннарында сөйләшеп торганнарын күрсәгез иде сез! Чын бәйрәм ясады балалар өчен кичтән килеп кергән серле кунак. Шау-гөр килеп ике-өч көн вакыт үтеп тә китте. Ял көнне Марат үз авылына җыенды. Озатышкан чагында, Фәрит абыйны кысып-кысып кочаклады, колагына пышылдап кына нидер әйткәндәй булды берничә тапкыр, бирешмә дигәндәй, аркасыннан йомшак кына сөеп алды. Җидәүләшеп урамга чыгып, озатып калдылар кадерле кунакны. Инде киттем дигәндә дә, артына борылып барысына да тутырып-тутырып карады кунак егет. Кинәт кенә, сораусыз чыккан күз яшьләрен, Зәйтүнә апа ике-өч көн эчендә бәйләп өлгерткән йомшак биялие белән сөртеп алды да, тагын тукталып калуыннан курыккандай, шәп-шәп шуып китте. Капка төбендә торып калган җидәү, бәлки тагын бер аларга борылып карар бик тә якын булып киткән бу кешебез диеп, бик озак аның артыннан карап тордылар. Тауны төшеп югалдым инде дигәндә, борылды артына, бик озак кулын болгап басып торды һәм таудан төшеп , күздән югалды. Шул югалудан балалар тормышыннан мәңгелеккә югалды Марат.
Чыннан да балалар өчен бик серле кунак булып калды ул. Әтиләренең ул килеп киткәннән соң, үз-үзенә урын таба алмый, бәрелеп-сугылып йөрүенә дә игътибар итмичә калмадылар, әтисе белән әнисенең аулакта калып, чыш-пыш сөйләшүләре дә күзгә чалынмый калмады. Бу чибәр егет белән бергә, алар өенә бер бик зур сер дә килеп кергән кебек булды кышның салкын бер кичендә. Әти-әниләреннән Марат абыйлары турында күпме генә сораштырып карамасыннар, төпле генә бер җавап та ала алмадылар. Тик кичләрен өстәл артына җыелган чакта, кайвакыт ишек шакысалар, оялчан гына елмаеп, Марат абыйлары килеп керер кебек тоела иде балаларга. Һәм алар берсен-берсе узышып, шушы аз гына таныш, ләкин бик тә якын булган абыйга беренче булып ишек ачар өчен, йөгерәләр иде ишеккә. Башка вакыйгалар акрынлап онытылган кебек, бу очрашу да төштә күргән бер вакыйга булып торып калды аларның күңелендә.
Еллар үтте бер-бер артлы тезелеп. Башкача бу вакыйга турында искә алучы да булмады. Тик бер кайтуында Флүрә түзмәде, әнисеннән, ничә еллар элек булган бу вакыйга турында сорашырга уйлады.
–Эй балам, барыбер берегез бер килеп сорар әле дип көткән идем инде мин. Инде сөйләсәм дә буладыр. Әтиегез дә исән чагында, нигә кыюлык җитеп балаларга сөйләмәдек инде дөресен вакытында диеп өзгәләнде. Бәлки гомерләр булып, сезгә бер очрашырга туры килер, шунда да кем соң бу Марат безнең өчен дип торуыгызны теләмим мин балалар. Кызым, Марат сезнең бер туган абыегыз. Аптырап карама миңа алай итеп Флүрә. Хәзер барын да яхшылап аңлатып бирермен үзеңә. Тагын бер кайтып килер әле дип, әтиең дә бик көтте аны. Күрәсең башкача насыйп булмаган әтиеңә улы белән очрашырга. Сөйлим кызым, әтиеңне мин гаепләмәгәнне, сез гаепләмәссез инде диеп уйлыйм. Әтиегез тумышы белән күрше авылныкы, әти-әнисе әтиегезгә алты ай булганда ук үлеп киткәннәр. Шушы алты айлык баланы туган тиешле бер апалары карап үстергән. Сез дә белеп үстегез ул апаны, картый дип йөреттегез аны сез һәрвакыт. Фәрит сугыштан яраланып кайткач, шул авылга барып, якын әбисенә гел ярдәм итешеп йөрде. Бергәләшеп тә бара идек сезнең белән. Берсендә, ялт иттереп урап кына кайтам дигән Фәрит кайтмый калды нишләптер. Хәзерге кебек телефон заманы түгел, беркемнән сораштырып булмый. Ул-бу булмады микән дип, төннең буе йокламыйча көтеп чыктым. Иртән көтү куганда ук кайтып керде үзе тагы. Күзгә карамыйча гына:” Җәмилә түткәйнең эше күбрәк булды, кунып кына калдым инде. Арыган идем, җәяү кайтырлык рәт булмады”. Ышандым, нишлисең. Берничә көннән Җәмилә әбиегез үзе килеп керде. Фәрит кунып калды шул, әйдә йоклап кына кит дидем үземдә диеп әйткәч ,бөтенләй бу хәл турында башкача искә дә алмадык. Бик күп еллар үткәч, әбиегез тагын чакырып җибәргән мине, килеп кенә китсен әле диеп. Нишлисең, чыгып киттем көнендә үк.
− Килен , ачуланма инде мине зинһар! Гаеплемен мин синең алдыңда . Бу серне инде мин үзем белән алып китә алмыйм килен. Бик зур гөнаһлы булып китәсем килми бу якты дөньялардан. Фәритне дә ачуланма, буласы булган, буявы уңган диләр. Бигрәк яхшы яшәдегез, шул бер хатамы, әллә ялгышлыкмы арагызны бозмас әле. Миңа да җиңел булып калыр. Бик авыр икән балакайлар сер саклап яшәве. Теге вакытта Фәрит бездә кунып калды диеп ялганладым бит мин киленкәем. Әйе, чәйләр эчереп озаттым мин аны. Тик авылны чыккан чагында, чишмә буенда су алып торган Бибинурны очраткан бит. Әллә тегесе юри үзе көтеп торган иде. Син дә беләсең ул Бибинурны килен. Сөйләшә торгач чакырган бит Фәритне үзенә. Хатын-кыз ничек итсә итә, үз теләгәненә ирешмичә туктамый бит инде ул. Сугыштан соңгы еллар, авыл тулы ир-ат назына сусаган хатын-кыз. Менә шунда кунып калган шул Фәрит. Икенче көнне, күземә күренәме дип торам, иртә таңнан килеп кергән Фәрит минем янга.
– Җәмилә апакаем, Фәрит монда кунды диеп кенә әйтчәле Зәйтүнәгә,− дигәч, нишлисең, ялганладым инде сиңа. –Азагын да тыңла инде килен. Дүрт-биш айдан Бибинур килеп керде кичләтеп: “Җәмилә апакаем, сизәсеңме соң миндә берәр үзгәреш барын?” Карадым да каттым үзенә. Бала көтә икән ләбаса Бибинур.Күзләре шат елмая, шулай бәхетле инде менә. –Бәхет диңгезендә йөзәм апакаем. Беләсең инде син Җәмилә апа, бу туасы сабый кемнеке икәнен. Тик бер үк үзләре сизмәсен, белмәсен Фәрит белән Зәйтүнә. Үзем өчен табам. Сугыш дигәч тә, без бала үстермәскә тиешмени? Гөл дә вакытында гына чәчәк ата. Яшь гомеркәйләребез, шул сугыш аркасында, корыган гөл кебек, чәчкә атмый коелырга тиешмени? Бала сөясем, күкрәкләремә терәр-терәп бала имезәсем килә апакаем. Ачуланма син мине яме Җәмилә апам. Син дә мин генә белеш, яме! Шул хәбәрен сөйләп ,эчен бушатып чыгып китте Бибинур. Малай туды күпмедер вакыттан соң. Эй Бибинурның шатлыгын күрсәң! Марат диеп исем кушты. Шулай да яратып, курчалап үстерде ул Маратын. Беркемгә дә авыз ачып, сабыйны Фәритнеке диеп әйткәне сизелмәде алай. Марат һәрвакыт: −Башка малайларның әтиләре бар, кая соң минем әти,− дигәннәрдә дә, Бибинур ләм-мим. Тик Себер якларыннан бер кайтуында, әңкәсеннән серне чиштергән бит малай. Менә шул кичне үк чаңгы тагып сезгә барып чыгуының сәбәбе шул да инде килен. Күреп, бик тә күңеле булып кайтты Марат әтисе ягыннан. Бибинурга әйткән шунда: “Инде үкенмим, әткәемне күрдем. Колагына булса да, рәхәтләнеп, авыз тутырып “әткәй” диеп эндәштем. Тик сиңа әңкәем үпкәм зур. Якында гына, исән-имин яшәгән әткәемне миңа күрсәтмәгәнсең . Кырыйдан, читтән генә барып күзәтеп йөреп үскән буладыр идем, алай бик белгертәсең килмәгән булса.” Менә шундый хәлләр була дөньяда. Уйлыйм-уйлыйм да, шулай диеп уйлап бетереп куям мин үзем дә.Нигә шунда безгә дә :” Балалар, менә бу сезнең абыегыз Марат була инде,”− диеп бер җөмлә әйтә алмадылар икән өлкәннәр. Шулай да туганыбыздай якын итеп каршы алган идек бит без аны балачакта ук. Ничә туганы барын белеп тә, ялгыз башы, читтә берүзе яшәп яткан Марат абыйны да гаепләп куям бераз:” Мин бит сезнең абыегыз булам булам энекәшләр, сеңелкәшләр! Сагындым барыгызны да,”−диеп, бер кайтып төшмәскә соң әтисе йортына аңа. Кошлар сайрашып, кешеләр аңлашып яши диләр, аңлашыр идек әле шунда.
Мәрьям Шәмсиева.
Илеш районы. Торачы авылы.