Әдәбият
6 февраль 2023, 05:37

Кайтам яшьлегемнең таңына

Ул көн алсуланып уянган күк йөзенең Лаяшты ягындагы читенә бәләкәй генә куе зәңгәр болыт килеп чыгуыннан башланды. Әнә шул болыт, кыска гына вакыт эчендә кабалана-кабалана зурайганнан-зурая барып, бөтен тирә-якны караңгылыкка батырды да куйды.

Буранлап яңгыр яварга тотынды. Ләкин озакка түгел.
Кара болыт ничек тиз килеп җитсә, шулай ук ашыгып Дүртөйле тарафына узып та китте. Шул мәхшәрдән кайдадыр качып торган җәйге эссе кояш, үзен капларга базнат иткән пырдымсызга ачуланыпмы, җиргә кызган нурларын ыргытты.
Миңа, әле бер-ике көнлек кенә Әсән җидееллык мәктәбен тәмамлаган малайга, табигатьнең мондый халәте – акыл белән аңлатып бетереп булмаслык рәхәтлек чыганагы. Ул мине үзенә чакыра кебек. Тышка йөгерәм. Шул «күлләрнең» өстеннән яланаяк чабам, агач-куакларның ботакларында асылынып калган тамчыларны бәреп төшерә-төшерә үземне алардан коендырып иркәләнәм. 
Бернинди кайгы-хәсрәт, бернинди уй-фикер минем башымны борауламый. 
Мин шушы искиткеч матур дөньяның бәләкә-ә-әй генә бер кисәге – кыска ыштанлы, балтырлары чебиләреннән әле булса тулысынча арынып бетә алмаган ялан тәпиле малае идем дә соң, тик... 
Табигать үзгәргән кебек, минем яшәешем дә кинәт кенә үзгәрде дә куйды. Аны капкадан килеп кергән Фәриха апа үзгәртте. Ул – мәктәбебезнең җыештыручысы. Әткәй-әнкәйләр аны, хезмәтенең җисеменә туры килгәнгәдер, мөгаен, «сторожиха» дип исемлиләр. 
Менә шул Фәриха апа,  яңгыр басылуга,  аякларындагы галошка ияргән берәр пот чамасы ләмне өстерәп капкадан үтте.
– Балам, сине директор чакыра. Тиз генә килеп җитәргә кушты, – дип хәбәрен җиткерде ул.
...Директор абый иң авыр үлчәмдәге штангистлардан һич кимчелеге булмаган баһадир гәүдәле, үз дәрәҗәсен белеп, кабаланмый гына атлап йөрүче, авыз куышлыгыннан гына түгел, ә әллә кайдан – күкрәк читлегенең иң төбеннән чыккан  калын тавышлы, озын буйлы, олы яшьләрдәге ир. Без аны гел «Директор абый» дип йөрткәнгә, исем шәрифләренең Васиков Сөхбәт Дәүләт улы икәнен дә соң гына белдек. 
Усал түгел у-у-ул. Тик без аңа барыбер курку катыш хөрмәт белән карыйбыз. Шул кеше мәктәп коридорыннан үткәндә һич кенә дә тик торырга күнекмәгән бөтерчек малайлардан да  тәртиплерәк, бездән дә басынкырак балалар җир шарында булмагандыр, мөгаен.  
Директор абыебыз безгә тарих укытты. Әлбәттә, искереп беткән, әле тегеннән, әле моннан җимерелергә торган мәктәп бинасын тәртиптә тоту белән бәйле хуҗалык эшләренә баткан кешенең дәрескә әзерләнергә вакыты да калмагандыр инде. Тарих китабын өстәлдә яткан берәр нәрсәгә сөяп куеп, шунда язылганнарны уку белән чикләнми, үзендәге мәгълүматны да өстәп җибәрергә ярата иде. Бер аягы идәнгә бастырылган, икенчесе – утыргычка. Терсәген шул утыргычтагы аякның тезенә терәткән уң кулы текстны теге калын  тавышы белән безнең колакларга җиткергән ыңгайга төрле хәрәкәтләр ясый иде...
Чакыруының сәбәпләрен фаразлый-фаразлый, куркудан кабаланып,  мин мәктәпкә чаптым. Еш-еш тын ала-ала директор кабинетына йөгереп керәм. 
Бәләбәйдән хат килгән икән. Инде ачып укылганы күренеп торган хатны тагын бер кабат ачып, куәтле пәһлеван Сөхбәт Дәүләт улы миңа, бәләкәч кенә малайга, ару гына иелә төшеп, кәгазь битен конверттан демонстратив рәвештә шыштырдатып тартып чыгаргач, теге хатны миңа да укып күрсәтте.  
– Менә бит, Хәкимуллин гына түгел әле ул, иптәш Хәкимуллин дип 
язганнар. Сине Бәләбәй педучилищесына укырга чакырганнар. Җитеп бетмәгән документлар исемлеге дә күрсәтелгән. Барасыңмы?– диде ул.
– Ба-а-ра-а-а-м...
Шулай дип әйтүем бер дә башымнан әйләндереп чыгарып биргән җавабым түгел, ә ничектер үзеннән-үзе телгә килеп төшкән бер сүз генә. Директор абыйга “юк”, дип әйтеп булмый бит инде.
Сөхбәт Дәүләт улы Бәләбәй педучилищесына минем документларны үзе җибәргән булып чыкты. Белмим, ни өчен ул моны шулай эшләгәндер. 
Мөгаен, монда мәктәпләр өчен кадрлар әзерләү уе, әлеге тел белән әйткәндә, профориентациянең бер төре өстенлек иткәндер дип тә уйлыйм. Директор абый миндә укытучылык сәләтен күрде микән? Тик минем башымда укытучы булу турындагы уйның бер генә кич булса да кунып чыкканы юк иде ләбаса. Минем өчен укытучы булу – өмет итәлмәслек югарылык, менеп җитәлмәслек биеклек иде. Безнең кебек малай-шалайга укытучы – ул гади кеше түгел, ә Аллаһның җирдәге илчесе кебек иде. Укытучының абруе бик югары булды ул чакларда. Шул абруй биеклегеннән торып, алар безгә белем һәм тәрбия бирделәр.
Хәзер аңлыйм: булачак укытучыны бәләкәйдән үк үстерү, аны күпләр арасыннан сайлап алу, кадрлар составының сыйфаты турында кайгырту булган ул чакта. Шул составка очраклы кешеләрнең эләкмәве турында уйланылган. Ни кызганыч, шушы эшнең таркалуы, яңасының әле формалашып бетмәве аркасында хәзер педагогия уку йортларына укытучы булырга теләмәгәннәр дә килә. Сәбәбе – педвузларда укуның очсызрак булуы, белем дәрәҗәләре түбәнрәкләрнең дә конкурстан үтә алуы, армия сафларына чакырудан монда да азат була алу. Нәтиҗәдә шуңа охшаш мотивлар белән укуга кергән студентлар, әйдә, ярап торыр дигәндәй, мәктәпкә дә эшкә киләләр әле. Шулай итеп, боҗра хасил була: йомшак абитуриент – йомшак студент – эшләнеп бетмәгән укытучы – йомшак укучы….
Бүгенге укытучыларны мин өч төркемгә бүлеп карар идем: беренчеләре – тумыштан ук укытучы булып туганнар. Алар өчен укытучы эше – яшәү рәвеше. Аларны Ходай Тәгалә туганда ук маңгаеннан үпкән. Икенчеләре – профессионаллар. Үз эшләрен, педагогика фәне кушканча, җиренә җиткереп башкаручылар. Өченчеләре – мәктәпкә эшкә йөрүчеләр. Һәр төркемнең процент күрсәткечләрен чыгармыйк – мәктәп саен андый «бухгалтерия» саннары төрлечәдер. Моның статистика өчен әһәмияте дә юк...
Җиденчене тәмамлагач, сыйныфташларымның кайберләре Дүртөйленең беренче санлы урта мәктәбенә укырга керде. Калганнары, төрле калалардагы техникумнарны сайлады, һөнәрчелек уку йортларына урнашты. Колхозда эшләп калганнары да хәтсез булды. Әнкәем мине дә Дүртөйлегә укырга илтер иде, мөгаен. Тик язмыш, язганымча, үзенекен итте 
Укытучы исеменең абруйлы булуыннанмы, иптәшләремнең күбесе минем училищега кереремә ышанмадылар. Берсе хәтта турыдан-туры:
– Укытучы булмакчы булдыңмы шулай тиз генә? Анда сине генә 
көтәләр иде шул! – диде.
Ә мин, ул сүзләргә үч иткәндәй, китапларга тагы да ныграк ябыштым. 
Имтиханнар бирү өчен Бәләбәйгә барырга да вакыт җитте. Минем моңа кадәр бер яктан Ишкардан, икенче яктан Дүртөйледән ары киткәнем булмады. Бәләбәйнең кайда икәнен чамалап та белмәгәч,  шул шәһәргә баруны күз алдына китерүе дә авыр иде миңа.
Әлеге дә баягы әнкәйкәем инде, Дүртөйлегә баргач, Гөбелекөчек авылыннан ике кызның Бәләбәйгә барырга әзерләнгәннәрен белгән. Әрсезләнеп, хәтта аларның өйләренә кереп, үзләре белән сөйләшеп тә кайткан. Шул кызларга ияртеп җибәрде мине. Уфада кызларның урта мәктәпне тәмамлаганының Черниковка бистәсендә яшәүче туганнарына туктадык. Өй эчендә миңа урын булмады. 
Ихаталарындагы бер каралты буендагы бер карават сыман нәрсәнең өстенә җәелгән берничә тактага урын җайлап бирделәр. Караңгы, якыннан гына шалтыр-шолтыр килеп трамвайлар узып тора. Аларны  тавышыннан таныйм инде хәзер: шуларның берсендә килдек бит монда, автобустан төшкәч. Ул шалтырдавыкны беренче күрүем булгач, ныклабрак караганмындыр ят нәрсәгә. 
Иртән иртүк Гөбелекөчек кызының олысы  безне тимер юл вокзалына алып китте. Тагын тыкыл-тыкыл трамвайда барабыз. Анда-монда гына яктыртылган урамнан шуышабыз.
Билетлар алгач, поездга утырып, Аксаково станциясенә юл тоттык. Көн туып, кояш күтәрелә башлауга килеп төштек станциягә. Аннан Бәләбәйгә ерак кына икән әле ул – автобуска утырырга кирәк булды. Машинабыз, Бәләбәйнең базары янында туктап, безне төшереп калдырды.
Безне ияртеп йөргән  кызыбыз документларын бирер өчен Бәләбәйгә бер килеп киткәндә фатир да белешеп куйган булып чыкты.  Авылдаш кызы белән  алар шул фатирга юнәлделәр.
Мин кая барырга белми аптырап педучилище янындагы эскәмиягә утырып торганда, көянтә-чиләкләрен күтәреп, ап-ак яулыгын татарчалап бәйләгән бер әбекәйне колонкага суга килгәне күренде. Янына барып, оялып кына:
– Әбекәәәй, мин  педучилищега керергә дип килгән идем, торырга 
урыным юк. Ярдәм итмәссез микәәән? – дип сүз куштым.
Әбекәем мине үзенә ияртеп алып китте. Педучилище урнашкан  Пролетар урамында якында гына икән әбекәйнең өе. Бик иске, алтынчы почмаклы  ягы әллә ничә җирдән тишелеп, эргәләре черегәнгә эшерелеп төшеп  беткән бер өй булып чыкты ул.
Эчкә үттем. Минем кебек малайлар һәм кызларның хәтсез генә булуы күзгә ташланды. Өйнең яши торган өлеше икегә бүленгән. Аларның һәркайсысы бик ярлы гына җиһазландырылган. Шулай булса да, әбекәйнең тәрәз пәрдәләре, караватка куелган урын-җир әйберләре, төрле челтәрләре татар өйләренә генә хас булганча ап-ак итеп крахмаллап юылган, бар җирдә даруханәдәге кебек чисталык хөкем сөрә иде.
Кичкә таба без тагы да ишәйдек. Әбекәй малайларга мич утырган  эчке бүлмәгә, кызларга “парадный ишек” ягындагысына  идәнгә урын җәеп бирде. 
(Дәвамы бар).

Автор: Ганс Хәкимов. 

Читайте нас