Җитәкче – сәркәтибенә:
-Сәкинә, бүген бер акчага туймас җитәкченең битенә төкердем. Ни булыр икән инде?
-Чуртым да булмас. Хәзер көзгене сөртәм, Гали Галиеч.
**
-Безнең начальник урынбасары шундый ахмак! Компьютерда текст та җыя белми!
-Сиңа аның урынына җыярга туры киләме?
-Әйе инде.
-Сезнең эштә иң ахмагы начальник урынбасарыгыз түгел бугай...
**
-Нигә эшкә соңга калдың?
-Гали Галиеч, иртәнге аш вакытында хатыныма Сезнең нинди яхшы, кешелекле кеше икәнегезне сөйли башладым да, мавыгып киткәнмен...
**
Хезмәткәр начальнигы исеменә гариза яза:
“Мине хезмәт хаклары арттыру курсларына җибәрүегезне сорыйм”
**
Начальник – хезмәткәрләренә:
-Менә сезгә яңа проект. Шуны эшләсәгез, хезмәт хакыгызны күтәрәм.
-Җитәр инде гел күтәрергә, азрак түли дә башлагыз.
**
Безнең начальник безгә премияне эшебездән канәгать булганда түгел, ә үзенә яза алмаганда яза.
**
Начальник кадрлар бүлеге җитәкчесен чакыртып ала:
-Бездә минем урынга калырлык талантлы һәм инициативалы кеше бармы?
-Бар. Чакырыйммы?
-Чакырып торма. Эшеннән бушат.
**
Колбаса цехы начальнигы – сакчылар җитәкчесенә:
-Коймадагы тишекне томаларга кирәк. Безнең продукцияне урларга бурлар кермәсен.
-Яра.
-Проходнойдагы Галимә түтине дә ныклы сакчыга алыштырырга кирәк. Эшчеләр аны сөйләндереп алдата.
-Китегез инде! Безнең эшчеләр колбасаның нәрсәдән ясалганын белә. Шуны алып чыгарлар дип уйлыйсызмы?
**
Начальник – эшчесенә:
-Ник бүген соңга калдың?
-Ә нигә хезмәт хакын аз түлисез?
-Барыбер аласың бит!
-Мин дә эшкә барыбер килдем инде!
**
-Нигә безнең начальник кайчагында тозсыз мәзәкләр сөйли икән ул? Аның юмор хисе яхшы да инде...
-Ялагайларны ачыклый ул.
**
Бер ир эшкә урнашырга килгән.
-Аракы эчәсезме?
-Бар әллә?
-Анкета соравы бу!
-Ә анкета соравы булса, юк, авызга да алган юк!
**
Директор чиксез сокланып, эшкә урнашырга килгән яшь кызга карап утыра. Кадрлар бүлеге җитәкчесе:
-Биш бала!
-Шундый яшь кыздамы?
-Сездә!
**
Зур офиста яңа хезмәткәр - начальнигына:
-Без барыбыз да сәгатеннән сәгатенә кадәр утырабыз. Ә әнә теге ханым никтер көн саен бер сәгать иртәрәк китә...
-Ул бит отпускыда.
**
Директор бүлмәсенә бер төркем хезмәткәрләр керә.
-Вәли Вәлиевич, безнең Сезгә ике соравыбыз бар.
-Тыңлыйм!
-Безнең хезмәт хакын арттырып буламы?
-Икенче сорау?
-Ни өчен “юк”?
**