Барлык яңалыклар
Әдәбият
18 гыйнвар 2023, 13:11

Кышкы сандугач

Менә кыш та килде... Чынлап килде. Килде карлап. Буранлап килде...

Кышкы сандугач
Кышкы сандугач

КЫШКЫ САНДУГАЧ
Кышкы бер кич.Буран.
Ерак юлдан
Егет кайтып керә өенә.
Ана каршы ала,
Ул кайтуга
Сөенә дә үзе көенә.
“И, балакай, нигә
Юлга чыктың?
Төшләр күрдем кичә саташып.
Шушы кышкы
Акман-токманнарда
Юлда калсаң әгәр адашып?
Тышта буран улый.
Әйтерсең дә
Йөз бүреләр анда җыелган.
Күпме кеше шундый
Бураннарда
Өшеп-туңып юлда егылган."
“И, әнекәй, ничек
Түзеп торыйм
Мин сезләрне өзелеп сагынгач.
Туган җирдә буран
Буранмыни,
Туган җирдә буран – сандугач!”

 

КЫШКЫ КОЯШ

Гыйнвар ае. Кышкы күктә
этеп-төртеп болытны
Кояш йөри, нурын чәчә,
тик тамчы да җылытмый.

Мин бер Кояшка карыймын,
бер сиңа карыйм шулчак.
Син шундый чибәр, матурым,
әйтерсең дә бер ...курчак!

Мин сиңа караган чакта
елмаясың онытмый.
Елмаюың- кышкы Кояш-
нур чәчә, тик җылытмый…

 

КЫШКА "ҺӘЙКӘЛ"...

Менә кыш та килде... Чынлап килде.
Килде карлап. Буранлап килде.
Мамык болытлардан коя-коя
тау башына ап-ак кар өйде.

Бала-чага чана, чаңгыларда
карлы таудан дәррәү шудылар.
Шуып туйгач, кар бабаен ясап,
килгән кышка "һәйкәл" куйдылар...

 

Фаил Вахитов

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: