Барлык яңалыклар
Әдәбият
13 гыйнвар 2023, 23:13

Хата (хикәя)

– Күптән түгел Ираннан кайттык без, – дип куйды.  

fomalhaut.ru
Фото:fomalhaut.ru

– Кичә генә әйтеп җибәрдем.Тыңламыйлар бит, ә, – дип ярсыды ул, яңгыр тамчысыдай тып-тып атлаучы биек үкчәле кыз артыннан. – Класс җитәкчесенең сүзе сүз түгел! Санламыйлармы соң мине?
Кыз колакларына эленгән кесә радиосының чыбыкларын рәтләп куйды. Сумкасында кесә телефоны кычкыра иде, актарып шуны эзләргә кереште.
– Менә ничек йөриләр бит мәктәпкә, – дип өзгәләнде укытучы укучысының кыска кофтасыннан ярты аркасы күренеп торуына эче пошып.  – Куып тотарга да кире өенә кайтарып җибәрергә! Адәмчә киенеп килсен...
Кыз дөньясын онытып кем беләндер кычкырып сөйләште, көлде. Хушлашмыйча да телефонын кире сумкасына шудырды.
Укытучы адымнарын тизләтте. Аяк астында якты яфраклар кыштырдады. Ирексездән сокланып берсен кулына алмакчы булып иелде. Шунда төссез оегына күзе төште. Уңайсызланды, оялудан күлмәк итәген аскарак тартып куйды. «Яңартасы иде дә соң, әллә ничек, җәйге яллардан соң акчасы да артмый», – дип авыр көрсенде. «Тукта, нигә оялырга әле, чиста, пөхтә ләбаса», – дип, адымнарын кызулатып эре-эре атлап китте. Ул арада кыз белән тигезләште:
– Зәлия, мәктәп формасы шушымы әллә хәзер? Бар, тиз генә алмаштырып кил әле, үскәнем, – диде укытучы. Кыз исәнләшер дип көткән иде ул.
Кызның исе дә китмәде. Колагыннан радио чыбыкларын бер мәлгә ычкындырды да авызындагы сагызын чыртлатып:
– Минем юбкам да, кофтам да сумкамда, баргач алыштырам, – дип куйды. 
Алар сүзсез генә бер сукмактан атладылар. «Без һаман шул. Балаларны замана үзгәртте», – дип уйлады укытучы эчтән генә. «Бозды» дигән сүз кулланасы килсә дә, тыелып калды. – Хата... замана хаталары болар...» Уен сукмактагы яфракларга күчерде: күр нинди матурлар! Һәммәсе бер булып җиргә коелганнар да матурлыгы хакына гомерләрен корбан иткәннәр.Якты булып, көлеп, нур чәчеп яталар...
Ул башын борып укучысына карады. Кызның карашлары ак болытларга текәлгән. Хәер, ул аларны да күрми, радиосына кушылып, эчтән генә көй көйли-көйли сагыз кабарта...
Сагыз дигәненә әһәмият бирмәскә өйрәнеп килә бугай инде. Әдәп, әхлак тәрбияләү – ата-ана вазыйфасы дип тынычланырга тырыша. Чөнки көне буе кыймылдап торган сагызлы авызларны туктату агымсуны агымыннан туктатуга тиң икәненә инанды.
– Иншаларыгызны тикшердем, – диде ул кызга якын ук килеп.\
Зәлия радиосын сыңар колагыннан ычкындырды.
– Ә-ә-ә...
Элек укучылар: «Апа, минекенә ничәле?» – дип кызыксыналар иде. Кыз исә аны ишетмәгәндәй битараф кына:
– Күптән түгел Ираннан кайттык без, – дип куйды.
Зәлия иншада Иран турында түгел, әти-әнисе белән Грециядә ял итүләрен язган иде. Укытучының аңа Греция дигән атамада хата җибәрүен әйтәсе килде. Әмма сизде: кыз моны тыңларга әзер түгел. Сүз үзеннән-үзе күңеллерәккә борылды.
– Ә Иран ошадымы соң?
– Ошамаска!
– Музейлар, туристлар күптер инде.
– Күп.
– Бабил бакчалары турында да ишетеп кайткансыңдыр әле...
– Әйе, безнең эрага кадәр үк җимерелгән ул шәһәр. Ә һавада үскән бакчалары турында шундый кызык итеп сөйләделәр. Их, сезне дә алып барасы иде, апа!.. 
Укытучының күңеле кинәт әбиләр чуагыдай яктырды. Һәр яфрактан күзләренә нур сирпелгәндәй булды. Әйе, ул гомере буе беренче дәрестә җәйге каникуллар чорында кем кайда ял итүе хакында инша яздырды.Балалар авылларда әбиләрендә кунакта булалар. Шул хакта яратып язалар.Иң матур язмалар стендларга эленә, класста кычкырып укыла иде. Балалар арасында да тигезлек бетте... Аның төпчек улы да Зәлия белән бер класста укый.Классташларының Һиндстан, Гарәп Әмирлекләрендә ничек ял итүләрен ишетеп, күреп тора.Бер тапкыр улына савыт-саба юмаган өчен кисәтү ясаган иде.
– Нинди бала инде бу, ашаган тәлинкәсен дә чайкатып куймагач, – дип, ире дә кушылды тәрбия эшенә. Ә улы:
– Кешеләр Гарәп Әмирлегендә дә, Төркиядә дә ял итәләр.Ә миңа авыл да, өй кырындагы кибет... Нинди әти инде бу?.. – дип авызын томалады. Бу җаваптан икесе дә егылып китә язганнар иде.
– Зур хата ясадың, әтисе, болай кырыс сөйләшергә ярамый. Педагогикага каршы килә, – диде ул калтыранулы тавыш белән.
Юк, монысы – соңгы ел. «Каникулларда кайда ял иттегез?» – дигән сорауны башка бирмәскә кирәк. Инша өчен тема беткәнме?! «Олыларны хөрмәт итү», «Чын дуслык» кебекләргә тукталырга була...
Укытучы уйларыннан бүленде.
– Мәктәп формасыннан йөрергә ояласыңмыни? Болай... килешми бит.
– Оялмыйм. Просто йөрисем килми, – диде укучы.
«Хәер, битәрләү файдасыз. Бала бала инде. Әти-әниләре бар ла аларның», дип юатты үзен кабат эчтән генә. Үткән уку елында булып узган бер вакыйга исенә төште. Ата-аналар җыелышы иде. Ашханәдә бушлай туклану өчен балалар исемлеге төзеделәр.
– Артурны языйк, – диде күршеләрендә яшәүче бер әни. – Ничә җан әтиләренең хезмәт хакына карап утыралар...
Соңгы баласын дөньяга китергәндә тома сукырайган ана көтмәгәндә үзләре турында сүз кузгалуына кыенсынып, комачтай кызарып чыкты. Ире аны җитәкләп, ике улының да класс җыелышына үзе белән йөртә.
Класс тып-тын калды. Тынлыкны кемдер бозарга тиеш иде.
– Гариповлар пенсия ала, без икебез дә эшләмибез. Менә белешмәләребез үзем белән, – диде Зәлиянең әнисе. 
– Сез зур коттеджда яшисез, – дип ярсыды Артурларның күршесе. – Ә алар бер бүлмәле фатирда. Дүртәү!
– Нәрсә, салган өемне сатарга тәкъдим итәсезме? Без бүген эшләмибез, бүген безгә ташлама тиеш...
«Ә нинди акчага чит илләргә йөрисез соң сез?» – дип сорыйсы бик килгән иде аның. Зур гауга, тавыш кубар дип курыкты. Чөнки ул чакта Зәлиянең әнисен яклаучылар да юк түгел иде. Иңенә, күңеленә йөк тавы авып калды. Ахырдан, дәшми калу – иң зур хата, дигән нәтиҗәгә килде.
Укытучы сукыр ананың тоташ караңгылыкка баткан күзләренә күтәрелеп карады: алардан парта өстенә тып-тып яшь тамчылары тәгәрәде... Ире гарьләнде:
– Үзем ашатам мин үз гаиләмне. Языгыз шуларны, – диде.
Инде менә сентябрьне үткән елгы тәэсирләр һәм үткән елгы иске оегы белән башлап җибәрде. Әйе, бушлай ашаучылар исемлегенә язды ул чакта Зәлияне. Укытучы кат-кат сораса да, Артурга әтисе заводтан уртача хезмәт хакы турында белешмә алып кайтмады...
«Юк, элек булмагандыр мондый галәмәтләр, – дип уйлады укытучы шуңа охшаш хәлләрне исенә төшерергә тырышып. – Хет берсе хәтердә калыр иде...» Ул иелеп янә зиһенен бимазалаган аякларына күз ташлады. «Акча алу белән беренче чиратта кибеткә барып оек алырга... Бармый калу – хата...» 
Кайчан да булса укучылардан оялган чагы булды микән? Андый чагын хәтерләми иде.
– Ә иншалары хаталы... – диде укытучы бүген үтәсе теманы искә төшереп. – Шулай да, кем белә, бәлки, бу балалар арасыннан да киң күңелле бизнесменнар чыгар. Үзләре тәүфыйклы, үзләренең кесәләре тулы акча булыр. Бәлки, апа, барыгыз, Грецияне, Иранны күреп кайтыгыз, менә сезгә юллама, диярләр...
Ул карашын яфракларга күчерде. Алар гәрәбәдәй тәгәрәшеп, юлларга очалар. Бөтенесе бертөрлеләр, бертөслеләр. Көзне ямьләргә исәпләре...

Автор: Фирүзә Җамалетдинова. 

Чыганак: "Сөембикә". 

Читайте нас: