Барлык яңалыклар
Әдәбият
12 гыйнвар 2023, 14:04

Куян көлдерә!

Шыгрым тулы автобуста хайваннар китеп бара. Бервакыт куян: –Кем минем чемоданны алды?– дип кычкырып җибәрә.

Куян көлдерә!
Куян көлдерә!

Шыгрым тулы автобуста хайваннар китеп бара. Бервакыт куян:

–Кем минем чемоданны алды?– дип кычкырып җибәрә.

Берәү дә эндәшми. Куян тагын ныграк:

–Кем алды минем чемоданны?? Әйтегез тизрәк, юкса кичәге кебек була!

Аю тора да курка-курка куянның чемоданын суза. Калтыранган тавыш белән:

–Ә кичә нәрсә булды соң?

Куян:

–Кичә бирмәделәр чемоданны...

**

Куян:

–Аю, ник бик боексың?

Аю:

–Әй, куян, повестка килде, армиягә алалар... Ә минем барасым килми.

Куян:

–Килмәгәч – барма! Әйдә тукран янына, ул синең тешләреңне төшерер. Ә тешсез син кемгә кирәк армиядә?

Шулай эшлиләр. Аю медкомиссия үтә дә сөенә-сөенә чыга.

Куян:

–Күрәм ярдәм иткән сиңа минем киңәшем.

–Юк,Кылый, аютабанлылык таптылар миндә!

**


Йөгереп китеп бара икән куян урман буйлап, каршысында елганы күргән. Ары таба елга буйлап йөгереп киткән. Кинәт судан йөгереп булмаганы исенә төшкән дә, йөзә башлаган. Йөзә белмәгәнлеге исенә төшкән дә, батып үлгән.

Кыскасы: алга барырга кирәк булса, элеккеләрне исегезгә төшермәгез!

**

Ике куян очраша. Берсе аксый. Икенчесе моннан сорый:

–Аудамы?

–Ауда...

–Аучымы?

–Аучы...

–Аттымы?

–Басты...

**

–Ничек ул куянны ашый алдың? Син бит вегетариан!

–Үч итеп! Ул минем бөтен кишеремне ашап бетергән иде.

**

Төпкә утырып алган аю скрипкада уйнап азаплана икән. Янына куян килгән:

–Их, Аю абзый, никләр син радиодан уйнамыйсың икән?

–Ошыймыни?

–Радионы ичмасам сүндереп була...

**

–Күз алдыңа китерәсеңме, кичә ауга киткәндә мылтыгымны өйдә онытып калдырганмын.

–Кайчан исеңә төште инде?

–Кызганычка каршы, хатынга куянны тоттырып куйгач кына шул...

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: