Барлык яңалыклар
Әдәбият
2 гыйнвар 2023, 19:56

Бер сәгатьтән... Яңа ел! (хикәя)

Кыз бер мәлгә икеләнеп калган иде. Казанда, тулай торакта каршыларгамы? Авылга кайтыргамы? Әллә... Әллә инде Ринат белән Мәскәүгә үк китеп барыргамы?

phonoteka.org
Фото:phonoteka.org

Зилә хыялый бер халәттә кар бөртеге кебек уйнаклап-очып кына трамвай тукталышына атлады. Кәефе күтәренке, гел елмаясы килә. Уйламаганда-көтмәгәндә классташы Ильяс төшенә керде, җитмәсә. «Исәнме, Зиләйлүк?» –  дип, оялчан елмаеп, аңа таба атлый, имеш. Армиягә киткәненә бер ел инде. Ни хаты, ни хәбәре юк дигәндәй... Хәер, нәрсә дип язсын инде үзен озатырга да кайтмаган кешегә. Кайдадыр Ерак Көнчыгышта хезмәт итә бугай. Ә шулай да сессия алдыннан Ильясның керүен яхшыга юрады кыз. Күңеле әйбәт аның. Бәлки, укытучы «автомат» та куяр әле. Лексикологиядән соңгы зачетын гына тапшыра да бүген... Башында жаргон сүзләр, арго, диалекталь сүзләр, ономастика, этимологияләр әйләнде. Тырышлыгы, активлыгы өчен профессор аны гел мактый иде. Бар да яхшы булыр. Тел ачкычлары гына бирсен Ходай! Билгесезлеккә төренгән рәхәт бер тын алу булачак аннары! Имтиханнар алдыннан бер атна ял! 

 Яңа ел алды көннәрендә генә була торган әллә нинди сихри бер рәхәт мизгелләр. Бар тирә-якка ылыс, мандарин, шоколад исләре таралган. Урамдагы чыршыларда аллы-гөлле утлар бер яна, бер сүнә. Чыршы күтәргән ир-атлар, мишура, серпантиннарга чорналган шат яшьләр очрый. Бөтен радиостанцияләр дөнья музыкасы тарихында иң популяр Яңа ел җыры «Happy New Year»ны яңгырата. Легендар АВВА төркеменең бу җыры Яңа ел атрибутына әйләнде бугай инде. «Тостлар әйтелде, фейерверклар сүнде, тиздән таң атар. Без – син дә мин – утырабыз икәүләп... Бәхетле Яңа ел булсын!» – дип, үз телләрендә җырлыйлар.  Талгын гына, оеп кына яуган ябалак карлар үзенә бер сер өсти. Бөтен дөнья Яңа елны көтә. Зур, якты өмет белән көтә. Әйтерсең шул иске елдан яңа елга күчеш чоры бөтенесен уңай хәл итеп куячак! Авырулар савыга, хәерчеләр байый, бәхетсезләргә ишелеп бәхет килә, төш – өнгә, әкият чынга әйләнә.   

Зиләнең дә әкиятне чынга әйләндерәсе килә. Үзе күрергә теләгән могҗизага ихластан ышанып һәм ышандырып язган открыткалары үзләре үк ни тора бит. Кыш бабай, Кар кызы, бал-маскарад... Бар да әкият белән өртелгән ләбаса. Әгәр ул Кар кызы булса, елмаеп килеп кереп, сөенечле хәбәрләр җиткерергә ашыгыр иде. Тылсымчы булса, бар хыялларны шундук тормышка ашырып күрсәтер иде. Әгәр инде Кыш бабай булса... Шәһәр балаларын кышкы авылга алып китәр иде. Атлы чанага утыртып, морҗасыннан төтен күтәрелгән, тәрәзәләренә боздан бизәкләр ясалган авыл йортларына кайтарып җиткерер дә балан бәлеше, мичтә яңа пешкән  ипи исе аңкып торган җылы өйләргә алып керер иде. Рәхәтләндереп кар көртләрендә батырып уйнатыр иде. «Әгәр нәрсәнең дә булса чынга ашуын бик-бик теләсәң, бар җиһан аны тормышка ашыруда булышыр», – дигәннәрен ишеткәне бар инде Зиләнең. Борынгы философлар, акыл ияләре әйткән шулай. Зиләнең әбисе дә гел әйтеп тора: «Иртән дә, кич ятканда да теләп йөрсәң, фәрештәләрнең амин сәгатенә туры килер, тели белеп теләсәң, Аллаһы Тәгалә үзе юлын күрсәтер, балам», – ди. 

 Яңа елны каршылау турында башында бөтерелгән берсеннән-берсе маҗаралырак уйлары һич тынгы бирмәде. Кыз бер мәлгә икеләнеп калган иде. Казанда, тулай торакта каршыларгамы? Авылга кайтыргамы? Әллә... Әллә инде Ринат белән Мәскәүгә үк китеп барыргамы? Үзе чакырды бит. Кич компаниябез белән «Татарстан» поездына утырабыз да иртән башкалада булабыз дип, күңелен алгысытты. Студент билеты белән артык кыйммәткә төшмәс, без бит күбәү – плацкарт вагонда күңеллерәк тә, дип, юл хәстәренә дә кереште. Дус-ишләре җыенысы шәһәрнекеләр бугай. Дима, Эльза, Марат, Лералар дип, ят исемнәрне тезде генә Ринат. «Зилька һәм мин дә бар анда», – дип, күңелле сәфәрдә катнашучыларны түгәрәкләп  тә куйды. Зилә янына керештереп, студент кухнясында пешкән чикмәнле бәрәңге белән сыйланып чыгулар ошый иде егеткә. Бергәләп кинога да баргаладылар. Тирәнгә үк китмәсә дә, егет үзенчә якын итә иде Зиләне. Әнә бит, сәяхәткә дә чакырып тора әле. Әллә ошата инде?    

Бер тапкыр да башкаланы күрмәгән Зилә Ринат сөйләгәннәрдән тәмам әкият Мәскәвендә йөргәндәй булды. Мәскәүдә булганым юк, дигәч, Ринат: «Значит, ты не видел лучший город Земли», – дип, Мөслим Магомаев җыры белән фикерен белдерде. Миллион утлар белән балкучы урам-парклар, шампан шәрабы бокалларын хәтерләтүче фонарьлар, Манеж мәйданындагы чыршы, наратлар лабиринты, Кызыл мәйдан тулы халык, туристлар... Кыш бабайлар, Кар кызлары... «Чистые пруды» ягындагы  зур боз шугалагында төне буе җырлар яңгырап тора ди. Зилә шул җырлар, дәртле музыка астында тимераякта бөтерелеп шугандай хис итте  үзен...   

Где-то на белом свете, 

Там, где всегда мороз... 

Ә җырлар әйләнде дә әйләнде. 

На недельку, до второго, 

Я уеду в Комарово... 

Арбат, Пушкин мәйданы, Тверская дип, Ринат кызыктырып сөйли...   

Финанс-икътисад институтында укый ул. Кәттә Казан егете. Чибәр, җиңел атлетлар кебек матур гәүдәле, шәп киенә. Болай мәңге борылып карамас иде инде. Әлеге дә баягы авыл уртак таяну ноктасы булды бугай. Шунда таныштылар. Зиләләр авылына, дөресрәге, әнисенең туган авылына кунакка кайткан иде. Хәер, әнисе яшь чакта ук чыгып киткән инде Кышкардан, хәзер әнә Казанда атаклы врач, диләр. 

Зиләне бөтенесе чибәр ди. Гыйшык тотып йөргән егетләре дә җитәрлек. Ринат та, кызны кич клубта күргәч, әллә нишләп китте. Клеш итәкле чәчәкле күлмәгенә билен өздереп ак каеш таккан, биек үкчәле ак босоножкалардан, кара чәчләрен ике толымга үреп салган. Үзеннән кояш исе, кыр чәчәкләре исе аңкып тора. Көндез көянтә-чиләкләр белән  су ташыганын да күреп калган иде инде. Аягына әбиләр галошы гына киеп, башына яулык чөеп бәйләп, йөгерә-йөгерә су ташый. Чаялыгы, сөйкемлелеге, серле күз карашлары әллә ничек сихерли, каһәр. Сылуга суган кабыгы да килешә, диюләре хактыр. Ринат та башта сүз катып карады. Тегесен-монысын сөйләшкән булдылар. Сүзгә кесәгә керә торганнардан түгел кыз. Назландыра да белә, кунакка кайтканнарга ирен чите белән генә елмаеп, шәһәр ялкаулары дип, чеметеп тә ала. Үзе клубның күз өстендәге кашы, билләһи! Соң инде дип, кайтып китәргә җыенган баянчысын да майлый, ишек катында өелеп торган егетләрне дә юмалап танцыга алып кереп китә. Үзе җырлый, үзе яттан шигырьләр сөйли. Авылча бер матурлык бар шул кызыйда. Үзенә тартып тора. Ринат, башын югалтып ук гашыйк булмаса да, тәмам үз итә башлады шул Зиләне. Берничә тапкыр озатып та куйды. «Кызык кыз син, Зилюк! Супер! Үзең чибәр, үзең гади, – ди. – Шәһәр кызлары мондый матурлык белән, беләсеңме ничек борыннарын чөеп йөри! Ә син бигрәк беркатлы. Юкка да ышана торган, кемгә дә ярдәмгә ташлана торган... Их,  сиңа «Lewis» йә «Мальвина» джинсые кидереп карарга, чәчләреңне җилкәңә төшертеп таратырга  иде. Бик круто булачак! Модельдән бер аермаң юк! Киенә генә белмисең», – дигән иде. Сиздермәсә дә, кызның күңеленә тиде ул сүзләр. Үзе теккән күлмәк әле ул! Зилюк, имеш! Әнә классташы, күрше авыл егете Ильяс Зиләйлүк ди ичмасам! Ул Зиләне нинди киемнән дә ошата. Килешә сиңа дип кенә тора. Бер кичне ак күлмәктән чыккач, «Син ак каен төсле. Кара, үзеңнән дә каен исе килә бит, Зилә!» – дип әйткәнен сизми дә калды. Матаена утыртып, капка төпләренә үк китереп куя. Кирәк җиренә алып та бара. Әнисе, нигәдер йөзенә канәгатьсезлек билгеләре чыгарып: «Әнә пырылдыгың тагын килеп җиткән инде!» – дип төртелгәч, кыз Ильяска авыл башында гына тор, дип киртләп куйды. Кайларда икән ул Ильяс хәзер? Узган ел декабрьдә армиягә киткән иде. Авылда озату кичәсе ясаганнар. Зилә генә кайта алмады. Беренче курста һәр имтихан-зачеттан кот очып тора бит ул. Нәкъ шул көнне топономастика дигән фәннән имтихан! Соңрак җиткерделәр: «И Ильяс көтте инде сине, ишек ачылгач, өметләнеп шунда төбәлә,  машинага утырып киткәндә дә кемнедер эзләгән кебек каерылып-каерылып карады», – диделәр. Зилә «Татвоенкомат» капкасы янына барып басарга, ничек тә күрешеп калырга да уйлаган иде, әллә нәрсә комачаулады шунда...   

 Бик киенер иде лә Зилә! Бер әниләренә өч кыз бит алар! Сеңелләре мәктәптә укый. Өйдә карт әби дә бар тагын. Әтиләре – юк менә! Ташлап китте. Акча каян җиткерсен әнисе. Бу турыда егеткә сөйләп торасы килмәде. «Миңа шулай ошый!» – дип кырт кисте. Ә үзе эчтән генә: «Барыбер Казанга китәчәкмен, университетка укырга керәчәкмен! Менә күрерсең, Ринат!» – дип, катгый бер карарга килде. 

  

...Лифтны да көтеп тормады, сөенечтән балкыган кыз, зачеткасын тотып, университет корпусының 11 нче каты баскычларыннан очты гына түбәнгә!  Кышкы сессиягә кадәр бер атна ирекле кош булып очачак хәзер! Зачеткалар, читалкалар, лекцияләр, будильник, куян булып, билетсыз гына троллейбуста беренче парга ашыгулар... У-уу! Күрәсе дә килми сезне!  Аның каравы, туйганчы йокларга, таң атканчы мехмат егетләре белән дискотекада биергә, тәлинкә әйләндереп, «дух»ларны чакырырга, ягъни киләчәктә янәшәңнән атлап барачак егетнең кемлеген ачыкларга мөмкин булачак. Анысы заочница Сания карамагында. Лилиянең авылдашы, университетта читтән торып укып, мәктәптә татар теле укытып йөрүче кыз кышкы-җәйге сессияләргә килгән саен  бүлмәләренә бишенче кеше булып урнаша. Кесәсендә һәрчак акчасы булыр.  Балын-маен, казын, тәм-томын мулдан төяп килер. Дистәләгән матур күлмәкләрен дә алырга онытмас. Сания килсә, кызлар тормышы бәйрәмгә әйләнә. Тамак та тук, театрга билетка акча да бар. Ә Саниянең бәйләм зәңгәр күлмәге кызларның кайсына да килешә! Лилия белән Асия, миңа да миңа дип, күлмәкне бүлешә башлагач, Сания кызык итте үзләрен: кисеп, итәк ясады да үзе кия башлады.    

...Яңа елны алар бүлмәдәш кызлары белән тулай торакта каршыларга сөйләшкәннәр иде. Бүлмәне бизәү, табын хәстәрләү, кунаклар чакыру кебек эшләрне үзара бүлештеләр. Лилиядән – пилмән, гади генә түгел, «бәхет» пилмәннәре булачак ди!  Журналистикада укучы Асиядән – кыздырган тавык, тарих бүлегендә укучы Ташкент кызы Нурия әнә, авыз суларын корытып, француз рататуе белән шаккаттырмакчы. Ничек әзерлисең аны дип сорауга, зур сер ачкан кебек: «Ой, кызлар, берәүгә дә әйтмәм дигән идем инде...» – дип, башта бәясен күтәреп торды әле. Аннары, әллә нинди рәхәт бер дөньяга эләккәндәй күзләрен йомып, иреннәрен ялмап алды; соңгы арада Зиләнең авылдан килгән бәрәңгесеннән башка ризык барын да оныткан кызларны ымсындырып,  «кып-кызыл помидорлар, Үзбәкстанда гына үсә торган баклажаннар, Төркиядән кайткан зәйтүн мае», дип саный башлуага, ашау искә төште. Бүген дежур Асия «Макарон по-флотски»ны пешерергә коридорның аргы башындагы кухняга юнәлде. Ә кызлар хыяллануны дәвам итте. Көн тәртибендә Яңа ел табыны өчен Зиләдән «Оливье» салаты ясату, Лилияне иртүк «Лакомка»га «Наполеон» тортына чиратка бастыру, Нурияне базарга мандариннар алырга чаптыру каралган иде. 

Туйганчы йоклау дигәннәре барып чыкмастыр, ахрысы. Казан университетында укырга килгән Куба студентларының шау-шулы тормышы төн җиткәч башлана. Көчле музыка, темпераментлы биюләр, кызу-кызу испанча кычкырып сөйләшүләр таң атканчы дәвам итә. «Ола!» «Куандо?» «Аста пронто!» «Эста бьен!» дигән сүзләре көн саен колакны ярып керә торгач, аларның «Сәлам!» «Кайчан?», «Очрашканга кадәр», «Яхшы» дигән мәгънә аңлатканын чамалый башладык үзе. Кармен Мария Диего, Луис, Ариатна, Нильда, Катрин, Фидельләр бергә җыелсамы! Чып-чын шайтан туе башлана. Дөпе-дөпе басып бииләр (тулай торак ишелмәсә ярый!),  мәтәлчек атардай булып түшәмгәчә сикерәләр, акырып сөйләшәләр. У-уу! Чып-чын базар! Колакка кергән кайнар чыгышларыннан болар бар да Фидель Кастро оныкларыдыр дип куясың. Кайчан карама, кызлары тәрәзә төбенә утырып сигара тарта. Үзләре шат, эмоцияләре ташып тора. Зилә башта шуларның кыска ыштаннардан йөрүен һич кабул итә алмады. Авыл әбекәйләре озын күлмәк астыннан гына кия ич боларны дип каш җыерды. Ә Ринат менә кубинкаларны бу кыяфәттә күреп,  «шортылары килешеп тора, стильно», дип елмайды. Кем ничек кабул итә инде. Тора-бара күз ияләште тагын үзләренә. Зилә Катрин белән дустанә сөйләшкәли дә башлады. Уртак кухняда һәрвакыттагыча газ плитәләренә чират иде. Кармин, тэ, кафэ, ла-сэна, дип сөйләнеп, чәйнеген күтәреп басып тора, бичара. Һич урын бушамый. Зилә аңлап алды, кич чәй-кофе эчеп алмакчы булган инде болар. Үз кәстрүлен читкә алып куйды да, Катрин кулындагы чәйнекне газга утыртты. Куба кызы, ап-ак тешләрен күрсәтеп, дустанә елмайды. «Грасьяс, спасибо» ди. Аннары йөгереп кенә кечкенә шоколад алып килеп тоттырды: «чоколатэ», дип, Зиләне сыйламакчы булды. Шулай дуслашып киттеләр. Атлантик океан яры буендагы Варадеро шәһәреннән Казан университетына укырга килгән бу кыз киләчәктә үз илләрендә йә берәр дипломат, йә хөкүмәт структурасында эшләүче булыр инде. Ә хәзергә ул Зилә кебек гап-гади бер студент. Ул да имтиханнарга әзерләнә, ул да хыяллана, Яңа елны көтә. Тик менә аларда ак карлар да, яшел чыршылар да юк икән. Бездә 30 градуслы салкында, аларда 30 градуслы эссе ди. Кариб диңгезе буенда нинди чыршы инде?! Аның каравы, араукария, пальма, кактуслар. Кыш бабай урынында – тылсымчы корольләр. Кубада Яңа ел табынына кыздырылган банан, кокос чикләвеге, кабак, әфлисун пирогы куялар, ром эчәләр икән. Боларын да Катрин сөйләде. Төнлә тәрәзәдән су коя башласалар, аптырама, иске ел белән шулай саубуллашабыз без, дип көлдерде. Ә сез ничек каршылыйсыз дип кызыксына башлады. Шунда Зилә, әкият сөйләгәндәй, авылдагы Яңа ел кичен тасвирларга кереште. Кышкы урманнан алып кайтып бизәлгән нарат, бала-чага чыр-чуы, көрткә бата-чума клубка бәйрәмгә йөгерүче кызлар-малайлар... Кайсы Куян, кайсы Төлке битлегеннән, кемдер Клоун кыяфәтендә, Чегәннәр, Тылсымчылар... Кар кызлары бер көтү... Кыңгыраулар тагылган, бизәлгән «Тройка» атлары җигелгән кашовка чаналарында – Кыш бабай белән Кар кызы. Алар өйдән өйгә бүләк өләшеп йөри. Күктә йолдызлар чекрәеп тора, көмеш ай балкый. Клуб ягыннан җыр тавышы ишетелә... Морҗалардан ак төтен күтәрелә. өйдә – мичтә бәлеш пешә... Зилә, илһамланып, җырлап та күрсәтә. 

Ак кар кебек китмә эреп, китмә эреп 

Сөю кочагында... 

Куба кызы, әллә аңлап, әллә аңламыйча да, «очэн красиво, сказочно!» дип кабатлый. Шаккаткан. Минем дә шул әкиятне күрәсем килә, ди. 

...Тукта! Ник әле шул әкият дөньясыннан ваз кичеп, маҗара эзләп йөрергә соң?!  Ялларга авылга кайтып килгән педта укучы күрше кызы Фәридә Зиләгә хат кертеп чыкты. Клуб мөдире Галия апасы чакырып язган. Кунак итеп кенә түгел, бәйрәмнең тамадасы итеп чакырган. «Бал-маскарадны синнән дә матуррак алып баручы юк, Зилә, бөтен өмет синдә, көтәбез!» – дип, сәлам хаты сырлаган. Фәридә дә өзми-куймый бер сүзне кабатлап тора: «Зилә апай, җаным, берүк кайта күр! Бөтен ышаныч синдә!» – ди. 

Тик Мәскәүне нишләтергә? Бүлмәдәш кызлар белән аңлашырга була анысы, Иске Яңа елны каршыларбыз бергә дип җайлар. Ике-өч көн сагынып торырлар, кадерен ныграк белерләр. Ә Ринат? Зилә шул кыен сорауга ничек җавап табарга да  белмәде. Үзе өчен хәл итте инде ул: иртүк электричкада Арчага кайтып китәчәк. Чыршы төбенә куярга Кыш бабай бүләге дә әзерләде. Сеңелләре Зөлфия белән Зөһрә бик тырышып Кыш бабайга хат язганга инде ай буладыр. Зилә, Казаннан тизрәк китә ул хат, дип, бер кайтуында үзе белән алып китте: кечкенә кызларны нәрсә кызыктырганын да белде шулай. Зөлфиягә Барби курчагы, рәсем ясарга яраткан Зөһрәгә акварель буяулары кирәк икән. Әллә кайчан алып куйды инде апалары. Бар да уйланылган! 

...Бирим дигән колына, чыгарып куйган юлына, диләр. Ахыр замандыр, кемне уйласаң, шул алдыңа килер, дияр иде әбисе бу очракта. Шушы мәлдә суыктан битләре алланган Ринатның ишек шакуын әйт син! Каядыр ашыкканы сизелеп тора. 

– Зилюша, сәлам! Йә, ничек, котларга буламы? Мин узып барышлый гына... 

– Сәлам! Зачтено!     

– Молодец! – Ул кызны кочып ук алды. – Билетка чаптык алайса? Син кире уйламагансыңдыр, шәт?.. Куртка, джинсыларың әзерме? Безнең кызлар юлга спорт стилендә киенергә ярата... Алар бик компанейский. Билетлар табып булса, театрга баруны да сөйлиләр. Арзанрак кунакханәгә тукталсак... Үзең беләсең, Мәскәү – кыйммәт шәһәр...      

Үзең беләсең, имеш. Мәскәүдә бер тапкыр да булмаган Зилә каян белсен соң?  Шул кыен сораулардан курыкты да инде ул. Булмаган куртканы эзләп чыгып чабаргамы? Билен өзеп торган кышкы пальтосы да килешеп тора! Узган ел гына ЦУМнан сатып алган иде бит әле. Атлаган саен кием алырга димәгән. Акчасы да шул Арчадан урап килергә генә җитәдер. 

Ринат тәмам шул сәяхәткә кереп чумган, Зиләнең башында нинди уйлар кайнаганын аңламый да. 

– Зилюш, акча ягыннан борчылма... Мин... 

Кыз Ринатка сүзен әйтеп бетерергә дә бирмәде. 

– Юк-юк... Кирәкми. Ринат, мин... баралмыйм. Бердән, син күрергә теләгән курткам әле алынмаган. Икенчедән, мин башкалар хисабыннан бәйрәм итәргә өйрәнмәгән.  Аннары... авылда көтәләр мине. Бик-бик көтәләр! – дип, чигенергә урын калдырмыйча, Мәскәүгә барудан баш тартты. 

 Егетнең өстенә бер чиләк салкын су койдылармыни! Аптырап калды. Аннары кырт борылып, үпкәләп китеп барды. Ярар, кайчан да булса бер аңлар әле. Ошатса,  кире дә килер. Килми калмас. Мондый чишелештән Зилә җиңел сулап куйды. 

 

 ...31декабрь киче. Авыл клубы янында күңелле бер ыгы-зыгы сизелә.Урамга куелган чыршының утлары төрле утлар белән җемелди. «Хуш киләсең, Яңа ел!» дип тә язып элгәннәр. Бер тирәдә егетләр көлешеп сөйләшә, клубка ашыгучы кызларга шаян сүзләр әйтеп кала. Бала-чага боздан катырылган Кыш бабай, урман җәнлекләре янында әвәрә килә. Клубка бер кереп, бер чыгып, аяк астында болганалар. Ишек ачылган саен, клубтан яңгыраган җыр тавышлары көчлерәк ишетелә. 

Ап-ак булып, җиргә кунып 

Җем-җем итә кар. 

Энҗе сыман бөртекләрдә 

Күпме шатлык, шатлык бар... 

Баянчысы да өздерә генә. Бик матур тавышлы берәү яңа җыр башлый: 

Урап-урап карлар күмә 

Кышның озын юлларын... 

Кызлар чыркылдап көлешә. Җыр-музыка тавышлары һич тынып тормый. Бенгаль утлары балкый. Клубка ашыгучыларның үзара сөйләшүендә дә ниндидер күңеллелек бөркелә. 

– Кыш бабай соңга калганнарга җәза бирә ди! Тизрәк булыйк! 

– Быел да укытучы Мансур абый икән Кыш бабай. 

– Фәния апайны таныдыгызмы? Убырлы карчык булып киенгән. Күрсәгез... Көлеп үләчәксез! 

– Клубтан туп-туры безгә кайтабыз, яме? 

Менә шушы сөйләшүләрне, баскан саен шыгыр-шыгыр килүче ак карларны, эңер-меңгердәге серлелекне, шушы авылча гадилекне сагынып кайтты да инде Зилә. 

Кичәне алып баруны аңа тапшырдылар. Зәңгәр күлмәге, җилкәсенә таратып салган дулкын кара чәчләре кызны тагын да серлерәк күрсәтә иде. Микрофонны кулына алуга, ул инде үзен сәхнә кешесе, чып-чын артист итеп хис итте. Ягымлы тавышы белән авылдашларын сәламләп, елмаеп сүз башлады. 

– Хәерле кич, мөхтәрәм дуслар! 

Мин сезгә бер шигырь аша Яңа ел котлавын җиткерәм. 

Яңа елның яңа язлары бар, 

Ымсындыргыч җылы җәйләре бар. 

Яңа елның алтын көзләре бар – 

Җиргә төшәр күпме эзләре бар. 

Яңа елга якты өметләр бар, 

Ышанычлар, уйлар, хыяллар бар. 

Күңелләрдә күпме теләкләр бар, 

Яңа ел дип типкән йөрәкләр бар. 

И Яңа ел! 

Ишет йөрәкләрне, 

Чынга ашыр гади теләкләрне, – 

Илгә-көнгә иминлекләр бирче, 

Бәхет елы булып балкып килче! 

Кул чаптылар. Үзебезнең Зилә бит, дип мактадылар. Җырчылар сәхнәгә чыкканда Зилә күз кырые белән генә залга карап алды. Апалар, әбиләр, бала-чага алгы рәтләргә тезелеп утырган. Егетләр, ни үтми, ни чыгып китми, арткы ишек тирәсенә бөялгән... Гадәти таныш күренеш. Хуҗалык җитәкчесе, мәктәп директоры чыгып котлады. Алдынгыларның исемнәрен атадылар. Бүләкләр тапшырдылар. Җырлар да, мәзәк сүз дә тынып тормады. Ниһаять!.. Хәзер Кыш бабай килеп керер минутлар якынлаша. Сценарий буенча шулай. Зилә, кабат микрофонны тотып, сәхнә түренә чыкты. 

– Дуслар! Кыш бабай килә! Әйдә, каршы алабыз үзен! 

 Зилә, елмаеп, тамашачыларны барларга тырышты. Клуб лампочкаларының сүрән яктысында Шүрәлеләр, Кар кызлары, Куяннар, Сихерчеләр әле сәхнәдә, әле тамаша залында бөтерелгәнен шәйләде. Әнә тагын бер герой. Зәңгәр бүректән, бушлаттан. Солдат булып киенгән!.. Кызык... Чү! Таныш күзләр!.. Ильяс күзләре!.. Юк, күзенә генә күренәдер. Ике елга армиягә киткән кеше ничек кайтсын ди. Саташу шулай була микәнни? Йә Хода! Ул Ильяс кебек оялчан елмая да әле! Ул – Ильяс!.. Үзе!.. 

Зиләне сәхнәдә Кыш бабай, Кар кызы алыштырды. Ул сәхнә артыннан гына арткы ишеккә йөгерде. Ильяс, оялчан елмаеп, кызга таба атлады. 

– Исәнме, Зилә?!. Яңа ел белән сине! 

– Ильяс!.. Ничек, кайчан? – Зилә егетне үзе үк кочаклап алды. 

– Менә кайттым. Бүген генә әле... Ялга җибәрделәр, – диде Ильяс. Бер тын күзләрен Зиләдән ала алмый карап торды да: – Ә мин сине алырга килдем, – дип пышылдады. – Киттекме безнең авылга? Җигүле ат принцессаны тышта көтеп тора! 

– Тукта, шаяртма әле, Ильяс... Нинди ат, нинди авыл? 

– Яңа елга бер сәгать вакыт калып килә. Дуслар көтә безне! Әйдә, тизрәк, Зилә!   

Зилә һаман берни аңламый иде әле. Яңа ел могҗизасы шушыдыр, бәлки? Ильяс хуҗалыкның атын урлап җиккән, аңа кыңгыраулар таккан... Күрше авылның алмачуар аты да әкияттән юыртып килгән кебек тоелды кызга. Клуб ягыннан ишетелгән «Җиз кыңгырау моңнары» тагын... Чанасына Зилә белән Ильясны утырткан ат та, тең-тең, чең-чең итеп кыңгыраулар чыңлатып, кышкы юлдан Кишеткә таба томырылып чапты. Матур төшкә, тылсымлы әкияткә охшаган чып-чын Яңа ел хикәясе иде бу...  

Автор: Эльмира Закирова. 

Чыганак: "Сөембикә"

Читайте нас: