Барлык яңалыклар
Әдәбият
21 декабрь 2022, 11:32

Бураннан соң

Марс Нәфикъ улы Яһудин 1950 елның 7 августында Башкортстанның Күгәрчен районы Күгәрчен авылында туа. Башкорт дәүләт педагогия институтын тәмамлый. Дүрт ел Караидел районында укытучы булып эшли. 1977 елдан Яр Чаллы шәһәрендә яши. Студент елларыннан яза башлый, 2000нче елда беренче китабы чыга. Вакытлы матбугатта повестьлары, күпсанлы хикәя һәм мәкаләләре дөнья күрә. Хәзерге вакытта унөч китап авторы. Татар һәм рус телләрендә яза. Русия һәм Татарстан Язучылар берлеге, Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы.

Бураннан соң
Бураннан соң

 

Кызык та инде бу тормыш дигәннәре: ниндидер бер вакыйга, бер көн гомергә онытылмаслык булып истә кала, ә аннан соңгы көннәр, айлар, хәтта еллар суга төшкән кебек эзсез югала. Балачакның бер кышкы иртәсе, шул иртәдә булган бер хәл әле дә ап-ачык күз алдымда тора.
Иң кызык урында өзелгән төшне карап бетерәсем килеп, күзләремне чытырдатып йомам, керпе шикелле йомарланып, башым-аягым белән юрган астына чумам. Ләкин төш кире кайтырга теләми: менә ул, менә, дигәндә генә, ычкына да китә, эри дә юк була. Әйтерсең, сине билгесезлектә калдыру, синең белән шулай уйнау, шаяру аңа рәхәт.
Тырышуларым бушка гына икәнен аңлагач, ирексездән дөнья тавышларына колак сала башлыйм. Шулчак мине сәер тынлык гаҗәпкә калдыра. Кичә генә морҗада җил улый иде, телеграф чыбыклары шомлы гүли иде, түбә шиферы өстендә, карларны себереп, тупыл ботаклары шагыр-шогыр йөри иде. Боларның барысы урынына – тыныч кына утын чәйнәүче ут тавышы.
Мин күзләремне ачам һәм, көндәге гадәт буенча, янымда йоклап ятучы энемнең кабыргасына төртәм. Ул башын күтәрә, бернәрсә дә аңламыйча, мәлҗерәвек күзләре белән як-ягына каранып ала. Аннары ул, аның артыннан мин дә, ялангач куллары белән идәнгә төшкән кызу күмер кисәкләрен алып, аларны кире мичкә ыргытучы әнигә карап тын калабыз. Безнең ыгы-зыгыны сизде, билгеле, әни. Ачулангандай тавыш белән, ләкин, асылда, безне кайгыртып: «Ятыгыз әле, ят, эшем кешеләре! Иртә әле, өй дә җылынмаган», – ди.
Безнең тормыш күбрәк әни тирәсендә әйләнә, билгеле. Ләкин ул да шул ук олылар дөньясыннан бит. Ә олылар безнең тормышта нәрсә аңлый соң? Аларның берәрсе әнә теге түшәмдәге ботакны чал сакаллы карт итеп күрә аламы? Яки менә бу идәндәгесен – кәккүк итеп? Әнә шул шул...
Ике көн, өч төн авыл өстендә буран улады, безгә өйдә генә уйнарга туры килде. Энем белән мин, өч сеңлебез урындыкларны бер-бер артлы тезеп куябыз да, шуларга утырып, аларны селкетә-селкетә әти өйрәткән җырны җырлыйбыз: «Алга чаба паровоз: тик-так-так, тик-так-так. Без Мәскәүгә барабыз юл таптап, юл таптап». Кичә, Мәскәүгә барчып җитмәгән идек әле, мәктәптән әти кайтып керде. Мин, йөгереп барып, аның пальто чабуы астына кереп яшерендем, Айрат энем дә килеп керде яныма. Анда салкынча, рәхәт. Әти безгә, өстәлгә алып барып куяр өчен, портфелендәге китапларны, укучыларның дәфтәрләрен өләшә башлады. Шуннан, пальтосын сала-сала, көлеп сөйли: «Менә сиңа буран! Җилдән ышыкланып, яканы күтәреп килә идем, өйне узып киткәнмен. Тыкрык буйлап бакча башына кадәр диярлек менеп җиткәнмен». Әни, казаннан аш бүлә башлап: «Кулларны юарга, ашыйбыз...» – дигән команда бирә.
Ике көн поездда барып, без нинди генә шәһәрләрдә булмадык. Тик койма аша яшәүче күршеләрнең абзар артына гына барып җитеп булмады...
Нәрсә кирәк соң безгә анда, нигә анда барырга? Бу инде энем белән минем сер, хәтта сеңелләребез дә белми. Эш шунда ки, безнең күрше Мөбарәк абый – әнинең бертуган энесе. Утызынчы елларда аларның әтисе кулак дип авылдан сөрелә, соңрак әниләре дә авырып үлә. Безнең әни, ун яшьлек бала, мәктәпне ташлап, колхозда эшли башлый, энесен, детдомга бирмичә, үзе карап үстерә. Әни кияүгә чыккач, әтиләренең җирен икегә бүләләр. Мөбарәк абыйга төп йорт кала. Әнә шул йортның сарае артында ике өянке үсә. Бик карт инде алар, әнинең бабасының бабасы утыртты микән. Бәй, шулай булгач, дип фикер йөрттек без энем белән, алар Мөбарәк абыйныкы гына түгел, безнеке дә булып чыга бит. Шул уй белән коралланып, өч көн элек без бер өянкенең зур гына ботагын кисә башладык. Үзебезнең кәҗә һәм сарыкларны сусыл кайры белән сыйларга иде исәбебез. Ләкин, бик тиз караңгы төшү сәбәпле, ботак яртылаш кына киселгән килеш калды. Ә икенче көнне буран башланды, һәм ул менә бүген генә тынган...
Энем белән өйдән чыкканда, кояш ярыйсы гына күтәрелгән иде инде. Чоланнан балтаны алдык. Абзар артына чыгып, агачларга таба юнәлдек... Өянкеләрнең берсе безнеке дип карар кылдык та ул... Нигә соң алайса күзебез Мөбарәк абыйларның өендә, нигә кар шыгырдавы бөтен дөньяга ишетелә кебек?
Табигать ике көн, өч төн дулаганнан соң җәелеп китеп ял итә иде. Бәрәңге бакчалары, ерынты аръягындагы зират, кырлар, таулар, урман – барысы да күзләрне камаштыргыч кар белән капланган. Өстебездә зәңгәр күк. Шундый тын ки, өянкедә утырган карга кычкырган иде, башка бернинди тавыш юк икәне тагын да ачыграк аңлашылды. Ә без, караклар шикелле...
Кинәт мин туктап калдым. Тездән карда килеш, өянкеләргә карап каттым. Бернәрсә дә аңламыйча, үз-үземә сораулар бирәм: «Нәрсә булган боларга? Нигә берсе, теләнеп йөрүче хәерчене хәтерләтеп, бер якка кәкрәеп утыра? Андый түгел иде бит».
– Кара, теге без кисә башлаган ботак сынып төшкән бит. Әнә, кар өстендә ята, – ди энем шулчак, минем уйларымны укыгандай. – Җил сындыргандыр.
«Нинди ботак тагын, нинди җил? – дип уйланам мин, һаман әле төшенмичә. – Нигә өянке бер якка кәкрәеп утыра соң?»
Ниһаять, энем әйткәннәрнең мәгънәсе башыма китереп суга. «Тукта, нәрсә сөйли бу? Аныңча, өянкене шундый гарип хәлгә китерүче – без?»
Бу ачыш минем котымны алырга тиеш иде кебек. Өянкегә таба башка бер адым да атламаска, корган планнарымнан баш тартырга тиеш идем шикелле. Чынында моның нәкъ киресе килеп чыкты. Хуҗалыкчыл энемнең ышанычлы адымнар белән һаман алга баруы тәэсир иттеме, куйган максатымнан алай тиз генә кире кайта алмаумы, аякларым үзләреннән-үзләре энем артыннан алып китте.
Ботак артык зур булып чыкты, күтәрү турында уйлап та карарлык түгел иде. Шулай да, карга бата-чума, егыла-тора, аны, ничек кирәк шулай, үзебезнең абзар янына сөйрәп алып килдек. Һәм, хәлдән таеп, шул ботак өстенә утырдык та, пималарны салып, эчләренә тулган карны кага башладык.
Бервакыт, башымны күтәреп карасам, ни күрим, безгә таба бөтен урам малайларын дер селкетеп тотучы озын сакаллы, кылыч мөгезле ак кәҗә тәкәсе килә. Күзләре инде кызарган, очлы мөгезләрен алга юнәлткән, карны ерып безгә таба килә.
Пималарны киеп өлгердекме, кулга тоткан килеш кенә йөгердекме? Ничек абзар башына үрмәләп менә алдык? Кәҗә тәкәсе кайчан китте икән?.. Соңыннан мин, күпме генә тырышсам да, боларның берсен дә искә төшерә алмаячакмын. Тик бер картина ап-ачык күз алдында тора: энем белән, әллә салкыннан, әллә куркудан, әллә хурлыктан калтыранып, салам түбәле абзар башында торабыз, ә аста, бездән көлгәндәй сакалын селкетә-селкетә, кәҗә тәкәсе өянке ботагын кимерә... Мөбарәк абыйларның кәҗәсе иде бу...

Автор:Лейсан В Ильясова
Читайте нас: