Барлык яңалыклар
Әдәбият
19 декабрь 2022, 13:38

Язучыларга - бүләкләр!

Башкортстан Язучылар союзының ХХ съездында республиканың шактый язучылары төрле дәрәҗәле исемнәр белән бүләкләнде.

Язучыларга - бүләкләр!
Язучыларга - бүләкләр!

Башкортстан Язучылар союзының ХХ съездында республиканың шактый язучылары төрле дәрәҗәле исемнәр белән бүләкләнде.

Республиканың дәүләт бүләкләрен БР - Дәүләт Җыелышы рәисе Константин Толкачев тапшырды.

Шулай итеп, Зөһрә Котлыгилдина һәм Зәки Әлибаев Салават Юлаев ордены белән бүләкләнде.

Башкортстанның халык шагыйре Хәсән Назаровка - «Башкортстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» ордены, язучы Фәрзәнә Акбулатовага «Халыклар дуслыгы» ордены тапшырылды.

 «Һәнәк» журналының баш мөхәррире Миләүшә Хәбилова Башкортстан Республикасының Почет грамотасына лаек булды.

Язучылар Әмир Әминев, Камил Җиһаншин, Ринат Камалов һәм Флүр Галимов хәзер Башкортстанның халык язучысы, ә тәрҗемәче Гүзәл Ситдыйкова Башкортстанның халык шагыйре.

Язучы Ниязбай Сәлимов БРДәүләт Җыелышы - Корылтайның Почет грамотасы белән бүләкләнде.Сәгыйр Шәрәфетдиновага, Радик Хәкимҗановка РБ- Дәүләт Җыелышы рәисенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Рәшидә Бикмәтовага, Рәшит Зәйнуллинга, Лилия Кәеповага, Владимир Кузьмичевка, Фәнис Янышевка «Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: