Барлык яңалыклар
Әдәбият
10 декабрь 2022, 00:47

Мөһер (хикәянең дәвамы)

Иртәгәсенә ике аягы да тезенә чаклы кара янып чыкты. Хәрби хирург кереп ирнең аягын тикшереп карап, сестраларга: - Иртәгә операциягә әзерләгез. Аягын кисәргә туры килер, – дип чыгып китте.  

novyefoto.ru
Фото:novyefoto.ru

(Дәвамы. Башы монда)

Майор шунда нәрсәдер исенә төшереп, телефоннан шылтыратып, ниндидер олырак чинлы берәүгә доклад ясарга тотынды. Зәки аның нәрсә сөйләшкәне турында аңламады да. Аңа кирәк тә түгел иде. Иң мөһиме – ул исән калды һәм өйнең җылысыннан мәлҗерәп утырган килеш стенага сөялеп йоклап китте. Һәм йокы аралаш майорның килделе-киттеле сорауларына әллә җавап бирде, әллә юк. Үзе дә аңлап бетермәде.

Соңыннан аңа ниндидер бушлат кидереп һәм кабат толыпка төреп, тагы кайдадыр алып киттеләр. Ачлыктан һәм ничәмә көн йокы күрмичә аяк өсте булганлыктан, ул йокыга талды. Үзен селкетеп уятканнан гына айнып китте. Аны зур бинага алып керделәр. Авыл клубы иде шикелле. Тагы бер майор алдына китереп утырттылар. Бу хәрби бик ипле булып чыкты. Солдатның хәлен чамалап, шикәрле эссе чәй китерергә кушты. Зәки ачыккан гына түгел, сусаган да икән. Рәттән биш чинаяк шикәрле чәй эчте. Шуннан соң гына зиһене ачылып, майорның барча сорауларына юньле-рәтле җавап бирә башлады.

Бу түрә барысын да аңлады. Ниндидер язу язып, кулына тоттырды. Кече чинлы ярдәмчесенә чолганыштан ниндидер могҗиза белән исән калып, үзебезнекеләр ягына чыккан солдатны лазаретка озатырга кушты.

Лазарет әллә кайда еракта түгел, шушы район үзәгендә булып, тиз барып җиттеләр. Дару исе аңкып һәм башка яралы хәрбиләр белән тулы лазаретка керер алдыннан мунчага алып бардылар. Үз аягында йөрү түгел, чак басып тора иде. Зәки мунчада аягындагы пимасын сала алмады. Аны мунчада юындырырга тиешле санитар чамалап алды. Пима солдатның аягына ябышып туңган һәм әле эрергә өлгермәгән иде. Пиманы эссе сулы ләгәнгә тыккач кына йомшарып, кисеп алырлык хәлгә килде. Зәкинең аяк бармаклары пимага ябышкан икән. Салдырганда тире белән кубып чыкты. Аяк җылыда канап, түзеп тормаслык булып авырта башлады. Төрле май-дарулар сөртеп бәйләгәч кенә, авырту азрак басыла төште. Барча тәне белән мунча эссесен үзенә сеңдереп утырды ир. Эссегә дә сусап талчыккан иде.

Әйе, теге чакта әтисе Михранны мунча да кертә алмады бит ул. Бала гына иде шул. Тайга эчендә тоткыннар өчен мунчаны бер текә генә калкулык өстенә салдылар. Ә әтисе авыр эштән һәм салкын тигәнлектән каты авырып китте. Бет басты. Зәки әтисен бәләкәй чанага салып, мунчага алып барды баруын. Тик Михран мунчаның хәтсез биек һәм текә баскычыннан өскә менәрлек хәлдә түгел иде. Малайга әтисен кире баракка кайтарып куярга туры килде. Бигрәк үкенечле булды шул чакны. Олы яшьтә булып, инде җитмеш ягына атлаган Михран өч көннән дөнья куйды. Зәки күрше авылдан мулла алып килде. Хәзер кирәге калмаган әтисенең тунын шул ук авылда кәфенлеккә алыштырды. Ак тукыма юк иде. Ниндидер сары тукыма табып, шуңа кәфенләделәр. Хәтта соңгы юлга озатканда, әтисенең мәетен дә юып кадерли алмадылар. Мулла булган кеше бу балалыктан да чыгып бетмәгән малайны үзенчә юатып, тынычландырган булды.

– Улым, әтиеңне тәһарәтләндереп гөсел коендыра алмаганың өчен бик уфтанма. Ул көрәштә шәһит булды. Китап шәһит булган кешене тәһарәтләндермичә дә күмәргә рөхсәт итә. Үзеңне сакла һәм туры килсә, бу мәхшәрдән ераккарак кач. Монда сезне үлемгә дучар итеп алып килделәр, – диде.

Зәкинең күңелсез хатирәләрен бүлдереп, санитар килеп керде. Бик тә яхшылап юындырды. Мунчадан соң чиста алмаш киемнәр кидереп, кире лазаретка алып киттеләр. Тире белән сөяккә калган Зәки солдатны ике санитар носилкага салып алып барды. Үз аягы белән барырлык түгел иде. Бигрәк тә мунчадан соң бөтенләй хәле бетеп, мәлҗерәп төште. Соңрак бик тә тәмле итеп пешкән итле карабодай боткасы белән сыйладылар. Ярты сәгать үттеме, юкмы, күпме көннәр агач кайрысы, ылыс чәе белән генә тукланган солдатның эче бик каты авырта башлады. Ярый әле фельдшерлар сизеп, дарулар эчереп өлгерде. Югыйсә үлә иде. Аннан да бигрәк теге мәрхәмәтле майорның биш кружка шикәрле чәе ярдәм итте. Күпме михнәт-газаплар белән исән калган Зәки ач килеш кинәт ашаудан һәлак була язды.

Иртәгәсенә ике аягы да тезенә чаклы кара янып чыкты. Хәрби хирург кереп ирнең аягын тикшереп карап, сестраларга:

- Иртәгә операциягә әзерләгез. Аягын кисәргә туры килер, – дип чыгып китте.

Әмма лазаретка тагын авыр яралыларны китерделәр. Хирург шулардан бушый алмады. Өч көннән Зәкине башка яралылар белән санитар поездына төяп, тыл госпиталенә озаттылар. Санитар поездында врачлар кулдан килгәнен дә, килмәгәнен дә эшләп, аякларын дәвалады. Хәрби хирург бер көнне карап:

- Бәхетең солдат, аягыңны алып кала алдык. Гангрена куркынычы үтте.

Организмың көчле, тәнең азгын түгел икән, – диде.

Ә эшелон тәгәрмәчләре рельс җөйләренә бәрелеп, үз көйләрен көйли дә көйли. Зәки солдат өчен оҗмахка тиң көннәр башланды. Туйганчы ашаталар. Ә йокыны сөйләп торасы да юк. Вагон тәгәрмәче такмагын тыңлый-тыңлый ул үткән гомерен исенә төшереп, тайгада мәңгелеккә калган әтисен уйлады.

***

1933 нче елда матур гына келтерәп барган тормышлары кырка үзгәрде. Март азаклары иде. Бер көнне кичтән комбед (комитет бедноты) кешеләре килеп, Михран абзыйга кулаклар белән бергә сөргенгә сөреләчәген әйттеләр. Ул төнне өйдә йокы дигән нәрсә булмады. Әниләре юлга азык-төлек, кием-салым әзерләде. Ә таң атуга аларны озатырга тиешле кешеләр килеп, шуны хәбәр иттеләр:- Сезнең барча мөлкәтегезгә арест салынды. Өйдән бер әйбер дә алырга рөхсәт ителми, – диделәр. 

Шуңа карамастан, Михран абзый ичмаса ябынып ятарга булыр дип, җиңел тунын, хатынының калын шәлен ала алды. Әнисе дә кайбер киемнәрен төенчекләде. Түбән оч «шәрә» Әхми төенчеген кулыннан тартып алырга тырышса да, әнисе чат ябышып бирмәде. Шулай аларны милиция йортына алып килделәр. Ә милиция алдында мәхшәр. Ул елаш, ул кычкырыш. Бу хәлне күреп, әниләре йөрәген тотып җиргә чүгәләде. Аягында басып торырлык түгел иде. Шуңа да әнисен таш койма кырына алып барып яткырдылар.

Таш койма кырында өелешеп торган хатыннар кырына килгән бер милиция Михран абзыйны күреп:

- Ә сез монда нәрсә эшләп йөрисез? Бар кайтыгыз, сез исемлектә юксыз,- дип китеп барды.

Әнисенең атларлык та хәле булмаганын күреп, Зәки берәр атлы, йә булмаса берәр бәләкәй чана табып булмасмы дип, урамга чыгып йөгерде. Җигүле ат тапты табуын, тик сакчылар аны йортка кертмәделәр. Күн курткалы икенче берәү чыгып, атны кире борды. Атлыны куркытып:

-  Нәрсә, үзеңнең дә Себер китәсең килдеме әллә? Хәзер исемлеккә язып куябыз. Сөрелгәннәргә бернинди дә ярдәм, мәрхәмәт булырга тиеш түгел. Капиталист калдыкларына шул кирәк.

Михран абзыйга бик тә каты итеп:

- Юк, монда кергәнсез икән, кирегә юл юк. Сез икенче исемлеккә язылгансыз! Урыныгызда калыгыз! – дип боерды.

Азактан тынып калган халык тәрәзә аша шуны ишетте.

- Син нәрсә, коткы таратасың? Тәтер Арыслан авылыннан өч раскулачынный гаилә төнлә качып киткән. Күрәсең, алдан сизгәннәр. Алар урынына кемнәрне җибәрәсең? Исемлек тулы булырга тиеш! Моның өчен үзең җавап бирәчәксең. Конторларны кырып бетерергә кирәк. Тамырлары да калмаска тиеш! Аңлашыламы? Фамилияләренә күз сал! Болар бит атаклы Тукаевлар нәселе! Теге патша Думасында патшага әшнә булып йөргән байлар калдыгыннан!

Шул чакны Зәки үзенең пич буенда калган пәкесен исенә төшерде. Пәке кайда да кирәк нәрсә. Өйләренә торып йөгерде. Тик малайны йортка да кертмәделәр. Капка төбендә күрше бабае сакта тора икән. Ул инде:

Өегезгә керергә рөхсәт юк. Бу өйгә комбед хуҗа, – диде.

Әйе, заманалар кырыс, кешеләр дә миһербансыз таш күңеллегә әйләнеп бетте. Барлы-юклы унбиш ел эчендә Совет хөкүмәте кешеләрнең йөрәген мүкләндереп, ташка әйләндерергә өлгерде шул.

Юлда шуны белделәр: башка яклардан сөрелгәннәр капчыклап ярма, азыклар да алганнар. Ә аларга хәтта төенчекләрен дә бирмәделәр.

Яңа урында аларны озын-озын баракларга урнаштырдылар. Күршедә генә бер урыс гаиләсе туры килде. Алар үзләре белән ике капчык он, капчык ярым ярма алганнар икән. Көн дә кич ботка йә булмаса, көлчә пешереп ашыйлар. Ә Зәкиләр ач. Бигрәк тә күршеләрдә ботка пешкәндә таралган хуш ис ачлыкны нык сиздереп җәфалый.

Сөрелгәннәр башта шахтада руда ташыдылар. Аннан Михран абзыйның авырып, нормасын үти алмаганын күреп, гаиләләре белән тагы да ераккарак урман кисәргә җибәрделәр. Ай, ул урман кисүләре... Михран абзый олы яшьтә булгач, тиз биреште. Эшкә чыга алмый башлады. Шуңа паек та юк. Җитмәсә, Зәки белән эшләгән кеше бик тә астыртын бәндә булып, урманда агач ташыганда, үсмер малайдан бүрәнәнең авыр башыннан күтәртә. Көч җитмәслек шундый авыр шартларда эшләп, Зәки дә өзлегеп, эче төште.

Шул сәбәпле төнлә йоклаганда, астына сия башлады. Юеш киндер ыштан иртәнгә кибеп өлгерми. Ни эшлисең, шул юеш ыштан белән эшкә барырга кирәк. Ничек түзгән бу адәм баласы?! Әнисе йөрәге авырту сәбәпле, вак-төяк эшкә дә чыга алмый. Аннан да бигрәк ашау җитмәүдән сукырая башлады. Ә сеңлесе бөтенләй бала гына әле. Ул елны көчкә кыш чыктылар. Ул чаклар искә төшсә, ирнең елыйсылары килә. Бигрәк тә әнисен жәлләп. Тапкан ризыкны да авызыннан өзеп, эшкә йөргән улына бирә торган иде бит.

Михран абзый бер көнне улын үзе кырына утыртып:

- Зәки улым, безнең монда исән калуыбыз чамалы. Һич югында әниең белән сеңлеңне кайтарып җибәрергә тырыш. Үзең күреп торасың бит, минем дә эшләр бөтенләй хөрт, – диде.

Зәки бер карарга килеп, әнисе белән сеңлесен кара таңнан станциягә алып китте. Вакытында килеп җиттеләр җитүен, әмма сөргендәгеләр качмасын дип станция тирәсен саклап йөрүчеләргә тап булдылар. Тегеләр туктарга кушып документ таптыра башлагач, әнисе басып торган җиреннән тагы йөрәге тотып, ауды да китте. Әнисе аңлап алды: йә болардан котылып кайтып китә, йә шушында үләчәк. Булгач булсын инде дип, шартына китерергә тырышып, күзләрен акайтып, авызыннан күбекләр дә чыгарды. Моны күреп, сакчы, тикшерүчеләр кулларын селтәп китеп бардылар. Шул хәлләрдән соң Зәки сеңлесе белән әнисен вагонга утыртып җибәрә алды. Алар белән бергә кайтып китү уенда да юк иде. Күрәләтә авыру әтине тайга эчендә ташлап китеп буламы соң?

Менә кар төшеп, кыш та җитте. Күршедәге карчык белән бәләкәй кызның юкка чыгуын баракның теге башында яшәгән бер башкорт агае күптән сизеп алган иде. Баракта яшәүчеләрне сакчылар барлаганнан соң, ун-егерме көн үттеме-юкмы, бер кичне малайны үз кырына чакырып, үтенечен белдерде.

- Якташ, үзең күреп торасың, быел кыш чыгу бик кыен булачак. Син безгә станциягә чыгарга ярдәм ит инде, улым. Буш итмәбез. Минем дә хатыным авырып тора. Алты баламнан өчесе генә исән калды. Шушы балаларны алып чыгышырга ярдәм ит. Ичмаса үлсәк тә, туган якка кайтып үләрбез. Кышын сакчылар башкача баракка кереп, исемлек белән барламыйлар. Кар яугач, бу җәһәннәм тишегеннән качучылар да булмый. Шуңа да курыкма, улым. Ярдәм ит безгә. Син бит урман аша станциягә ничек чыгып буласын беләсең, – диде. Әйе, ярдәм итте ул бу башкорт агаена стансага чыгарга. Хәтта гаиләсен поездга да утыртышып җибәрә алды. Агай рәхмәт йөзеннән бик тә матур итеп сугылган бер палас белән әзрәк акча да бирде. Һәм әйтте:

- Улым, сиңа бик рәхмәт! Паласны ашап булмый, ризыкка алыштыр. Әтиеңне сыйла, аягына бастырырга тырыш. Котыла алсагыз, Дим буендагы шул авылга кил, – дип хушлашты.

Зәки станциядән базарга барып, паласны бер капчык бәрәңгегә алыштырды. Шатланып, лагерьга кайтып китте. Яшьлеге белән көчен исәпләмәгән булып чыкты. Ярты юлны үттеме-юкмы, хәле бетте. Бөтенләй атларлык көч-куәте калмады. Аптырагач, капчыкны кар өстендә калдырып, көчкә баракка кайтып егылды. Әтисенә хәлне аңлатып бирде. Михран абзый да ризык турында ишеткәч, дәртләнеп урыныннан торды:

- Әйдә, улым, ул бәрәңгене алып кайтыйк. Икәү булсак, ничек тә юлны үтәрбез әле, – диде.

Төнгә каршы юлга чыктылар. Тик капчык янына барып җитүгә әтисенең бөтенләй хәле бетеп, аяксыз калды. Ул инде улына: 

​​​​​​​- Зәки улым, син мине монда калдыр. Башкача атлый алмыйм. Бәрәңгенең яртысын булса да, алып кайтып җиткер. Мине иртәгә килеп алырсың, – диде. Зәки әле үсмер генә булса да, әтисен урманда калдырса, аны башкача исән килеш күрә алмаячагын аңлый иде. Шуңа да капчыкка кул селтәп, әтисен күтәреп алды. Төне буе кайттылар. Таңга көчкә кайтып баракка аудылар. Ә бәрәңге урманда ятып калды. Берничә көннән соң барып бәрәңгене кар астыннан чокып чыгарды чыгаруын. Тик бәрәңге туңган иде. Яшьлеге белән белмәде шул. Туңган бәрәңгене дә пешереп ашап булганын. Их, белгән булса иде дә бит.

Ә инде иртәгесен әтисенең хәле тагы да авыраеп китте. Анда бәрәңге кайгысы калмады. Мунча да кертә алмыйча, әтисен җирләделәр. Шул вакыттагы хәлләр исенә төшсә, Зәкинең күзләреннән мөлдерәп яшьләр ага.

Ул елны барча халык бик этләшеп кыш чыкты. Иң күп кырылган халык – олы яшьтәгеләр белән бала-чага иде.

Менә яз да җитте. Яшел үлән баш төртте. Халык ашау җитмәүдән лагерь кырыендагы үләнне кырып ашады. Якындагы ашарга яраклы агач кайрыларын кыштан ук каезлап кимереп бетерделәр. Сөргендәгеләр хәзер тау битеннән, урманнан эчтәрәк урыннан үлән җыя. Урман эчендә аның үләне дә юньләп үсми. Күптән Зәкигә күз салып йөргән һәм дә туры килгәндә, аның белән тапкан ризыгын бүлешкән бер чуваш агае серен ачты. Барактан читкә үк алып китеп, үзенең нинди нияттә торуын әйтте.

​​​​​​​- Улым! Без кече улым белән моннан китәргә уйлыйбыз. Теләсәң, үзебез белән алабыз, – диде.

Бу чуваш күрше Федор районыннан булып, иң читтәге баракта яшиләр иде. Аның да хатыны һәм бер улы суык тидереп, быел кыш һәлак булды. Чуваш агае бу беркемсез калган ятимне кызгана иде.

Көнен-сәгатен һәм кайда очрашырга кирәклеген сөйләштеләр. Бергә юлга чыгу турында уйларлык та түгел. Көннәр җылыткач, лагерьдан качучылар да күбәйде. Шуңа да сөрелгән халыкны ныклап саклый башладылар. Сакчылардан күз яздыру өчен аерым-аерым качарга булдылар. Станциягә бара торган юлдан читтәге чокырның аргы башындагы юан карагай кырыенда очрашырга сүз куештылар. Юлны ныклап саклыйлар. Шуңа да читләтеп барырга булдылар. Зәки вакытыннан алдарак барып җитәргә тырышып һәм күзәтә-нитә калсалар, юл яздырырга була, барактан читкә, тимер юлдан бөтенләй кире якка, тайга эченә таба атлады. Ярый әле станция ягына бармыйча кирегә юл тоткан. Урманга җитәрәк арттан туктарга кушып, бер сакчы кычкырды. Малай туктамыйча һаман атлавын белде. Тик кычкыру тагы да көчлерәк яңгырагач, урманга торып йөгерде. Ату тавышы яңгыраганда, ул инде урманга кереп өлгергән иде. Эзәрлекләүчеләрне бутарга була һаман станциядән кирегә, бөтенләй башка якка йөгерде. Малай гына булса да, агач ботакларын сындырып, үләннәрне тапап эз калдырып барды. Бер чокыр кырына килеп җиткәч тәгәрәп дигәндәй чокырга барып төште. Чокырны чыгып бераз барды да бөтенләй икенче яклап, эз калдырмыйча кире чокырга сикерде. Чокырдан чыгуга үзен куып килүчеләрнең тавышын ишетеп, җил аударган карагай тамыры астына кереп посты. Әйе, эзәрлекләүчеләр шушы лагерьга сөрелгән егетләр иде шул. Аларга эшкә йөрмичә үзләре кебек сөрелгән тоткыннарны сакларга кушылган. Ни эшләсеннәр, саклыйлар инде. Чөнки сакчыларга бөтенләй башка паёк, башка ризык бүленә. Һәм алар авыр эшләрдә катнашмый, тик үзләре кебек сөрелгәннәрне генә саклыйлар. Алар Зәкине эзләп, алга китте. Ә ул бар көченә билгеләнгән очрашу урынына йөгерде. Бик соңлап, ярты төн үтүгә генә барып җитте. Курыккан иде, чуваш агай аны көтеп тормый станциягә үзләре генә китәрләр дип. Карагай кырында үзен көтеп торучыларны күргәч, аптыравының һәм шатлыгының чиге булмады. Зәки ашык-пошык нәрсә булганын аңлатып бирде. Чуваш агае хәлне нәрсәгәдер юрап:

- Пик якшы! Пулай пулгач Турым песнен пелән, – дип куйды.

Көн тәмам яктырганда гына, станциягә килеп керделәр. Поездлар туктаган турыга җитүгә ат менгән һәм аркаларына мылтыклар аскан ике сакчы алларына килеп басты. Ярый әле абзый курыкмаска кирәклеген кисәтеп өлгерде. Зәкигә карап:

- Улым, пелгәнеңне укы! Калтыранмый гына күзләренә карап-карап алыгыз. Әйтерсең лә, сез качаклар түгел, анау җирдә яткан ташны тибеп уйный пашлагыз, – дияргә өлгерде.

Сакчының алдарак килеп җиткәне бик тә җитди итеп, кемнәр, кайдан килүләрен сораша башлады. Чуваш агае битараф кына җавап биргән булып, кесәсеннән бер кәгазь дә алып күрсәтте. Ат өстендәге иелеп кәгазьне алды. Укыгандай итте. Таш тибеп уйный башлаган Зәки күз кырые белән чамалап өлгерде. Бу бөтенләй надан, укый белмәгән сакчы икән. Абзыйдан алган кәгазьне баштүбән тоткан. Икенчесе дә килеп җитте. Укый белмәгәне белешмә язылган мөһерле кәгазьне абзыйга кире биреп, иптәшенә:

- Белешмәләре бар. Мөһере дә урынында, – дип куйды. Тегесе абзыйга карап:

- Ни бит. Тегеләй-болай шикле бәндәләр күренмәдеме? Абзый башын селки-селки бик тә ышанырлык итеп:

- Ю-ю-к, андый-мондыйлар күренмәде, – диде.

- Юлда шикле бәндәләр очрап, вагонга утыручылар булса, органнарга шунда ук хәбәр итегез! – диде

Сакчылар дөньяларын онытып, таш тибеп уйнаган малайларга карый-карый ары китте. Менә шулай котылдылар. Ә белешмәне чуваш абзые үзе язып, мөһерен дә чи бәрәңгедән үзе әтмәлләгән булып чыкты. Качкыннар кайтып җиткәнче бу хәлне исләренә төшереп, үзара көлешкәләп алдылар. Шатланып көлерлек тә шул, азатлыкта тын алулары да иркен, һава да икенче, кәефләр дә күтәренке. Күңелләре әйтеп бетергесез шатлыктан канатланып, вагон өстеннән очкан төсле иде.

Уфага исән-имин кайтып җиткәч, чуваш агае Зәкигә: 

- Улым, пескә авылга кайтырга иртәрәк. Шуңа да пес монда калабыз. Син пар инде үсеннекеләр янына исән-сау кайтып ет. Тегеләй-полай сораштырып, төпченсәләр, сөрген вакытын тутырып кайттым диген. Иң мөһиме – песне син пелмисен, пес – сине, – дип, бик җылы саубуллаштылар. Зәки дә бу чуваш агаена әйтеп бетергесез рәхмәтләрен белдерде. Шулай аерылыштылар.

- Туганым, безгә берүк яңадан килә күрмә. Камсамуллар көн дә тикшереп йөриләр һәм кисәтеп куйдылар. Әгәр дә сөрелгәннәрне өегезгә кертеп, ярдәм күрсәтсәгез, үзегезне дә Себер җибәрәбез дип куркыталар. Шуңа да әни безгә кайталмый тау битендәге землянкага урнашты, – диде. 

Зәки әнисе белән сеңлесе яшәгән землянканы тиз тапты. Коточкыч шартларда яшәп яталар икән. Ничек кенә булмасын, исән кайту шатлыгы барча кыенлык-юклыкларны вакытлыча оныттырды. Сеңлесе дә үсеп киткән. Ул инде абыйсы кайтуга бигрәк тә шатланды.

Зәки тәүге көнне урамга чыкмыйча, землянка эчендә генә утырды. Әнисе белән сеңлесеннән авылдагы хәлләрне сорашты. Тегесен-монысын төпченде. Тәтергә бара торган күперне чыккан җирдә зур итеп таштан тегермән сала башлаганнар. Ярлекәү тегермәненнән дә зур булырга тиеш, ди. Тегермән салу эшләре белән Стәрлетамактан килгән кеше идарә итә икән. Авыл егетләренең күбесе шунда эшли, ди. Зәкиләрнең тартып алынган өендә авылның элекке атаклы ялкавы яши икән. Йорттагы малны колхозга алганнар. Теге ялкаулар өйдәге калган җиһаз-мөлкәтне азыкка алыштырып, ике ел эчендә таратып, ашап бетергәннәр.

Егет ике көннән юылган ыштан-күлмәкләрен киеп, тегермән төзү белән идарә иткән урыс янына китте. Юлда очрап сораштыручы авылдашларга сөрген вакытын тутырып кайттым, дип алдады. Тегермән төзү белән җитәкчелек иткән урыс ниндидер эшләр белән Стәрлетамакка киткән булып чыкты. Ярдәмчесе ташчылар бригадасына барырга кушты. Зәки бригадир янына килеп, үзен эшкә алуларын үтенде. Бригадир Галләм исемле кеше, әзрәк тегесен-монысын сорашкан булды. Әтисе-әнисенең кем булуларын белеште. Кем булуларын белгәч:

- Улым, мин барысын да аңладым. Син дә мине аңла. Кабат кайткан җиреңә озатмасыннар, дисәң, тырышып, йөгерә-йөгерә эшләргә кирәк булачак. Ялкаулашсаң, үзем үк куып җибәрәчәкмен, – диде.

Аңлады егет. Барысын да аңлады. Җиң сызганып эшли башлады. Монда шунысы әйбәт, эшләгән өчен азмы-күпме он-ярма бирәләр. Кайчакны әз-мәз булса да, акча да түлиләр. Матур гына эшләп йөргән бер көнне эш хакы алырга контор дип исәпләнгән йортка барды. Йә Ходай, каршысына сөрелгәннәр лагеренда хезмәт иткән НКВД хезмәткәре очрады. Аралар бик якын иде шул. Кирегә борылып китәрлек тә түгел. Хәрби егетне танып, үзе туктатты. Тегесен- монысын сорашкан булды. Һәм үзен милиция бүлегенә алып барырга боерды. Үзе бүлеккә кереп китте, ә егеткә көтәргә кушты. Бик озак көтте егет. Теге НКВД кешесе бүлектән кичке якта гына чыкты. Зәкигә үзен өйләренә куна алып барырга кушты.

Ярый әле әнисе улы кайтуына кабартма пешереп, чәй кайнатып көтеп торган. Шул гади генә сый белән кичке ашны ашадылар. Килгән кунакка землянка эчендә урын салып, үзләре тыштагы алачык сыман куышта кундылар. Ни эшлисең бит, советларның  «мәрхәмәтлелеге аркасында» элекке, нык һәм җитеш хуҗалык белән яшәгән мәрхүм Михран абзыйның гаиләсе шушындый коточкыч хәлләрдә, җир астында яшәргә дучар ителде.

Килгән кунак иртәнге чәйдән соң зур рәхмәтләр әйтеп, башкача борчылмаска кушып, үз эше белән милиция бүлегенә юнәлде. Шул ук көнне сөргеннән качып кайткан байтак кына халыкны кире сөргенгә алып киттеләр. Зәкигә тимәделәр. Бу НКВД хезмәткәре күпне күргән кеше иде. Шуңа да үзен кунак итеп кундырып чыгарган хуҗаларның ничек яшәгәннәрен күреп китте. Киткәндә, Зәкигә:

- Башкача куркып яшәмә. Сиңа тимәсләр, – диде.

Чынлап та аны башкача бимазаламадылар. Төзелештә тырышып эшләп, егет үзләренең яшәү шартларын әкренләп яхшыртты. Ничек итсә итте, бер бәләкәй генә өй дә сатып алды. Өй, өй инде, землянка түгел.

Яшьлек бит! Алга карап яшәргә кирәк. Бераз акча әтмәлләп, гармун сатып алды. Гармунда уйнарга өйрәнде. Үзе үк такмаклар чыгарып, концертларда җырлады. Стәрлебашта колхоз театры да эшли башлады. Ни дисәң дә, тормыш та әйбәтләнгән сыман.

Ничектер, үзе дә сизмәстән, Зөһрә дигән кызга гашыйк булды. Кыз да егетне яратты. Тик бабай буласы кеше катгый шарт куеп, колхозга керергә кушты. Шунсыз Зөһрәне сиңа бирмим, диде. Шулай итеп, егет колхозчы   да булды, өйләнде дә. Бабасы авылда хөрмәтле кеше иде. Шуңа да киявен Стәрлетамак шәһәренә тракторчы һәм шофёрга укырга җибәрә алды. Укып кайтты. Тракторда эшли башлады. Монда инде эшләгән өчен эш хакы да күпкә югары иде.

Зәкинең яшьтәшләре күптән Армиядә хезмәт итәләр. Ә аңа чакыру юк та юк. Аптырагач, военкоматка төште. Үзен Армия сафларына алуларын сорады. Шунда утырган түрә турыдан-туры бәреп:

- Син кулак баласы. Ә кулакларга Армиядә урын юк. Сезнең кебекләрнең маңгаена мөһер басылган. Аңладыңмы? – диде.

Бик гарьләнде егет. Бөтенләй надан, урысча да белмәгән башкалар Армиягә алынды. Ә аның хакы юк! Ут күрмәгән ут күрсә, көндез чыра яндыра, дигәндәге кебек. Чабаталы ярлы-ялкау түрә булып алгач, чабатасын түргә элеп, нәрсә эшләгәнен белми шаштылар. Тилегә тиле дигән саен тигәнәк буе сикерә, дию дә бик туры килеп бетмидер әле бу чакта. Элеккеге ялкау-ябага үзен иң зур түрәгә санап, без дөнья тоткасы дип, гади халык башына басып йөри башлады. Дөньялар җайланып барганга түзәргә була дип яши башлады Зәки.

Дөньяларын түгәрәкләп, кызлары да туды. Тик шулвакытта Зәкине Армия сафыннан кайтканнар белән бергә сугыш алымнарын кабатларга дигән булып, хәрби җыенга алдылар. Син кулак баласы дип тормадылар. Бу 1941 нче елның 3 нче июнь көне иде. Аларны Ленинградка җибәрделәр. Озакламый сугыш башланды.

Хәрби әзерлектә бер ай укытып өйрәттеләр. Шул чакта ук Зәки үзенең тракторчы икәнен һәм машина да йөртә белгәнен әйтте. Үзен танкист, йә шофёр итеп билгеләүләрен сорады. Ләкин (әлеге шул ләкин), аның шәхси эшен тикшергәннән соң, аңа танк белән машина ышанып тапшырырга ярамый дигән нәтиҗәгә килделәр. Менә шулай итеп нахак тагылган мөһер – кара сакал, армия сафларында да эзәрлекләп артыннан барды.

Зәкине 944 нче санлы укчылар полкына җибәрделәр. Шул полк составында Новгород өлкәсендә барган авыр сугышларда чолганышта калдылар да инде. Дошман полкны туздырып ташлады. Ярый әле, кем ничек булдыра, шулай чолганыштан чыгарга дигән боерык булды.

...Санитар поезды үзенә бер көй көйләп бара да бара. Ә ир үзенең үткән тормышын искә төшереп, бер җепкә тезә. Аяклары сызлавын исәпләмәгәндә, оҗмах инде. Санитар поезды яралы сугышчыларны Киров өлкәсендәге бер госпитальгә чаклы алып барды. Калган вакытын Зәки шунда дәваланды. Ике айлап госпитальдә яткач, аны комиссия аша үткәреп яңадан фронтка җибәрделәр...

Автор: Хисаметдин Исмәгыйлев. 

Чыганак: "Казан утлары"

Читайте нас: