Барлык яңалыклар
Әдәбият
6 декабрь 2022, 11:30

КАЗ ӨМӘСЕ

Каз тавышы... Кыз сагышы... Яңгырый өмәләрдә.  Әллә ниләр сөйләр иде Аңлаган бәндәләргә...

КАЗ ӨМӘСЕ
КАЗ ӨМӘСЕ

Әнгам АТНАБАЕВ

КАЗ ӨМӘСЕ

Көзге байлык! Көзге муллык!

Бүген бездә каз өмәсе!

Яше-карты, бала-чага

Шау-гөр килә бөтенесе.

Инә казлар кыйгак-кыйгак

Иңгелдәп каңгылдаша,

Бәпкәләре-балалары

Беләнме саубуллаша.

Иңгелдәп каңгылдаша.

Казлар телен аңламый шул

Кырпак кар бизәкләре...

Казлар телен кызлар аңлый —

Өзелә үзәкләре.

Ай, өзелә үзәкләре

Казларның тавышына,

Күз яшьләре калтырана

Керфекләр камышында.

Каз тавышы... Кыз сагышы...

Яңгырый өмәләрдә.

 Әллә ниләр сөйләр иде

Аңлаган бәндәләргә...

Каз өмәсе, каз бәлеше

Борыннан калган йола:

Берәүләрнең гомере өчен

Берәүләр корбан була.

Безне гаепләп китмәгез,

Хушыгыз инде, казлар!

Инә казлар калалар бит

Бәпкә чыгарыр яздан.

Кыз балалар каз йолкалар

Сәкеrә салып кына.

Чоланнарда бөтерелеп

Оча тик мамык кына.

Чоланнарда мамык оча...

Ак мамык мендәр була...

Син тутырган мендәрләрдә

Кем белән кемнәр куна?

Кем белән кем кунсалар да —

Гашыйклар кунсын иде,

Киләсе каз өмәсенә

Туйлары булсын иде.

Ак мамыклар очып куна

Кап-кара кашларыңа

Ниләр килеп, ниләр төшми

Хатын-кыз башларына!

Язмышларың усал булды:

Еладың – юатмады,

Сөйгәнеңне мендәреңдә

 Бер кич тә йоклатмады.

Очам, дидең, ә язмышың

Каерды канатыңны,

Сөйгәнеңнән сөйдермәде,

Башкадан яраттырды.

Алтын-көмеш булсалар да

Башкалар башка инде,

Тораташка бәреп булмый

Тиктормас башкаеңны.

Күз яшьләрен түгә-түгә

Язмышка буйсынасың:

Көзләр җиткәч, яфрак кебек,

Саргаеп коеласың.

Кыз балалар каз йолкалар

Сәкегә салып кына...

Казлар инде оча алмас,

Оча тик мамык кына...

Оча тик мамык кына...

Кыз балалар каз юалар

Чәрмәсән суларында...

Кайнар йөрәгемне бирәм

Өшегән кулларыңа.

Утларда яна йөрәгем...

Суларга саласымы?

Каз каурыйлары шикелле

Тирбәлеп агасымы?

Суларга саласымы?

Каз канаты кат-кат, диләр,

 Ир канаты ат, диләр.

Чит җирләрдә күп йөресәң,

 Сөйгән ярың ят, диләр.

Таныштыр дип кайткан идем,

 Ят икән барысы да...

Кыз балалар каз йөрәген

 Юалар карлы суда.

Дулкыннарга тиеп тора

Дулкындай толымнарың.

Су буйларын яңгыратып

Сызгырдым –борылмадың.

 Борылып та карамадың.

 Шулай кирәктер инде,

Синең йөрәк түрләрендә

Бүтән йөрәктер инде.

Йөрәк турында сөйләргә

Гомернең язы түгел.

Көз китәргә, яз кайтырга

Кызлар кыр казы түгел,

Гомернең язы түгел.

Кичләр булды, эшләр бетте,

Бәлешләр өстәлләрдә.

 Өмәче кызлар янына

Егетләр өстәлгәннәр.

Саратский гармуннарның

Телләре көмеш кенә.

Яшь-жилкенчәк булган җирдә

 Уен да көлеш кенә.

 Җырлыйлар да, бииләр дә –

Барсы да парлы-парлы.

Хуҗабикә апа гына

Ялгызы моңлы-зарлы.

Яу кырында калган ире,

 Далада балалары,

Үзләре ерак булса да,

Йөрәктә яралары.

Балаларын эзли ана,

Даласын эзли бала.

Балалары үсеп җиткәч,

 Аналар ятим кала.

 Балаларын гаепләмә,

Ятим калганны кызган.

 Ятим калган каз хакында

Җырлагыз әле, кызлар!

Каз канаты кат-кат була,

Ир канаты ат була,

Күңелләрне юаталмый

Читтән килгән хат кына.

Өй эчендә кызлар җырлый,

Инә каз елый тышта.

Кызлар юкка жырламыйлар,

 Казлар еламый бушка –

Инә каз елый тышта.

Таң әтәчләре кычкырыр

Вакытын белеп кенә.

Авыл йоклый, тик йокламый

Кыз белән егет кенә.

 Гашыйк казлар кебек кенә

Урам урыйлар күптән.

Солдат хезмәтенә егет

Китәргә тиеш иртән.

Кайткач бергә булырга дип,

Вәгъдәләр бирешәләр.

Күрсәләр, әйдә, күрсеннәр!

Бер туктап үбешәләр.

Әрләмәгез, тиргәмәгез, —

 Соңгы кичләре бүген.

Кавышмаган ярларга да

Аерылу җиңел түгел.

Каз канатларын санадым

Тезелеп кагынганда,

Инде кемнәргә карармын

Өзелеп сагынганда?

Тыннарга тыннар урала,

Күзләргә күзләр карый.

Биш бармагын тарак итеп,

Кыз чәчен егет тарый:

Мин кагылган чәчләреңә

 Башкалар кагылмасын.

Тәннәребез аерылса да,

Йөрәкләр аерылмасын.

Сүзләр бетми, төннәр җитми

Сөйләшеп йөргәннәргә.

Кемнәр булыр, кемнәр булмас

Киләсе өмәләрдә...

Киләсе өмәләрдә...

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: