Барлык яңалыклар
Әдәбият
6 декабрь 2022, 11:18

Көлкетерапия

-Улым имтиханнар ничек? -Кыйммәтләнделәр, әти, кыйммәтләнделәр…

Көлкетерапия
Көлкетерапия

Отпусктан кайтуга өйгә караклар кергәнен күрдем. Әмма аларның берни дә алмаганнарын аңлагач, ничектер кыен булып китте. Шулкадәр хәерчемени мин?

**

Бөтенләй буш вакытыгыз юкмы? Эшегез күп, офистан китә алмыйсызмы? Шалтыратыгыз, очсыз гына хакка Сез теләгән теләсә нинди курортка барып кайтам!

**

-Сәлам! Ничек хәлләр?

-Менә ялга җыенам.

-Хатының беләнме, әллә ял итәргәме?

**

Һәр эшнең ким дигәндә өч уңай ягы бар: җомга көне, хезмәт хакы һәм отпуск.

**

Гали аена 40 мең сум акча эшли. Ә аның хатыны Ләйсән аена 80 мең туздыра. Сорау: Гали Вәлинең барылын белә микән?

**

Безнең балалар бакчасында бер малай бар иде. Барысын да кыйнап йөртә, ә миңа тими. Чөнки мин аңа гел “сдача” бирәм. Шуның өчен мине балалар бакчасыннан кудылар да инде...

-???

-Сакчы балалар белән сугышырга тиеш түгел диделәр...

**

-Улым имтиханнар ничек?

-Кыйммәтләнделәр, әти, кыйммәтләнделәр…

**

Өйдә кадак кагып, әйбер элеп куярга күрше ирен дә чакырырга була ул. Ә менә кыек каккансың дип “чәйнәнер” өчен үз ирең кирәк!

**

Урам буйлап бер хатын китеп бара. Караса, юл уртасында күләвектә бер ир заты утыра икән. Айнытып, юындырсаң, бер дигән инде. Кибеткә кереп, ипи генә алып чыгам да, кайтышлый үземә алып китәрмен, дип уйлый хатын. Кибеттән чыгуга караса, ирдән җилләр искән.

-Шайтан алгыры икән, йөз ел ипи ашамаганмын диярсең! –дип кычкырып җибәргән хатын.

**

Бер танышым сөйли. Ни өчендер бик озак итеп үзенең 5 яшьлек улына нотык укыган. Тегесе бер сүз дә эндәшми, игътибар белән тыңлап тора икән. Ниһаять, сүзе бетеп, әнисе тынычлангач:

-Беләсеңме, әни, синең аскы иреннәрең өскеләренә шундый кызык итеп чәпелди. Ничек шулай итәсең ул син? - дип куйган.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: